Салават Низаметдин­ов “Маэстро һәм уның дуҫтары”

10 апреля 2013

Бүгенге көнне Айдар Галимов танылган композитор - Салават Низаметдинов белән иҗади хезмәттәшлеген дәвам итә. Күптән түгел Уфада шаулап-гөрләп үткән “Маэстро һәм уның дуҫтары” тамашасын оештыручы буларак “Айдар” театр-студиясе чыгыш ясады.

Букүркәм кичәдәАйдар Галимов тарафыннан башкарылган җырлар юкка гына сайланмаган иде.Салават Низаметдиновның“Эй, kаендар”җырынаяңа аранжировка яздырылды,90нчыелларның иң популяр җырларының берсентамашачы яратыписенәтөшергәндер. “Һин kайҙа, мин kайҙа?” җырын Айдар Галимов танылганҗырчы һәм композиторРадик Гәрәев истәлегенә багышлады. “Бул гына” җырының премьерасын халык күп алкышлар белән кабул итте, "...Миңа синнән берни кирәк түгел, Яшә, бары шул гына..."җырсүзләретамашачыкүңеленә хуш килде.Якын арадааның студия язмасы булдырылачак.

Шулай ук, махсус бу проект өчен Айдар Галимов Салават Низаметдиновның билгеле «Тик-так килә сәгать» җырын “Айдар” студиясенең балалар вокал коллективы белән берлектә яздырды. Җырны «Дискография - Яңа җырлар» бүлегендә тыңлый аласыз. Янә дә композитор белән иҗатташлыкта яңадан-яңа җырлар көтелә.