Кеше җанына үтәрлек җыр язу бәхет бит ул

4 февраля 2014

"Айдар" студиясенең күптәнге дусы, берничә еллар бэк-вокалист булып эшләгән Руслан Кәримовның "Кызыл Тан" гәзитендә әңгәмәсе басылды. (№ 18-19, 1 февраль 2014 ел)

Әйе, халкыбызкайгысын да, шат­лыгын да җыр теленә салган. Иң авыр хәсрәтләр килгәндә дәмоңнан, җырдан көч алган. Казанда узган “Татар җыры” бәйгесен Баш­корт­станныңһәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Уфада яшәүче күп көйләравторы Руслан Кәримовның Ләйсән Кәшфи сүзләренә иҗат иткән “Кадерле җан” җырыбелән ачып җибәрде. Бу җыр Татарстан Президентына һәм фаҗигагә тарыгансамолетта якыннарын югалт­каннарга атап башкарылды. Шул уңайдан без җыравторы Руслан Кәримовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Руслан, баштаүзегез белән таныштырып үтегез әле. Кайсы як егете Сез?Сәнгать өлкәсендә күптән эшлисезме?

— Мин Уфада гади генәгаиләдә туып-үстем. Кечкенә­дән җыр-моңга гашыйкмын. Уфа сәнгать училищесындаэстрада-вокал бүлеген тәмамладым. Гаиләм, өч балам бар. Хатыным Юлия — шулай уксәнгать кешесе. Ул — минем дустым, беренче тыңлаучым, иҗатымны бәяләүче дә.Берникадәр вакыт Айдар Галимов студиясендә эшләп алдым. “Кадерле җан”җыры нәкъ шул чорда туды. Шигырьне укып карауга ук музыкасы фонтан кебекургылып чыкты.

— Сез бу музыкакеше күңеленә, бигрәк тә аның авыр вакытында, әнә шулай тәэсир итәр дипуйладыгызмы?

— Беләсезме, җырныңсүзләрендә әллә нинди фаҗига ярылып ятмый да кебек. Ләкин алар — тирәнмәгънәле. Аларда ниндидер мәңгелек юксыну, сагыш мотивлары бар, ниндидер өметтә бар кебек. Җыр хыял белән чынбарлык арасында эленеп торучымәңгелек кыйммәтләрне күздә тота. Бер акыл иясе: “Җырларыңныңүлемсезлеген теләсәң, кешенең йөрәге турында җырла”, — дигән. “Кадерлеҗан” — кеше йөрәге турында җыр ул.

— Руслан, тагын нинди“бәхетле” җырларыгыз бар? Нинди авторлар һәм башкаручылар белән хезмәттәшлек итәсез?Гомумән, яхшы җыр ничек туа?

— Әзер көйнең, җырныңбәхете, әлбәттә, иң беренче чиратта башкаручыдан тора. Ике республиканың халыкартисты Айдар Галимов җырлаган бер җырга да халык битараф калмый. Аныңсөйкемле сөяге бар. Ул музыка әсәренә Ходай биргән талантын, осталыгынсала. Шулай да хитлар тусын өчен җырның авторлары һәм башкаручы арасындагармония булырга тиештер. Гадәттә, җыр башта шагыйрь күңелендә туа. Әнәшул сүзләр көй язучыны илһамландырса гына яхшы җыр туа ала. Ә яхшы җырны АйдарГалимов кебек халык мәхәббәтен яулаган җырчы да башкарса, мөгаен, шул хитбуладыр инде.

Уңышлыҗырларыма килгәндә, “Кайда син?” җырыяхшы бәя алды. Башта җырның көе туды, бу көйгә Айгөл Сираҗетдинова сүзләр язды.Татарстан кызы Эльмира Җәлилова белән иҗат иткән “Мәхәббәт яңгыры” җыры “Тугантел” фестивалендә лауреат булды. Аның белән тагын берничә уртак проектыбыз бар.Тиздән Уфада узачак “Моң-дәрья” фестивалендә катнашырга җыенам.

— Ләйсән Кәшфи беләниҗади элемтәләрегез ничек?

— Узган елда аныңбелән “Бер уч кояш” дигән җыр иҗат иттек. Кешенең иң авыр вакытта да рухитөшенкелеккә бирелмичә, бәхет хисен югалтмавы турындагы оптимистик җыр ул.Ләйсән — кеше күңелен, язмышын үтәли күреп иҗат итүче шагыйрә. Гади. Аның беләнэшләве уңайлы. Без былтыр тагын да “Ике бәби”, “Яңа ел вальсы” дигән җырлариҗат иттек.

— Аларын кем башкара?

— Күп җырларымны үзембашкарам. Сорасалар, күренекле артистларга бирергә тырышам.

— Бүгенге көндә җыриҗат итү үзен аклыймы?

— Тулысынча аклый,дип әйтеп булмый. Шоу-бизнес бу яктан авторлар файдасына эшләми. Эштиеннәргә һәм кечкенә сумнарга кайтып кала. Хәер, мин табыш алу өчен иҗатитмим, бу — күңел халәтем.

— Иҗади багажда ничәҗырыгыз бар?

— Әлегә бер альбомчыгарырлык җырларым бар, әмма аларны халыкка чыгару өчен сыйфатлы аранжировкакирәк. Әйткәндәй, “Айдар”, “Моң” студия­ләрендә бик яхшы аранжировкалар эшләнә.

Көйләргә килгәндә,төрле хәлләр була. Кайчак җыр төнлә туа һәм йокыдан торуга... онытыла. Күпочракта көйләрне диктофонга яздырып алам. Аларны кат-кат тыңлаганнан соң, көй яматурлана, камилләшә, я бөтенләй күңелгә ятмый башлый.

— Үзегезгә кайсыҗырыгыз аеруча ошый?

— Мин, гомумән,шигырьнең мәгънәсенә ныклап төшенмичә, шагыйрьнең күңелен аңламыйча көй язугаалынмыйм. Язган көйләрем балаларым кебек кадерле. Һәм һәрвакыт шулай булыпкалачак.

— Киләчәктә кайсыбашкаручылар белән хезмәттәшлек итәргә ниятлисез? Иҗади планнарыгыз нинди?

— Хәния Фәрхи өченҗыр язарга хыялланам. Раяз Фәсыйхов, Резеда Шәрә­фиева, Иркә, Ришат Төхвәтуллинкебек талантлы башкаручылар белән эшләр идем. Ниятем — эстрада сәхнәсенә кешеҗанына үтеп керерлек, аның кү­ңелендә озак сакланырлык, шатлык өстәрлек,кайгылы вакытларында яшәү көче бирерлек җырлар иҗат итү.

Әңгәмәдәш — АйгөлЮлъякшина