Яшэргэ, икэн, яшэргэ!
-
У. Рәшитов көе, Р. Миңнуллин сүзләре
Әгәр йөрәк янмый икән,
Нигә ул андый йөрәк?
Ул йөрәкнең януыннан
Янмавы хәерлерәк.
Кушымта:
Янарга икән, янарга,
Янарга азаккача,
Иң ахыргы ләззәткәчә,
Иң соңгы газапкача.
Кемгә кирәк аҗагандай
Тонык кына яшнәвең?
Яхшырактыр яшнәмәвең,
Яхшырактыр дәшмәвең.
Кушымта:
Яшнәргә икән, яшнәргә,
Йөрәкләр көл булганчы,
Мизгелгә генә булса да
Төннәрең көн булганчы.
Әгәр янып яшәмәсәң
Яшәвең кемгә хаҗәт?
Ә бит яшиләр шундыйлар,
Яшиләр — шунысы гаҗәп.
Кушымта:
Яшәргә икән, яшәргә
Үзеңне җәлләмичә.
Безгә диелгән гомерләр
Түгел бит әллә ничә… -
У. Рәшитов көе, В. Акбашев сүзләре
“Диңгеземдә - дөньям”, - дигән моряк
Хыялланып җирен сагынган,
Акчарлаклар түгел күңелендә,
Җанкаена тургай кагылган.
Кушымта:
Җилкәйләрем, җилкәйләрем,
Җигелегез җилкәнгә.
Бер хыялый адашкан
Күңеле диңгезендә,
Коткарыгыз, батмасын
Сагыш далаларында,
Кайтсын, кайтсын, кире кайтсын
Хыял болыннарына.
Кайда соң син, җирем - газиз илем?
Кайда урман, кояш баеган?
Күзем йомып сагышларга батсам.
Җил искәндәй миләш-каеннан.
Алдамыйк без, дуслар, күңелләрне,
Алыштырмыйк җирне диңгезгә.
Кошлар җаны күктә, балык - суда,
Кешенеке булыр җирендә. -
И. Шәрипов көе, М. Кәбиров сүзләре
Яздан ерак йөрми икән
Гомер көзе дә.
Көзнең сары яфраклары
Җилгә өзелә.
Күреп гомер агачыңның
Саргайган чагын,
Сагышларга бирелмә син,
Бирелмә, җаным.
Кушымта:
Көзге җилләр, көзге җилләр,
Ныгырак исегез.
Газапларны, сагышларны
Алып китегез.
Көзге җилләр, ачы җилләр
Ерак исегез.
Кайгыларны, сагышларны
Ерак илтегез .
Көзләрнең үз матурлыгы,
Үзенең назы.
Сагышларга бирелмә син,
Бирелмә тагы.
Яздан ерак йөрми икән
Гомер көзе дә.
Көзнең сары яфраклары
Җилгә өзелә.
Күреп гомер агачыңның
Саргайган чагын,
Сагышларга бирелмә син,
Бирелмә, җаным. -
У. Рәшитов көе, Г. Рәшитова сүзләре
Күңелемә килеп кердең
Язгы ташкын, күкрәү булып,
Тәүге ләйсән булып явып,
Язгы умырзаялар алып.
Кушымта:
Умырзая, умырзая,
Узмасын гомер зая.
Әйт син миңа, умырзая,
Яшьлек ярым минем кая?
Умырзая чәчәкләрен
Өзсәм йөрәк тибә ярсып.
Үткәннәрне искә алып,
Кил син умырзаялар алып. -
У. Рәшитов көе, Р. Миңнуллин сүзләре
Сагынам, бигерәк сагынам
Пароход тавышларын.
Яшь чагымда мин аларга
Күпме җыр багышладым.
Кушымта:
Кайтыгыз, пароходларым,
Узыгыз яннарымнан.
Сезгә кул изәп калырмын
Агыйдел ярларыннан.
Ул чакларым кайтмаска дип,
Агып киттеләр инде.
Сөю тулы яшьлегемне
Алып киттеләр инде.
Агыйдел дип мин чак кына
Сарыга сабышмадым.
Китте ак пароходларым,
Калды ак сагышларым. -
Ф. Килдегулов көе, Г. Рәшитова сүзләре
Күҙемә карайһың,
Ниләрҙер уйлайһың.
Был караш бик серле,
Бик серле, һөйкөмлө.
Уйланма шул тиклем,
Ҡайғырма, һөйөклөм,
Ғүмергә беҙ бергә
Булырбыҙ бәхетле.
Кушымта:
Ҡарама шул тиклем,
Уйланма, һөйөклөм.
Миңә һин бергенәм
Һин генә ҡәҙерле.
Һөйләрҙәр күҙҙәрең
Мөхәббәт һүҙҙәрен,
Юғалтма тигәндәй
Һин мине, мин hине.
Яғымлы был күҙҙәр,
Ялҡынлы был һүҙҙәр
Күрәһең мәңгегә
Биләгән күңелде. -
Н. Шәймарданов көе, К. Шәфикова сүзләре
Алма бирсәң — бир пар алма,
Парлап гомер кичәрбез,
Утларын бергә йотарбыз,
Суын бергә эчәрбез.
Кушымта:
Эх, алмасы, алмасы ла,
Балдан татлы, ширбәтле,
Янып-сөеп бергә яшәү
Бал-ширбәттән кыйммәтле.
Иреннәрең — пешкән җиләк,
Бит — очларың ал алма.
Яннарымнан китмә ерак,
Юлларымнан югалма.
Алма булгач, алма булсын,
Агачында өлгерсен.
Җиткән бәхет алмалары
Безнең өчен өзелсен. -
У. Рәшитов көе, З. Вәлитов сүзләре
Туган илдән читтә, еракта
Бер сандугач моңын тыңладым,
Сагынгуга, сары сагышка
Түзә алмый кушылып җырладым.
Кушымта:
Сайра, сайра, сандугачым,
Кызыл карлар бурап яуганчы.
Кайтып калыйм әле илемә
Чит җирләрдә ятып калганчы.
Һәр мизгеле сагыш чит илнең,
Сандугачым, ярый син килдең.
Башкаемны салып җилләргә,
Кайтам, кайтам туган җирләргә.
Серен бирми йөрәк ятларга.
Уйлар очты туган якларга.
Сандугачлар кунып тирәккә
Үзәкләрне өзгән чакларга… -
З. Нагаева көе hәм сүзләре
Шаулы дулкын өсләренә ятып
Тибрәлгәндә диңгез кочагында
Колагымда чыңлап чишмә тавышы
Җанда җыр яралды шул чагында.
Кушымта:
Диңгез ярларында — зур шәһәрләр,
Минем туган авылым кечкенә.
Үскән йортым, балачак, яшьлегем
Нык сагындырганы — өч кенә.
Җимешләрдән бөгелә агачларың,
Гүзәллектән әйләнә башларың,
Тик төшемә керә ак каенның
Үзебезчә шаулап яфраклары.
Бер ярыннан икенче ярына
Күз күреме җитмәс араларың.
Ничек түзеп яши икән, авылым,
Яшьли читтә калаган балаларың.
Юксынырмын әле, диңгез, сине,
Ләкин анда авылым көтә мине.
Поезд чаба туган якларыма,
Бу җырым да шушы хакта гына. -
И. Шәрипов көе, М. Кәбиров сүзләре
Бетерсәң дә, кабат башласаң да,
Елларыңның фәлән дистәсен,
Канатыңны җилләр каермасын,
Йөзләреңнән шатлык китмәсен.
Кушымта:
Хатын-кызның яшен сорамыйлар,
Гүзәллек һәм сөю — мәңгелек.
Гомерең буе яшьлегеңдә яшә,
Дөньябызга сихри ямь биреп.
Канатыңны җилләр каермасын,
Аермасын наздан-иркәдән.
Мәхәббәте белән төннәр тусын,
Шатлык белән тусын иртәләр.
Бетерсәң дә, кабат башласаң да,
Елларыңның фәлән дистәсен,
Йөзләреңдә көләч нур балкысын,
Күзләреңңән шатлык китмәсен. -
З. Хәйретдинов көе, Г. Сабирова сүзләре
Таңнар сихри атмый син булмагач,
Йолдызларның кими яктысы.
Синең белән генә тормыш ямьле,
Сөюнең дә син иң яктысы.
Кушымта:
Хыяллар тормышка ашмый,
Күңелем назлардан ташмый,
Көннәр дә төнгә әйләнә — Синнән башка.
Яшәвем дә яшәү түгел,
Сине генә көтә күңел,
Мин үзем дә үзем түгел — Синнән башка.
Синең белән генә мин бәхетле,
Синдә генә сөю, синдә — наз.
Борчуларның барын онытамын,
Син булганда — җанда тоташ яз.
Синең сөю дәшә киңлекләргә,
Синең сөю өнди өметкә.
Синең сөю — язмыш бүләгедер.
Синең сөю — миңа бәхеткә. -
Н. Шәймарданов көе, Н. Сафина сүзләре
Яшьлегемнең бары тик бер язы
Синдә калды, чияле Шафран.
Ап-ак чия чәчкәләрен күреп
Ачылыр кабат йөрәк ярам.
Кушымта:
Ап-ак, ап-ак чәчкә аткан язын чия
Шафранны күмеп нурга, ямьгә.
Тулып таша хисләр айлы кичтә
Күңелемне төреп моңга, назга.
Шафран чияләре коя чәчкә
Төймәләнә инде җимешкә.
Яшьлек үтте, үтте кайтмаска дип
Күмеп чәчләремне көмешкә.
Ап-ак чия чәчкәләрең синең
Күз алларымда тора һаман
Язлар җитү белән йөрәккәем
Сагына сине, чияле Шафран. -
У. Рәшитов көе, Г. Рәшитова сүзләре
Газиз Уфам, гүзәл калам,
Синдә генә бәхет табам,
Ераклардан сагынып кайтам
Сиңа кабат, әй башкалам.
Сине мактап куп җырланган,
Күпләр сиңа гашыйк булган.
Шул бик күпләр арасыннан
Мин дә гашыйк сиңа, Уфам.
Кушымта:
Әй, Уфам,
Кайда гына булсам да мин,
Әй, Уфам,
Күңелләрдә бары тик син.
Әй башкалам,
Бар юлларым илтә сиңа,
Газиз Уфам - гүзәл калам.
Газиз Уфам - гүзәл калам.
Газиз Уфам - гүзәл калам.
Агыйделнең ярларыннан
Узган саен һәйран калам:
Балкып тора горур Уфам,
Тау башында мәгърур калам. -
Башкорт халык җыры
Унар ғына һумлыҡ,ай, ун аҡыҡ,
Егет, һалдыр эйәр ҡашыңа.
Атам дуҫы,тиеп ышанма, егет,
Атаң дуҫыетер башыңа.
Унар ғына һумлыҡун аҡыҡлы
Эйәрең булыр, егет, ат булһа.
Яҡынкүргән дуҫтан яманы юҡ,
Ауыр саҡтаһиңә ят булһа.Унар ғына һумлыҡ,ай, ун аҡыҡ
Кәрәге юҡэйәр ҡашыңа.
Атам дуҫы,тиеп ышандың, егет,
Шул дуҫетте һинең башыңа. -
Йөрәгемне яндырадыр
Бер мәхәббәт ялкыны.
Кушымта:
Абау, уф аллам,
Йөргән җирләрем кайда?
Йөргән җирләр, туган илләр
Төштә күрсәм дә файда.
Файда бирми һич тә миңа
Бозлы суның салкыны.
Сине сагынып, сине сагынып
Чит илләрдән килдем мин… -
У. Рәшитов көе, Ә. Атнабаев сүзләре
Шаулама син, Кара диңгез,
Хәтерләтеп үткәннәрне,
Хәтерләтеп сөйгәннәрне
Һәм сөелми киткәннәрне.
Синең кебек шаулаган бар,
Котырган бар, дулаган бар,
Таш бәгыръле язмышыма
Башны бәреп елаган бар.
Кушымта:
Булды инде, үтте инде,
Үткәннәрем кайтмас кире,
Бер үк дулкын икенче кат
Ярларына какмас кире.
Дулкыннар да мәңге түгел,
Бер шаулый да тына бит ул.
Күңелләр дә бер кителсә
Кылыч кебек сына бит ул.
Шаулама син кара диңгез,
Хәтерләтеп үткәннәрне,
Минем күнел дулкынланмый
Дулкынландыр бүтәннәрне. -
Ф. Котдысов көе, Г. Гыйлманова сүзләре
Ташлап киттең мине,көтмәгәндә
Ташлап киттең кайтмас җирләргә.
Тараталмас минем сагышымны
Кар-бураннар,ярсу җилләр дә.
Кушымта:
Синсез җәйләр салкын,
Синсез кышлар ялкын.
Ник белмибез икән, ник белмибез
Яшәүләрнең, бергәлекнең хакын?
Безнең көзләр әле ерак иде,
Нигә язмыш усал шаяртты?
Чәчкә атар чакта кырау сукты,
Очар чакта канат каерды.
Сагыш дәръясында ялгыз йөзәм,
Уйларымның тапмыйм ярларын.
Кем уйлаган гомер уртасында
Ялгыз килер, диеп, язларым.
Аранжировка, клавишлылар, программалау - А.Карташов (1, 2, 3, 4, 6.8, 12, 14, 16), Р.Агишев (5), Ф.Кильдегулов (5, 6, 7, 9, 13, 15), Ф.Арслангулов (10, 11, 15, 17)
Гитара - Р.Агишев (1, 2, 4-9, 11-13, 15, 16)
Бэк-вокал - Э.Газизуллин (1, 7, 9, 16), Г.Хђсђнова (1, 3-7, 9, 10), Р.Кђримов (1-3, 8, 11, 13), Р.Агишев (11), Н.Шђймђрданов (12), У.Рђшитов (15, 16), Ф.Кильдегулов (16)
Бас-гитара - А.Карташов (6)
Саксофон - Ф.Килдегулов (6)
Баян - Ф.Килдегулов (7, 8, 12, 15, 17), Ф.Арслангулов (15)
Татар курае - Ф.Килдегулов(7)
Курай - Ф.Килдегулов (14)
Запись, сведение, мастеринг сделаны в студии звукозаписи при театре-студии "Айдар" (2001-2002).Директор - А.В.Карташов
Над диском работали:
А. Галимов
Р. Агишев
Ф. Арслангулов
Э. Газизуллин
Г. Хђсђнова
Р. Кђримов
А. Карташов
Ф. Кильдегулов
У. Рђшитов
Н. Шђймђрданов