Яңалыклар

5 октября 2015

Айдар Галимов концерт программаларын берничә ел дәвамында күзәтеп баручылар барчасы әйтер, татар-башкорт эстрадасының алтын коллекциясенә кергән җырлар кебек үк, “Айдар” студиясе концертларында бию сәнгате шулак ук үз урынын алып тора...

«Айдар» студиясе безнең сайт кунакларына кайнар сәламнәр җибәрә һәм көтеп алынган соңгы хәбәрләр белән бүлешергә тели. Белүегезчә, июнь-июль айларында яшь талантларга кастинг булып үтте. Барлыгы конкурска 260 кеше заявка җибәргән иде, шулардан 2 этапка 30 кеше сайлап алынды һәм алар жюри алдында үзләренең бар һөнәрләрен күрсәтте. Берничә очрашулар, репетицияләрдән соң иң шәпләрен, моңлыларын, җитезләрен “Айдар” студиясе сайлап алды. Яңа талантларны: җырчы, биюче, музыкантларны, әлеге көндә әзерләнеп килгән яңа программада күрерсез. Әлегә исемнәре сер булып калсын. Яшьләр белән бергә театр-студиябезгә яңа сулыш килер дип ышанабыз. Яңа программаны эшләүдә дә шул исем белән илхамланып, яңа караш, яңа алымнар кулланып, элеккедән тик яхшысын калдырып эшлибез.

Айдар Галимов концерт программаларын берничә ел дәвамында күзәтеп баручылар барчасы әйтер, татар-башкорт эстрадасының алтын коллекциясенә кергән җырлар кебек үк, “Айдар” студиясе концертларында бию сәнгате шулай ук үз урынын алып тора. Ничә еллар дәвамында биюләрне куяр өчен махсус хореограф чакырыла иде. Быел бу җаваплы эш Мәскәү шәһәренең “Сатирикон” театры хореографы, заман биюләре фестивале лауреаты, танылган Валерий Валерий улы Архиповка йөкләнде. Ул җитди һәм профессиональ кеше буларак, биюләрнең һәрберсен үзенчәлекле булган, гүзәл әсәрләр итеп салды. Биюләрне күргән һәр кеше алардан битараф калмас дип ышанабыз.

Программага әзерлек белән беррәттән яңа клип төшерү өстендә эш барды. Бу процесс көзнең кояшлы көннәре белән бәйле иде. Шуңа да матур көннәр башлану белән үк, “Батыр” киностудия компаниясе республиканың төрле районнарыннан клипта катнашырга теләүчеләрне, гади халыкны җыеп, ике-өч көн рәттән төшерү эшен алып барды. Әлеге көндә монтаж өстендә эш бара, тиз арада яңа клип дөнья күрер дип фаразлый алабыз.

Әлегә шундый хәбәрләр, тиздән яңа концерт сезонында очрашканга кадәр!