Лучшие песни 1990-1995 гг.
-
З.Хәким көе hәм сүзләре
Кояшлы, чәчәкле бу якты дөньяга
Кошлар күк җырларга килдем мин.
Офыклар артына, җилләргә ияреп,
Җыр булып очарга телим мин.
Дәртләнә йөрәгем, ашкына күңелем,
Еракка мәңгелек моң ага.
Кайгырам, шатланам,
Иң олы бәхетем – килүем бу җырлы дөньяга.
Кушымта:
Җырларым кабатланыр минем,
Үтсеннәр елларым.
Җырларым – канатларым минем,
Җырларым – хыялларым.
Урманнар, болыннар,
Чишмәләр, елгалар
Җырыма кушылып җырлыйлар.
Тын кала Галәм дә,
Сихәтле төннәр дә,
Йолдызлар йотлыгып тыңлыйлар. -
З.Хәкимов көе, Р.Чурагулов сүзләре
Авыл киче.
Тасмалардан
Әй, агыла ят моңнар.
Нинди моңсу, әллә инде
Телсез калган гармуннар.
Кушымта:
Әйт, авылым, кайда соң моң?
Моң кайда соң, әйт,урам?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшлегемне сагынам.
Авыл киче.
Ник соң моңсу?
Күңелем буш ник шулай?!
Өй түрендә тальян гармун
Моң сагынып зар елый.
Йөрәкләргә очкын салып
Гармунымда уйныймын.
Авылыма моңнар биреп
Урамнарын буйлыймын.
Авыл киче.
Яшь йөрәкләр
Гармун-моңга сусаган.
Сөю булып моңнар кайтсын
Авылыма яңадан. -
А.Сөләйманов көе hәм сүзләре
Җир йөзендә минем бергенәм,
Күңелемдә минем гөлгенәм,
Кояштай елмаеп кара әле,
Бергенәм, бәхетем, Илүзәм.
Кушымта:
Аккан сулардан, ак бураннардан
Сине эзлим мин, сине сагынам.
Ишетәсеңме мине, Илүзәм?
Синең өчен генә гөлләр дә
Яфрак ярып чәчәк атадыр.
Болында сайраган кошлар да
Синең өчен генә җырлыйдыр.
Сиңа тагын мин киләм әле
Гармунымда уйнап җырларга,
Бөдрә чәчләреңнән иркәләп,
Алсу битләреңнән назларга. -
Р.Ханнанов көе, Ә.Зарипов сүзләре
Ярмәкәйнең чишмәләре
Чылтырап агып тора
Чишмә моңнары тарала
Тауларга куна-куна.
Кушымта:
Ярмәкәйдә чишмәләр күп
Сулары алтын диләр.
Саф чишмәдәй саф күңелле
Ярмәкәй халкы диләр.
Ярмәкәйнең чишмәләре
Йөрәгем ярсулары.
Яшь кызларның вак-вак атлап
Суларга барулары.
Ярмәкәйнең чишмәләре
Чылтырап агып тора
Чишмә моңнары тарала,
Таралмый сагыш кына. -
Ф.Килдеголов көе, Г.Рәшитова сүзләре
Күпме гомер читтә узган
Тик төшкә керә һаман.
Туган якларымда калган
Баланлы ямьле ялан.
Кушымта:
Яландагы балан
Ап-ак чәчкәләр аткан.
Сине сагынам һаман
Балан чәчкәле ялан.
Иң бәхетле чагым булган
Балачак синдә узган.
Туган як еракта калган
Күң(е)лемнән чыкмый һаман.
Тәүге яр да синдә калган
Үкенеп йөрәк янган.
Шуңадыр тәлгәшле балан
Ачы яшь тәмен алган. -
З.Хәкимов көе, Р.Чурагулов сүзләре
Бер кайчан әйтмә, син, авыр сүз,
Бик кыска, әй, кыска гомерләр.
Син – минем гомерлек юлдашым,
Син- чәчкәм, йолдызым, сөйгән яр.
Кушымта:
Әйтмә, син, авыр сүз, әйтмә, син,
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы,
Гөрләтеп яшисе бар әле.
Бик авыр минутлар булса да,
Тап миңа шул вакыт җылы сүз.
Авыр сүз әйтәсең килсә дә,
Әйтмә, син, сөеклем,әйтмә, түз.
Иртәсен, кичен дә миңа син
Кызганма карашның җылысын.
Шул чакта сөюем артуын
Йөрәгең белән син тоярсың. -
В.Галимов көе, Р.Миңнуллин сүзләре
Кунак кызы килгән безгә
Җилфер-җилфер күлмәге.
Егетләр ничек түзәдер
Чибәрлеге үлмәле.
Кушымта:
Кунак кызы, кунак кызы
Кемгә тиярсең икән?
Озата барсам әгәр дә,
Сөям диярсеңме икән?
Кемгә тиярсең икән?
Озата барсам әгәр дә,
Сөям сине, сөям сине,
Сөям диярсеңме икән?
Егетләр кунак кызыннан
Калмыйлар бер адым да.
Әйтерсең лә кызлар беткән
Үзебезнең авылда.
Кунак кызы, кунак кызы
Юләр итәсең инде.
Үзем эзләп табар идем,
Кайчан китәсең инде. -
З.Хәйретдинов көе, С.Әхмәтҗанова сүзләре
Алларыма килеп тезләндең син,
Кулларыңда иде пар алма.
Төшләремә кереп һәр көн шулай
Таң атуга китеп югалма.
Кушымта:
Өзелепләр төште пар алмакай
Ятимләнеп калды алмагач.
Өзелә бит инде үзәккәем,
Ялгызлыктан дәва булмагач.
Пар алмадай, пар алмадай идек,
Үз күзләрем тиде, күрәсең.
Пар алмадай бигрәк татлы булып,
Төшләремә минем керәсең.
Җанга явар бары салкын көзләр
Бар төсләрне җиргә тигезләр.
Төшләремдә күргән пар алманы
Бакчаларда йөрим мин эзләп. -
З.Хәким көе hәм сүзләре
Нәрсә булды сиңа бүген,
Бүлмәмдәге нәни кошым?
Бу дөньядан туйдыңмы әллә
Сайрый-сайрый җәен, кышын?
Эээй! Ни булды сиңа бүген?
Әллә синең авазыңны
Дөнья шавы күмә микән?
Моңнарыңның яктылыгын
Әллә бер кем күрми микән?
Кушымта:
Күңелләрең кая тарта?
Очар кыйблаң кай тарафта?
Сине кайда, кемнәр генә
Кабул кылыр икән?
Оча күрмә, ташлап китмә,
Инде мине ятим итмә.
Әллә соң син үзәгемнең
Өзелгән бер кылы микән…
Нәрсә булды сиңа бүген
Читлектәге зарлы җырым?
Бу бит синең дөньяң түгел
Җирдә түгел синең юлың.
Эээй! Ни булды сиңа бүген?
Хушлашырга иртә әле,
Жырлар конен алда әле.
Син бит моңның җырчы колы
Әйдә, җаным, җырла әле.
Эээй! Ни булды сиңа бүген? -
Р.Тимербаев көе, Р.Чурагулов сүзләре
Сүз йөретмә, гөнаһыннан курык,
Кеше сүзе – кеше үтерә.
Яман күзләрдән, гайбәт сүзләрдән
Йөрәкләргә хәнҗәр ут керә.
Кушымта:
Челпәрәмә килгән йөрәкләрнең
Ярчыкларын җыю бик авыр.
Челпәрәмә килсә бар саф хисләр
Кемнәр икән, кемнәр юатыр?
Яраланган йөрәк пәрдәләрен
Бәйләр өчен яулык кем табар?
Сүз йөретмә, гөнаһыннан курык,
Кеше күңеле – гәлчәр пыяла.
Яман күзләрдән, гайбәт сүзләрдән
Саф хисләрдә, хәтта, югала.
Сүз йөретмә, гөнаһыннан курык,
Башкаеңа җитәр бу холык.
Телә бәхетләр, телә шатлыклар,
Дошманыңа, хәтта, яхшылык. -
М.Шәмсутдинова көе, Ә.Гадел сүзләре
Ике кашы арасында
Мәрҗәндәй бер миңе бар.
Өнемдә йөрим төш күреп,
Телемдә гел ярым-яр.
Кушымта:
Һай, бу тормыш диңгезенең
Иге-чиге бар микән?
Яр сөюләр шатлык микән,
Әллә ачы зар микән?
Тик беләм бу саф чишмәдән
Су эчү миңа язык.
Бу түгел эчәсе суым,
Бу түгел хәләл азык.
Мәхәббәт ул якты кояш —
Биек таулар артында.
Тау-ташларны җиңәр идем
Тик сөюем хакына. -
Р.Тимербаев көе, В.Илембәтов сүзләре
Бу тормышта беребез дә
Мәңгелеккә килмәгәнбез.
Мәңге калыр затларны ник
Исән чакта белмәгәнбез?
Күккә ашкан шул җаннардан,
Йолдызлардан нурлар тама.
Кыска гына гомерләрдән
Мәңге сүнмәс җырлар кала.
Газиз халкым, синең язмыш
Үзе ялкын, үзе салкын.
Хөсәеннәр, Мөбәрәкләр,Фәйзи Гаскәр,
Фәтихләрең,Бәхтиләрең,
Илфакларың,Филүсләрең, Ишмуллалар...
Безне ташлап китеп баргач
Бушап калды бу дөньялар.
Халык өчен җанын биреп,
Үлгәннәрнең каберен бел!
Җыр булып калыр затларның
Исен чакта кадерен бел!
Ул исемнәр җырлар булып
Яшәр күңел түрләрендә.
Тәмуг булды тормышлары,
Оҗмах булсын гүрләрендә!
Газиз халкым, синең язмыш
Үзе ялкын, үзе салкын.
Бөек Мостай Кәримнәрең,
Данлы Радик Гәрәйләрең, Наил Гали,
Габдрахманнар,Назар Нәҗми, Атнабайлар,
Безне ташлап китеп баргач
Бушап калды бу дөньялар.
Күңелләр гел юксыналар,
Бушап калды бу дөньялар. -
И.Сафиуллин көе, Й.Вәлитов сүзләре
Юллар, диләр, җиңел җыр белән
Җыр туганым күптән минем дә.
Рухым көчле минем, йөрәгем нык шуңа
Кояш тотып торам иңемдә.
Кушымта:
Синең белән бергә җылынганмын,
Синең белән бергә туңганмын.
Һаман да исә, ташлый күрмә берүк
Җырым минем, җырым — туганым.
Юллар үткән саен яшәү кызык
Еллар үткән саен — акыллы.
Юккамыни тугры, тугры иптәш итеп
Җыр дускаем сине чакырдым. -
Ю.Үзәнбаев көе, М.Кәрим сүзләре
Йылғалар төнөн һөйләшә,
Болот тауҙарға ҡунғас;
Йөрәктәр төнөн серләшә,
Аяк тауышы тынғас.
Кушымта:
Ниңә шулай?
Бит йылғалар
Көндөҙ ҙә акмай тормай,
Төнөн серләшкән йөрәктәр
Көндөҙ ҙә ҡаҡмайтормай.
Таң һыҙыла.
Ә йылғалар Һаман да сылтыр-сылтыр...
Күрәһең инде, йыһандың
Ғишыҡ сәғәте шулдыр. -
М.Газетдинов көе, Р.Хәйри сүзләре
Әллә нигә караңгыда түгел
Якты чакта күбрәк абынам.
Тик шулай да бөтен гомерем буе
Мин кояшка, көнгә табынам.
Кушымта:
Үрмәт урманында торып калган
Малай чакны бик еш сагынам.
Белсәм дә мин картлык көткәнлеген,
Киләчәккә ныграк табынам.
Мин кош кебек ике канатлымын
Күккә менеп канат кагынам.
Күктә иркен, ләкин тамырларым
Җирдә булгач, җирне сагынам.
Тормыштан һич өмет өзмәенчә
Мин сабыйдан аңа табынам.
Үзең аңла шуннан бу дөньяга
Мин туарга риза яңадан. -
Р.Медъяров көе, Д.Булгакова сүзләре
Яшел бәбкә яшел үлән,
Табигать тә бәбкә үзе.
Су буенда казлар карый
Ай алкалы татар кызы.
Кушымта:
Татар кызы, татар кызы,
Ай алкалы татар кызы.
Су буенда казлар карый
Ай алкалы татар кызы.
Талир тәңкә, ефәк тасма
Толымына үргән үзе.
Карашыннан моң түгелә
Ай алкалы татар кызы.
Кушымта:
Татар кызы, татар кызы,
Ай алкалы татар кызы.
Карашыннан моң түгелә
Ай алкалы татар кызы.
Зәңгәр күзле, ап-ак казлар
Каңгылдашып суда йөзде.
Хыялымда бәбкә саный,
Ай алкалы татар кызы.
Кушымта:
Татар кызы, татар кызы,
Ай алкалы татар кызы.
Хыялымда бәбкә саный,
Ай алкалы татар кызы. -
З.Хәкимов көе, Р.Чурагулов сүзләре
Өзәмен ромашка таҗларын,
Сөяме-сөймиме, дип ярым.
Әйт, чәчкә, дөресен әйт инде,
Юансын йөрәгем һәм җаным.
Кушымта:
Яратамы, яратмыймы?..
Әйтегезче, ромашкалар...
Ашыкма, син, “Яратыр”, - дип
Җавап бирә миңа алар.
Әйт инде, әүлия ромашка,
Яшьлегем сиздерми үтә бит.
Мәхәббәт барына ышана,
Йөримен кайчан ул килер дип...
Әйтми ул хыялый ромашка
Ышанып йөрүдэн ни чара.
Өметем тик синдә әүлиям
Йөрәктә калдырма гел яра. -
И.Гомәров көе hәм сүзләре
Син миннән ерак киткән чакта
Ак яулыгың болгап югалдың.
Юл буенда басып калдым ялгыз
Югалттым мин сине, югалттым.
Кушымта:
Син мине сагындыңмы дидең,
Синсез яшәү – яшәү түгел ул.
Син мине көтәсеңме дидең,
Синсез гомер – гомер түгел ул.
Бар дөньяны эзләп чыгар идем,
Сине әгәр көтә дисәләр.
Синең өчен җаным бирер идем,
Ярата ул сине дисәләр.
Мин сине эзләп табам әле,
Сизәм йөрәгеңнең типкәнен.
Синең киткән юлдан кайтам әле
Күкрәгемә кысып үткәнне.
Син мине югалттың бит дидең,
Югалтмам мин сине, югалтмам.
Син мине сөясеңме дидең,
Сине эзләп, сиңа юл алам. -
Т.Бадыгин көе, Г.Рәхим сүзләре
Болыннарда атлар табырлаган,
Бер җыр ишетелә табуннардан:
“Дөрләп яна каен тузлары,
Бездән әле яшьлек узмады...”
Йөрәк кагып ярсу атлар килә,
Яшь егетнең җыры ишетелә:
“Җигә белсәң ияр тузмый ул,
Картаймасаң, яшьлек узмый ул”.
Болыннарны атлар табырлаган,
Бер җыр ишетелә табуннардан:
“Нык җигелгән ияр тузмый ул,
Чәч агара яшьлек узмый ул”.
Почти двадцать лет Айдар Галимов выступает на профессиональной сцене. Его творчество это не просто сотни красивых песен, а целый духовный и социальный пласт в культуре и искусстве татарского и башкирского народов. За годы своего творчества Айдар спел более 400 песен, многие из которых вошли в золотой фонд национальной эстрады. Его песни звучат на официальных торжествах и сабантуях, в ночных клубах и за праздничным столом. Под его песни проводят свадьбы и юбилеи, именем Айдара называют своих сыновей, и уже дети, которые ходили на концерты певца в начале 1990-ых годов, приводят сейчас на его новые программы своих детей.
Но, пожалуй, самыми любимыми в памяти у народа остаются песни, которые Айдар спел на заре своей творческой деятельности. Выпущенный диск собрал 19 песен Айдара, исполняемых им в период с 1990 по 1995 годы. 19 песен, которые сделали из простого деревенского паренька, выпускника Уфимского автотранспортного техникума заслуженного артиста Башкортостана и Татарстана. 19 песен, которые открыли слушателю многогранный и разножанровый талант Айдара. Все они разные по стилю, мелодиям, стихам, но едины они в одном - они о любви. Любви к отчему дому, к родному краю с его потрясающей природой и чистыми родниками, к своему народу, к семье, и конечно же, к своей единственной и неповторимой...
В начале 1990-ых годов еще не было профессиональных звуконосителей и студий звукозаписи, поэтому качество некоторых песен не соответствует современным параметрам аудиозаписей. К сожалению формат диска не может вместить все песни, которые Айдар спел за эти годы, поэтому в наших планах выпуск целой серии дисков с песнями Айдара в разные периоды его творчества.
Сведение треков и мастеринг: Фарваз Килдигулов.
Продюсер проекта: Павел Волонихин.
Редактор проекта: Гузель Галимова.
В записи песен принимали участие: Фаниль Арслангулов, Тагир Асылгарей, Фарваз Килдигулов, Салават Ахмадуллин, Рамиль Медияров, Ринат Байрамгалин, Асхат Насыров, Вячеслав Курбановский, Редик Фасхетдинов, Руслан Байрамгалин, Энрик Мирхайдаров, Феликс Абдрашитов.
Уфа, ул. Бульвар Славы, 2, тел./факс (347) 235-98-98, 231-57-00.
Официальный сайт: www.aidar.ru.