Рәзил Вәлиев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә

21 мая 2013

12 май көнне Айдар Галимов Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында үткәрелгән Татарстан Республикасының халык шагыйре, күренекле дәүләт эшлеклесе Рәзил Вәлиев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты. “Бер алманы бишкә бүләек” дип исемләнгән концертка шулай ук данлыклы артистлар Илһам Шакиров, Венера Ганиева, Рөстәм Маликов, Фән Вәлиәхмәтов, күренекле шагыйрьләр Равил Бикбаев, Марат Каримов, Риф Туйгунов, әфган шагыйре Асадулла Мирака Хан һәм башка бик күп иҗат кешеләре һәм коллективлар чакырылган иде. Марат Шәрипов оештырган һәм Сара Буранбаева белән берлектә алып барган кичә күңелле дә, тәрбияви дә, матур да, үзенчәлекле дә булды.

“...Минем репертуарда Рәзилабыйның тик ике җыры гына һәм мин аларны инде күптән башкарганым юк иде. 15-16елдан соң ул җырларны бөтенләй башка төрле башкардым шикелле. Мәгнәсен элекбертөрле аңлыйсың, бәлки ул вакытта аңламыйчарак та җырлаганмындыр, җырмы -җыр, матурмы - матур. Ә менә 15-16 елдан соң шул ук җырларны башкачарак кичерепбашкардым. Мондый текстларны тормышны аңлаган, аңа җаваплы караган, тормышныкүргән, үткән, кичергән кеше генә яза аладыр. Гомумән Рәзил абыйның иҗатындашундый шигырьләр. “Елгалар саеккан чагында”, “Кайтам әле туган якка”, чынлап таеллар үтү белән бу җырлар ниндидер яңа төс алган кебек миңа. Ул җырларны репертурдантөшереп калдырмаска кирәктер дигән фикергә килдем...”