"Иҗатташ район"

17 ноября 2015

14 ноябрь көнне Илеш районы Үрге Яркәйдә "Айдар" театр-студиясенең концерты булып узды. Шул сәбәпле район белән күптәннән булган үзенчәлекле мөнәсәбәтләр турында язып үтәргә булдык.

Әйе, Айдар Галимовны концертлар узган һәрер төбәк, район белән 25 ел гастрольләр аркылы оешкан нинди дә булса мәнәсәбәтләр бәйли. Бу мәкаләдә Илеш районын аерым әйтеп үтәргә булдык, чөнки бу район белән Айдар арасында күптәннән килгән иҗади мөнәсәбтләр көчле. Менә инде күпме еллар Татарстанның халык шагыйре Роберт абый Миңнуллин белән дуслык, Аллага шөкер, дәвам итеп килә. Моның уңышлы нәтиҗәсе итеп җырларга әверелгән иҗат җимешләре дәлил булып тора. Айдар Галимов репертуарыннан санап китсәк менә алар: "Җырлыйм туган якта", "Бер генә күрдем", "Мәхәббәт энҗеләре", "Гитара", "Чибәр ханыма", "Яшәргә икән, яшәргә" һәм тагы күп кенә җырлар. 20 еллык иҗат юлына багышланган "Сөю юлы" программасы гомумән Роберт Миңнулин махсус язган шигырьләргә үрелеп әзерләнгән иде. Роберт абый "якташларым" дип якын күреп, безгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, рәхмәт аңа барысы өчен дә. Алла бирсә, киләчәктә дә бу дуслык дәвам итсен, яңадан-яңа матур җырлар, зәвыклы программалар тусын.

Илеш районын белән бәйле иҗади дуслык моның белән генә тәмамланмый, безнең анда тагы да ик якын дусларыбыз бар. Шулай да, Сафиннар гаиләсе белән күптәнге  аралашуны аерып әйтсәк урынлы булыр. Менә инде ничә еллар уйда булган фикер, ниһаять, быел тормышка ашырылды һәм Алсу Сафина белән дуэт язылды. Бу иҗади эш ничегрәк килеп чыкканын "Яңа сулыш..." дип аталган яңа программаны карагач үз фикерегезне әйтә алырсыз. Әлегә Айдар белән Алсу сезгә Мәскәүдән кайнар сәламнәрен җибәрә.