8 Мартка багышланган эксклюзив концерт

11 марта 2015

Матур гына, күңелле ял итү кичәсе, 8 Мартка багышланган эксклюзив концерт, үтеп тә китте. Бу көнне Айдар Галимов һәм театр-студия Казан тамашачыларына әниләргә, гүзәл затларга, язга, мәхәббәткә, чәчәкләргә багышланган элекке һәм яңа җырларын бүләк итте...

Әлбәттә җырчы репертуарындагы иң популяр булган “Кызыл розалар”, күпләрнең кәрәзле телефонында рингтон булып уйнаган “Син минем җанымның яртысы”,  2004 елда “Иң яхшы клип” номинациясендә “Алтын барс” премиясен яулаган “Синең күзләр”, Зөфәр Хәйретдинов иҗат иткән супер хитлар “Абага чәчәге” һәм “Пар алма” һәм иң матур җырларның берсе булган “Рәхмәт сиңа, бәхет кошым” җырлары филармония залыннан яңгырады. Әнкәйләргә багышланган “Шәм уты” һәм шулай ук яңарак язылган “Ашыкмагыз, еллар” җырларын Айдар Галимов сәхнәдән беренче тапкыр ишеттерде. Айгизә дә бүләк белән килгән Казанга, ул тамашачыларга “Онытма мине” дип аталган өр-яңа җырының премьерасын яңгыратты. Концертның тагы бер үзенчәлекле ягы итеп Әнгам Атнабаевның "Аэропортта" шигырен әйтсәк була. Бу шигырь "Рәхмәт сиңа, җырым-канатым" программасында шулкадәр популяр булып китте ки, Айдар Галимов аны тамашачыларга тулысынча укып сөйләргә булды. Тамашачы дәррәү алкышлар белән җавап кайтарды.

Бию коллективы тарафыннан төрле программадагы биюләр һәм алып баручы Рөстәм Салиховтан кызыклы конкурслар белән тулыландырылган иде концерт. Фанклуб та үзенчә бик әзерләнеп килгән иде кичәгә, бу юлысы алар бәйрәмгә аеруча зур өлешләрен кертте. “Сөю теле” җырына экран өчен эшләнгән слайд-шоу нәкъ алар тарафыннан әзерләнгән иде. (Язманы Видео бүлегендә карый аласыз) Кайчандыр Айдар Галимовның җырлары берләштергән бу кыз һәм егетләр инде үзләре гаиләле һәм зур дәрәҗәле эшләрдә эшли. Ләкин, кайчан гына булмасын, аларга мөрәҗәгать итсәң, идея-фикерләр белән булсынмы, матди яктан булсынмы, алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Чын күңелдән рәхмәт сезгә – Гөлнара, Гөлчәчәк, Нәзилә, Ваня һәм барлык фанклуб әгъзалары һәм аларның дуслары!

Шулай, кичә бик матур үтте һәм тамашачылар күңелен якты нурлар, җылы хисләр белән тутырды дигән фикердә калабыз. Яңадан очрашуларга кадәр!

P.S. Киләчәктә Айдар Галимов репертуарында "Ландышлар" җырын көтеп калабыз.

Тема буенча ссылкалар:

Видео здесь 

Фото  здесь 

Фотограф Рамиль Валеев.