Олы Кәркәле авылында обелиск ачу тантанасы

27 апреля 2015

2015 елның 3 май көнне Миякә районы Олы Кәркәле авылында Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә багышланган обелиск ачу тантанасы узачак. Барлык авылдашларны, райондашларны һәм кунакларны шушы бәйрәмгә чакырабыз. Башлану вакыты 12 сәгатьтә. Ачылу тантанасыннан соң “Айдар” театр-студиясе тарафыннан оештырылган бәйрәм концерты узачак.