Язган язмышыбыз
-
Гүзәлия көе, Ф.Шәрипова сүзләре
1. Дөньяларның сихри кылларынан
Ике йөрәк бергә бәйләнә.
Шуннан сихри көйләр дулкынында
Дөнья оҗмахларга әйләнә.
Кушымта:
Язган язмышыбыз, кылган ялгышыбыз,
Утта янып-көеп сөюләр.
Шатлык чишмәсе дә, бәхет таулары да -
Шушы сөюләрдән өелә.
2. Ялгызлыкта калдырмасын Ходай,
Ярдәм итсен ялгыз ярларга.
Ике йөрәк бергә булса гына,
Тылсымнары үтә җаннарга.
3. Дөньяларның сихри кылларынан
Үреләдер гомер еллары.
Син янымда булсаң әгәр, иркәм,
Җырлап үтәр тормыш юллары.
-
Н.Шәймәрданов көе, Н.Ганиев сүзләре
1. Тәрәзәдән генә тышны күзлим,
Көзләр җиткән инде тагы да.
Туган илдән китәр кошкайларым,
Моңсу гына канат кагына.
Кушымта:
Җәйләр үтте, моңсу көзләр җитте,
Көзләр җитте инде тагы да.
Күз яшьләрен түгә-түгә кошлар
Һаваларда канат кагына.
2. Шатлангандай көзләр җитүенә
Каеннарны җилләр өзгәли.
Каеннарны түгел, җилләр гүя
Йөрәгемне минем өзгәли...
3. Салкын яңгыр шакып тәрәзәмне,
Әллә ниләр сөйли сыман ул.
Табигатьнең күңел кичерешен
Елый-елый көйли сыман ул.
-
Г.Салихова көе, С.Шәрипова сүзләре
1. Бу дөньяга без килгәнбез,
Ни дип яшибез икән без?!
Күңелләрне кемнәр юатыр?!
Бу дөньяга без килгәнбез,
Ни дип яшибез икән без?!
Күңелләрне кемнәр юатыр?!
Назны кушсак мәхәббәткә,
Бер җылы сүз җитә йөрәккә,
Эй, туганнар, шулай аңлашыйк.
Назны кушсак мәхәббәткә,
Бер җылы сүз җитә йөрәккә,
Эй, туганнар, шулай аңлашыйк.
2. Бу дөньяга без кирәкбез,
Бер-беребезгә терәкбез,
Иңне иңгә куя торганнар.
Бу дөньяга без кирәкбез,
Бер-беребезгә терәкбез,
Иңне иңгә куя торганнар.
Тау башларны җимерерлек,
Йөрәктә боз эретерлек,
Бер җылы сүз җитә, туганнар.
Тау башларны җимерерлек,
Йөрәктә боз эретерлек,
Бер җылы сүз җитә, туганнар.
3. Бер-беребезне яратышып,
Тәмле сүзләр таратышып,
Без ышанып дөнья корганнар.
Бер-беребезне яратышып,
Тәмле сүзләр таратышып,
Без ышанып дөнья корганнар.
Араларны якынайтып,
Дөньябызны матурайтып,
Сөенеп яшик әле, туганнар.
Араларны якынайтып,
Дөньябызны матурайтып,
Сөенеп яшик әле, туганнар...
Араларны якынайтып,
Дөньябызны матурайтып,
Сөенеп яшик әле, туганнар...
Бер җылы сүз әйтик, туганнар...
Менә шулай яшик, туганнар...
-
Р. Тимербаев көе, С. Шәрипова сүзләре
Яңгыр ява иде көзге кичтә,
Мин очраттым сине, кадерлем.
Сулы чәчең, моңсу карашыңны
Бүгенгедәй ачык хәтерлим.
Шул мизгелдән минем йөрәк яусыз
Бирелде тик сиңа әсиргә.
Синең мәхәббәтсез сулырмын дип,
Секунд саен күңел ачына.
Кушымта:
Синең өчен туганмын мин дөньяга,
Синең өчен күктә йолдыз атыла.
Синең өчен, синең өчен,
Синең өчен...
Син булганга кояш яктырта көндә,
Син булганга ай, йолдызлар бар төндә.
Син булганга, син булганга,
Син булганга...
Сине яулар өчен җыеп бирәм
Җир шарының мең төрлеләрен.
Җил булырмын сине назлар өчен,
Синең өчен яшәп, уләрмен.
Таңнарның кабул ит алсулыгын,
Зәңгәрлеген чиксез дәрьяның,
Бар галәмнең йолдызларын алып,
Чибәркәем, сиңа барамын.
-
Н. Шәймәрданов көе, К. Шәфикова сүзләре
1. Кушылып сандугачларга
Моңнарын түгә тальян.
Үзәкләрне өзәр моңны
Бу тальян алган кайдан?
Кушымта:
Тальян гармун моңлыракмы,
Әллә сандугач микән?
Ах, мин белдем, иң моңлысы –
Сагынуым җыры икән.
2. Сандугачлар кунар өчен
Бөдрә талны сайлыйлар.
Сагышларга салып җанны
Елатканчы сайрыйлар.
3. Яшьлекнең сихри кичләре
Онытылмый әле һаман.
Сандугачым, тальяннары
Шул чакка дәшә сыман.
-
З. Хәйретдинов көе, Р. Аймәт сүзләре
1. Җанны йолкып алып китте поезд,
Миннән алып сине мәңгегә.
Иңнәремнән кинәт кочып алды,
Син түгел шул, кара төн генә.
Кушымта:
Сагыш утына салып,
Ярты йөрәгем алып,
Поезд китте калдырып.
Соңгы поезд тик ярсый
Язмыш җиленә каршы,
Калган өметем яндырып.
2. “Гафу ит, син, мине” - дияргәдә
Соңга калдым шул, мин соңладым.
Соңгы поезд китте саубуллашмый,
Гаебемне соңлап аңладым
3. Син идең шул гомер юлларымда
Аянычым, соңгы терәгем.
Җиткермәде поезд сүзләремне,
Тимердән шул аның йөрәге.
-
Уйгур халык көе, Г. Рәшитова сүзләре
1. “Сагынам, сагынам, сагынам, сагынам” – дисең,
Күзләремә карыйсың,
Тынычлана алмыйсың.
“Аңла, аңла, аңла мине” - дисең,
Яшьләреңне сөрт, җитәр,
Елмайсаң бар да үтәр.
Кушымта:
Җанда син генә, үпкәләп китмә,
Үтә дә чибәр - син берәү генә.
Әйтер сүзеңне яңадан башла,
Яратмый дигән уеңны ташла.
2. “Көндә, көндә, көндә сине уйлап
Яшим - дисең - ут йотып”,
Җавапсыз да яратып.
Мин дә, мин дә, мин дә бит таш түгел,
Йөрәгем син дип тибә,
Үпкәлисеңдер нигә?
-
Л. Вахитова көе, Х. Мөхәммәдиева сүзләре
1. Куеннарга кереп бара,
Уйнаклап кышкы җилләр.
Акрын гына пышылдыйлар,
«Ярата сине!» - диләр.
Кушымта:
Кәләш-кыздай ак каеннар,
Ак шәлләрен ябынгач.
Бураннардан куркып торма
Кил дә җит син, сагынгач!
2. Кышлар салкын, кышлар кырыс,
Ничек түзәргә кирәк.
Карлар каплый йөзләреңне-
Әл дә чыдамлы йөрәк.
3. Кышкы урманнарга чыктым,
Күңелем – ап-ак буран.
Ярсый да ул, шатлана да,
Барсын яхшыга юрап.
-
А. Агафонов көе, Л. Дәүләтова сүзләре
1. Ничә еллар узып китте,
Мин һаман сиңа гашыйк.
Сөю болай арта торса,
Бетәрмен кебек шашып.
Кушымта:
Сөю үтә дигән идең,
Кайчан үтә соң инде?
Сиңа булган мәхәббәтем,
Кайчан бетә соң инде?
2. Онытырсың дигән идең,
Онытылмый сине күргәч.
Башкага хәтерем начар,
Гел сине уйлап йөргәч.
3. Ходай сиңа гашыйк иткән,
Инде кирегә юл юк.
Мин олыгаям, сиңа булган
Сөюем генә шул ук.
-
Р. Кәримов көе, Л. Кәшфи сүзләре
1. Күзләреңне күрмәдем мин,
Тимәде кулың кулга.
Матур гөлләмәләр тотып
Чыкмадың никтер юлга...
Кушымта:
Зыңлап тора тик бер сорау:
“Кайчан? Кайчан?”
Офыкларда пәйда булыр
Кадерле җан...
2. Бу тартылу гомерлекме,
Мәңгелекме бу тартылу?
Җирдә туфан калыкса да
Тартылудан юк котылу...
3. Араларда җил-давыллар,
Сәлам дә юк, хәбәр дә юк.
Кадерле җан дәшә сыман
Уйларымнан юллар салып...
-
Л. Бикмурзин көе һәм сүзләре
1. Көттереп килгән майларда
Җырлап туймый тургайлар да,
Ә син нигә күп уйлыйсың?
Хисләрең белән җайлыйсың.
Кушымта:
Май аенда, май аенда
Ай эләккән ак каенга.
Сүзләр аша хисләр таша,
Ә сез ниндирәк карашта?
2. Ачып кара серләреңне,
Ачмасаң да хисләреңне,
Серләрең миңа кирәкми,
Назларга салсаң йөрәкне.
3. Бәхетемә нәкъ кайлардан,
Килеп чыктың бу майларда?
Әйт сиңа ..... карыймын,
Әллә ай булып алыйммы?
-
Л. Зәйнуллин көе, Х. Әхмәтшин сүзләре
1. Син килеп, син киткән яклардан
Син түгел, нигәдер көз килде.
Ә күңел юксынып гел сине,
Кавышу юлларын эзлидер.
Кушымта:
Ә күңел онытмый, кабатлый:
«Мин киләм! Көт мине!» – дигәнең.
Мин көтәм сагынып гел сине,
Мин көтәм көзләрнең киткәнен.
2. Көз җитеп көннәр дә бозылды,
Мин синсез һаман да ялгызым.
Кайларда йөрсәң дә нур чәчеп,
Син минем бәхетем йолдызы.
3. Без йөргән сукмаклар өстенә
Яфраклар коела тын гына.
Мәхәббәт хисләрен сыныйм дип,
Син түгел, көз йөри янымда.
-
А. Агафонов көе, Л. Кәшфи сүзләре
1. Нинди кыйтгаларда яшәсәк тә,
Сөйләшсәк тә нинди телләрдә,
Сөю телен белә кошкайлар да,
Яратам дип, дәшә гөлләр дә.
Кушымта:
Йөрәкләрдән-йөрәкләргә
Уктай үтә
Сине – Ләйлә,
Мине – Мәҗнүн итә:
I love you,
Я тебя люблю,
Мин сине яратам!
2. Диңгез аръягыннан эндәшәсең,
Кайт авазлар, киләм таулардан.
Яратуны кара төннәрдә дә,
Без таныйбыз әллә кайлардан.
3. Яратуның теле, милләте юк,
Сөю телен откан сандугач.
Ничек эндәшсәм дә – син аңларсың,
Сөюләрем сине чын булгач.
Тi amo, Te quiero,Кохаю, Je t’aime
Люблю, Мин сине яратам!
-
Н. Шәймәрданов көе, Н. Ганиев сүзләре
1. Кышка кергән саен көз сагышы
Күчә бара минем күңелгә.
Тормыш бакчамдагы яшьлек гөлем
Сары яфракларга күмелә.
Кушымта:
Әйтерсең бер мизгел, бер мизгел ни бары
Үтелгән, сүтелгән гомерем.
Шул мизгел эчендә ничәмә тапкырлар
Өзелеп ялганды күңелем.
2. Көзләр сары, кышлар салкын икән,
Озын икән айсыз төннәре.
Шундый ялгыз төндә еш хәтерлим,
Гармун тартып, җырлап йөргәнем.
3. Бер тукталыш булып шул яшьлегем,
Йөгереп кенә кире барасы!
Көз белән кыш арасыдай гына,
Яшьлек белән картлык арасы.
-
У. Рәшитов көе, Л. Кәшфи сүзләре
1. Кеше гомерләре юллар кебек,
Җырлар кебек кеше язмышы.
Куандыра шатлыклары,
Үкендерә ялгышы.
Кушымта:
Җырлыйк әле, дуслар, җырлыйк әле,
Кайгы-хәсрәтләрне таратып.
Моңга чорнап дөньяларны,
Нурга чорнап, яратып.
2. Юллар очраштырды,таныштырды,
Ялгыштырды юллар кайчакта.
Үкенечләр әрнеп яна
Йөрәктәге учакта.
3. Хисләремне йөгәнләгән чакта,
Күз яшьләрем чыга ургылып.
Язмыш язган бәхетеңне
Югалтуы бер минут.
-
Гүзәлия көе, Г. Шакирова сүзләре
1. Кешедән күрмә ялгышны,
Иң элек үзең уйлан.
Ул бит синең ялгышларың,
Буласы, димәк, булган.
Киләчәккә алып барма,
Калсын алар үткәндә.
Ялгышларың гыйбрәт булыр,
Киләчәкне көткәндә.
Кушымта:
Үпкәләмәгез язмышка,
Үпкәләмәгез һич тә.
Бик күп тирән серләр ята,
Күңел түрендә, эчтә.
2. Үпкәләмәгез язмышка,
Ул язмыш бит синеке.
Үткәннәрең, киләчәгең,
Түгел әллә кемнеке.
Шашкын хисләргә юл бирмә,
Акыл үлчәвенә сал.
Бик авырлык булганда да,
Дөреслек юлында кал.
3. Һәрбер кылганнарың өчен,
Иң элек син җаваплы.
Бары тик, бары үзеңнән,
Эзли күр син җавапны.
Беркайчан әйләнеп кайтма,
Җибәргән ялгышларга.
Уңышсыз булган көнеңне,
Сылтама язмышларга.