Туган конен белэн!

  • 1
    Кызыл розалар
    У. Рәшитов, Г. Рәшитова сүзләре

    Күптән түгел бүләк иткән идең
    Бәхет гөле — хуш исле кызыл розалар,
    “Яратам!” — дип әйтмәсәң дә беләм,
    Сөю билгеләре бит алар.
    Сөю билгеләре бит алар.

    Кушымта:
    Кызыл розалар, кызыл розалар
    Кызыл розалар — сөю гөлләре.
    Кызыл розалар, кызыл розалар
    Күңелләреңнең кайнар хисләре.
    Тик озакка җитсен мәхәббәтең
    Сулмасыннар бәхет гөлләрең.
    Сулмасыннар бәхет гөлләрең.

    Кемнәр генә сезгә сокланмый
    Сөю гөле, бәхет гөле — кызыл розалар.
    Тик гөлләрен чәнечкеләр генә саклый,
    Сузылмасын өчен ят куллар.
    Сузылмасын өчен ят куллар.  

  • 2
    Нәрсә булды сиңа бүген
    З. Хәким көе hәм сүзләре

    Нәрсә булды сиңа бүген,
    Бүлмәмдәге нәни кошым?
    Бу дөньядан туйдыңмы әллә
    Сайрый-сайрый җәен, кышын?
    Эээй! Ни булды сиңа бүген?
    Әллә синең авазыңны
    Дөнья шавы күмә микән?
    Моңнарыңның яктылыгын
    Әллә бер кем күрми микән?

    Кушымта:
    Күңелләрең кая тарта?
    Очар кыйблаң кай тарафта?
    Сине кайда, кемнәр генә
    Кабул кылыр икән?
    Оча күрмә, ташлап китмә,
    Инде мине ятим итмә.
    Әллә соң син үзәгемнең
    Өзелгән бер кылы микән…

    Нәрсә булды сиңа бүген
    Читлектәге зарлы җырым?
    Бу бит синең дөньяң түгел
    Җирдә түгел синең юлың.
    Эээй! Ни булды сиңа бүген?
    Хушлашырга иртә әле,
    Жырлар конен алда але.
    Син бит моңның җырчы колы
    Әйдә, җаным, җырла әле.
    Эээй! Ни булды сиңа бүген?  

  • 3
    Туган көнең белән!
    И. Дәүләтшин көе, Н. Камал сүзләре

    Туган көн төне хыял төнедер,
    Уйлыйсың, беләм, янып кемнедер
    Үткәнгә кайтсам — хәтер яңара.
    Көтәсең бугай… Бәлки, минедер…

    Кушымта:
    Туган көн килә елгә бер тапкыр,
    Тәбрик итәргә син мине чакыр.
    Йөрәгем — чәчәк, сиңа дип атыр,
    Сөю тулы наз — мәхәббәт кайтыр.

    Туган көн төнен үткәрмә ялгыз,
    Болай да безне баскан бит сагыш.
    Һич тә булмаса, йолдызың күрсен,
    Ачып куй пәрдәң, шәмдәлең кабыз.

    Кушымта:
    Туган көн килә елга бер тапкыр,
    Тәбрик итәргә син мине чакыр.
    Таңнар атканчы биербез икәү,
    Сөю тулы наз — мәхәббәт кайтыр.

    Күлмәгең кисәң матур ак бүздән,
    Аккош буласың күлләрдә йөзгән.
    Ак җилкән итеп хыял канатын,
    Килеп җитәрдер туган көн тиздән. 

  • 4
    Рәхмәт сиңа, бәхет кошым
    Д. Рафиков көе, Ф. Зыятдинова сүзләре

    Җиргә аклык, пакълык өстәп,
    Ярый әле син тугансың.
    Күңелемне сөю, бәхет,
    Шатлык белән тутыргансың.

    Кушымта:
    Рәхмәт сиңа, бәхет кошым,
    Бу дөньяга туган өчен.
    Рәхмәт сиңа, күңелемә
    Ал нур булып тулган өчен.

    Син булганда яшәү миңа
    Җиңелерәк моңсу җирдә.
    Минем якты йолдызым бул,
    Китмә-китмә күңелемнән.  

  • 5
    Толымнарың
    З. Хәйретдинов көе, С. Әхмәтҗанова сүзләре

    Таң нурларын кушып тараганга,
    Толымнарың булды микән озын.
    Таңда чишмәләрдән су китергән
    Авыл кызы бит син, авыл кызы.

    Кушымта:
    Тибрәндереп толымнарың
    Суларга бара идең.
    Син бит туган авылыңда
    Бәхетле бала идең.

    Толымнарың алгач кулларына
    Ап-ак булды кинәт әнкәң йөзе.
    «Бәхетләрең киселә күрмәсен», — дип,
    Кабат-кабат дога кылды үзе.

    Толымнарың әнкәң сандыгында,
    Толымнардай сүтелеп гомер уза.
    Бәхеткәйләр эзләп читкә киткән
    Авыл кызы бит син, авыл кызы.

     

      

  • 6
    Ябалаклап ява карлар
    Н. Шәймарданов көе, Р. Гарипов сүзләре

    Яңа яуган карга басып
    Тагын Яңа ел килә.
    Чыксам аны каршыларга
    Я моңаям, я көләм.

    Кушымта:
    Ябалаклап ява карлар,
    Битемә кунып эри.
    Иске елдан Яңа елга
    Алар да күчеп йөри.

    Әллә ничек сәер миңа
    Үткәннәрне озату.
    Мөмкинме соң бу гомерне
    Тик беразга озайту?!

    Ябалаклап ява карлар,
    Үтте тагын бер елым.
    Эшләнмәгән күпме эш бар,
    Ә кыска гомер юлым. 

  • 7
    Абага
    З. Хәйретдинов көе, Р. Гаффар сүзләре

    Абагадай серле синең мәхәббәтең,
    Кайчан чәчәк атар — белмәссең.
    Өзгәләнеп сине, сине чакырсам да
    Ишетмәссең инде, килмәссең.

    Кушымта:
    Абагадан юкка бәхет сорама син,
    Нинди генә матур чәчәк атса да.
    Син ашыкма мине, мине югалтырга,
    Юлларыңда өелеп алтын ятса да.

    Карурманга кердем бары сине эзләп,
    Күрсәтер дип юлны абага.
    Чәчәгенең сихри яктылыгы сине
    Ярдәм итәр диеп табарга.

    Шундый матур итеп, чәчәк ата, диләр,
    Тирә-якны күмеп яктыга.
    Абаганың шулай чәчәк атмавын да
    Юрыйсыдыр, бәлки, яхшыга. 

  • 8
    Өянкеләр, тупыллар
    В. Галимов көе, Р. Миңнуллин сүзләре

    Өй алдында өянкеләр,
    Тупыллар исән әле.
    Үткәреп үзәкләренә
    Җилләр дә исә әле.

    Кушымта:
    Беләм, гомер буйларына
    Миңа дога укырлар.
    Әнкәй кебек өянкеләр
    Әткәй кебек тупыллар.

    Өянкеләр өйрәттеләр
    Яшь аралаш көләргә.
    Туган җирдән китүемне
    Яшем белән түләргә.

    Алар мине сагынадыр,
    Миңа сәлам юллыйдыр.
    Тупыллар сиздермәсә дә
    Өянкеләр елыйдыр.  

  • 9
    Кара юрга
    Башкорт халык җыры

    Йомро матур тояғыңды
    Дағаларбыҙ,юрғам,
    Ҡырасматур ялдарыңды
    Уҡаларбыҙ, юрғам.
    Өстөңдәге һылыуыңды
    Төшөрсө әле, юрғам.

    Кушымта:
    Һайт, ҡараюрғам,
    Тайт, ҡараюрғам.

    Башыңдағы йүгәнеңде
    Көмөшләрбеҙ,юрғам,
    Ҡара-ҡырпыу үңдегеңде
    Нағышларбыҙ,юрғам.
    Өстөңдәге һылыуыңды
    Төшөрсө әле, юрғам.

    Кушымта:
    Һайт, ҡараюрғам,
    Тайт, ҡараюрғам.  

  • 10
    Кунак кызы
    В. Галимов көе, Р. Миңнуллин сүзләре

    Кунак кызы килгән безгә
    Җилфер-җилфер күлмәге.
    Егетләр ничек түзәдер
    Чибәрлеге үлмәле.

    Кушымта:
    Кунак кызы, кунак кызы
    Кемгә тиярсең икән?
    Озата барсам әгәр дә,
    Сөям диярсеңме икән?
    Кемгә тиярсең икән?
    Озата барсам әгәр дә,
    Сөям сине, сөям сине,
    Сөям диярсеңме икән?

    Егетләр кунак кызыннан
    Калмыйлар бер адым да.
    Әйтерсең лә кызлар беткән
    Үзебезнең авылда.

    Кунак кызы, кунак кызы
    Юләр итәсең инде.
    Үзем эзләп табар идем,
    Кайчан китәсең инде.  

  • 11
    Син сазыңны уйнадың
    И. Шакиров көе, Н. Исәнбәт сүзләре

    Моңланып ай нурларында,
    Син сазыңны уйнадың;
    Нинди кыллар чиртте, бәгырем,
    Ул матур, яшь кулларың?

    Бакчаның бер почмагында
    Мин утырдым, тыңладым;
    Тыңладым да мин ирексез
    Яшьлегемне уйладым.
    Уйладым мин яшьлегемне,
    Син сазыңны уйнадың.

    Кайгылы күңелем тавында
    Яңгырады кылларың.
    Яңгырады ул моңлы кыллар…
    Син сазыңны уйнадың.

    Чыңлаган шул кылларыңдай,
    Бер-бер үтте елларым:
    Үтте айлар, үтте еллар,
    Түзмәдем мин, еладым.
    Үтте айлар, үтте еллар,
    Син сазыңны уйнадың.

    Үткән ул даулы гомерләр,
    Кан-көрәштә яңгырап.
    Саклаганмын тик күңелдә
    Шул көрәшнең моңнарын.
    Аһ, терелттең син күңелнең
    Бар күмелгән кылларын!

    Яңгырап үткән ул гомернең
    Мин авазын тыңладым.
    Яңгырап үтте гомерләр,
    Син сазыңны уйнадың. 

  • 12
    Бөдрә таллар
    З. Хәким көе hәм сүзләре

    Ашыкма син! Ерагайма!
    Үткәннәрнең моңын кем тыңлар?
    Балачагың гөрләп үткән инеш буйларында
    Зарыгып көтә сине, сагынып, бөдрә таллар.

    Ашыкма син! Тайгак юллар,
    Хәл алырга ирек бирми алар.
    Мең шифалы сулыш белән сине дәваларга
    Офыкларга карап көтә бөдрә таллар.

    Ашыкма син ваз кичәргә
    Өмет булып сызылып ата таңнар.
    Замананың давылында хакың юк үләргә
    Сине сагынып көтә монда бөдрә таллар.

    Онытма син — гомер кыска,
    Кошлар булып күктә оча еллар.
    Гөнаһларың күптер диеп, синең өчен һаман
    Су буенда намаз укый бөдрә таллар.

    Ашыкма син! Ерагайма!
    Үткәннәрнең моңын кем җырлар!
    Бала чагың гөрләп үткән инеш буйларында
    Зарыгып көтә сине, сагынып, бөдрә таллар.