Үткән гастрольләр буйлап...

14 февраля 2016

Күптән түгел театр-студиябез Себер тарафларыннан исән-сау әйләнеп кайтты...

29 гыйнвар көнне Чиләбедә башланган гастрольләр, 7 февраль көнне Ноябрьск шәһәрендә тәмамланды. Чиләбедә һәрвакыттагыча иң шаулы һәм иң хисле тамашачы каршы алды һәм шундый югары эмоциональ нотада театрыбыз Төмәнгә юл тотты. Чиләбеләргә көч-дәрт өстәп җибәрүләре өчен аерым рәхмәт! Төмән безне яңа гына реконструкция үткән матур залы белән көтеп тора иде. Бу музейлар белән тиңләрлек бинада “Айдар” студиясе беренчеләрдән булып концерт куючы булып чыкты. Төмәнлеләрне шундый искиткеч мәдәни йортлары булуы белән котлыйбыз, Алла бирсә, тагы да яңа чыгышлар безне анда көтеп торсын дигән теләктә калабыз. Төмәннән ерак түгел, себер татарлары җыйнак урнашкан Тобольск шәһәрендә узган чыгышыбыз үзенә карата аерылып торды. Концертка җыр-бию белән кызыксынган, милли моң сагынган тамашачы шәһәрдән генә түгел, якын-тирә райцентрлардан, хәтта авыллардан да килгән иде.

Шулай, театр-студиябез Себернең эченә дигәндәй әкренләп керә барды. Күптән концертлар булмагангамы, Стрежевойда безне бик сагынып көткәннәрен тойдык. Радужный - үзенең бик күңелле кешеләре белән истә калды, һәм без аларны сәхнәдән шулай дип атадык та: “иң радужный тамашачы”. Нижневартовск шәһәрендә киң күңелле кумык абзые белән таныштык. Тиз арада Муртаза Кусыйм улы белән Айдар Гани улы уртак тел табыштылар. Кумык халкы шулай ук бай традицияле халык, телләре дә безгә бик аңлашылып тора, шул сәбәпле киләчәктә артистыбызның репертуарында кумык җыры туса, аптырашка калмассыз. 

5 февраль көнне дәүләт университеты театры залында Сургут халкы янып һәм зарыгып көтеп тора иде безне. Сургутта һәм Нефтеюганскида концертлар шуай ук ялкынлы һәм күңелле узды. Айдар Галимовның һәм студия артистларының җыр-бию аша өләшкән тойгы, хис-кичерешләре икеләтә тамашачы алкышлары һәм мәхәббәте булып кире кайтты. 

Бу гастроль турда соңгы концерт Ноябрьск шәһәренең, бик тә символик рәвештә, әхлакый рухи тәрбия бирү үзәгендә узды. Шәһәрдән читтәрәк урнашуына карамастан, зал шыгрым тулган иде. Беренче рәтләрдә утыручылар сәхнәгә бик якын урнашу сәбәпле, алар хәтта кайбер концерт номерларында үзләрен катнашучылар буларак та хис иткәндер. Гомумән, Себернең бар шәһәрләренә дә барып җитеп булмаса да, концертлар уңышлы гына үтте дип йомгакласак була.

Алда шулай ук гастрольләр көтә: Ырымбур, Яр Чаллы, Санкт-Петербург, Мәскәү... һәм тагы бик күп шәһәрләр. Аларның һәркайсы әһәмиятле, һәрберсе белән 25 ел дәвамында ниндидер үзенчәлекле мөнәсәбәтләр оешкан. Һәм шуңа да, җитди артист буларак, Айдар Гани улы һәм коллектив аларның һәрберсенә бар көчен биреп әзерләнә. Сез дә, тугъры тамашачыларыбыз, безнең концертлардан читтә калмагыз, килегез, рәхәтләнеп ял итәрсез! Бик күңелле булачак!