Бөек югалту

24 ноября 2015

Татар театрының җанлы тарихы, Татарстан республикасының халык артисты Ирек Баһманов вафат...

Айдар Галимов: "Ирек абыйның бу якты дөньялардан китүе минем өчен зур югалту. Ул дустым да, укытучым да, киңәшчем дә, кирәк икән тәнкыйтьчем дә булды. Минем күңелемдә безнең һәрбер очрашу, аның этиләрчә хәстәрлеген һәм иҗатыма булган җылы мөнәсәбәтен мин һәрчак тоеп яшәдем.  Ул  бар нәрсәгә сөйкемле елмаюы аша карый белде. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, Ирек абый. Тиешле игътибарыбыз җитмәгән булса, гафу ит. Синең тормышны яратуың, чын ир-егет сыйфатларың, профессияңә булган тугърылык - безнең барыбыз өчен дә яшәү үрнәге.  Тыныч йокла, Ирек абый..."