Мариус Максютов китабына презентация

10 апреля 2015

“Кеше китә, эзе кала” – дип яза шагыйрьләр. Мариус Максютов (1937-1999) та үзеннән соң бик якты эз калдырган талантлы шагыйрь һәм журналист. 

Тирә-юньне, матурлыкны күрә белгән һәм шуны безгә тирән мәгънәгә салып, сүзләре йөрәккә үтәрлек итеп җиткерә алган шагыйрь ул. Аның уллары Азат белән Алмаз һәм кызы Гүзәл әтиләренең эшен дәвам итүгә, мирасын тергезүгә бик күп көч салалар. Яңарак кына “Якты эз” дип аталган китабы дөнья күрде һәм шагыйрь иҗатына багышланган яңа сайт ачылды.

 “Чын-чынлап, ихлас күңелдән сокланам шул егетләргә, бик зур эш алып баралар. Мин дә Мариус абыйның Стәрлебаш районы Карагош авылында үткәрелгән иҗат кичәсендә катнашканым бар. Быел гына гастрольләр туры килеп яңа басма һәм сайт ачылу презентациясенә баралмый калдым. Шулай да, ышанам, кичә югары дәрәҗәдә үткәндер. Шагыйрьнең “Якты эз” дип аталган басмасына озын иҗат юлы телим. Алмаз белән Азатка киләчәктә дә уңышлар, өметле киләчәк насыйп булсын”, дип теләкләрен җиткерде Айдар Галимов.

Фотода Алмаз Максютов һәм Айдар Галимов (2006 ел).

Мариус Максютов сайтына ссылка http://mariusmaksyutov.com