Син минем жанымнын яртысы

  • 1
    Син минем җанымның яртысы
    О. Усманов көе, Р. Аймәт сүзләре

    Син — минем җанымның яртысы,
    Яшисең йөрәгем түрендә.
    Нур сибеп барасы юлыма,
    Балкыйсың күңелем күгендә.

    Кушымта:
    Мин сине гомерем буена,
    Ышыклап барырмын җилләрдән.
    Өзелсә барасы юлларың,
    Үрермен мин күпер гөлләрдән.

    Без икәү — аерылмас пар канат,
    Беркем дә кералмас арага.
    Хәсрәтне бүләрбез икегә,
    Чит-ятлар тоз салса ярага.

    Дөнья бу… Бармый ул гел тигез,
    Шатлык бар тормышта кайгы бар.
    Ал кояш булып мин балкырмын,
    Күгеңне капласа болытлар.  

  • 2
    Яшьлек учагым
    У. Рәшитов көе, В. Акбашев сүзләре

    Ай да бүген мин кайтканны белеп,
    Кунып калган сарай башында.
    Ул ашыга тәрәзәгә карап.
    Сөенчене, сөенчене тизрәк алырга.

    Кушымта:
    Кайтып киләм, кайтып киләм туган авылыма.
    Йөгерә-атлый, йөгерә-атлый очып, ашкынып.
    Тыя алмый, тыя алмый тынмас күңелемнең
    Язгы судай, язгы судай ташкан ташкынын.

    Экрен генә тәрәзәгә килдем-
    Әни чигә нидер уйланып.
    Әтием мичкә утын өсти
    Анда яна, анда яна яшьлек учагым.

    Карап торып, күңелләрем тулгач,
    Сыймагачтын эчкә шатлыгым, -
    Әти,әни, бәгърем, мин кайттым,- дим,
    Ачыгыз,- дип, ачыгыз,- дип, ишек шакыдым.  

     

  • 3
    Әтигә җыр
    Җ. Исмагилов көе, Р. Миңнуллин сүзләре

    Минем әткәй гармун уйный
    Бик моңлы көннәрендә.
    Кошлар сайрый ул уйнаган
    Гармунның телләрендә.

    Кушымта:
    Уйна, әткәй, тальяныңда,
    Сагышларга салып җанымны.
    Бигрәк моңлы итеп уйныйсың,
    Яшьлегеңне, ахры, уйлыйсың.

    Тальянын алса кулына,
    Әткәй яшәреп китә.
    Үзе яшәреп китсә дә,
    Күзе яшьләнеп китә.

    Ул тальянын уйнаганда
    Җаннар тибрәлеп китә.
    Үзе уйный, үзе җырлый,
    Үзе биеп җибәрә.  

  • 4
    Туган көн
    Л. Бикмурзин көе, Г. Рәшитова сүзләре

    Дөньяда син иң кадерлем,
    Бердәнберем син минем.
    Ниләр генә бүләк итим
    Туган көнеңә синең.

    Кушымта:
    Җырларымның иң моңлысын,
    Таңнарымның иң нурлысын,
    Күңелемнең бар җылысын
    Бүләк итәрмен барысын.

    Йолдызлы иң зур галәмне,
    Чәчәк аткан бар гөлне.
    Әллә бүләк итәргәме
    Бу тантаналы көнне.

    Котлыймын мин чын күңелдән
    Сине туган көнең белән.
    Синең бәйрәм - минем бәйрәм
    Гел шулай булса икән.  

  • 5
    Төшемдә бит көткән идем
    З. Хәйретдинов көе, В. Мәсәгүтова сүзләре

    Төшемдә бит көткән идем,
    Өннәремдә килмәгәч.
    Бәхетле итәрмен дидем,
    Өнемдә итә алмагач.

    Төшләремдә һаман шул ук кешеләр,
    Кабатлана тагын өндәге сүзләр.
    Нигә газаплыйсың, нигә килмисең,
    Җаным ятим синсез, нигә белмисең?

    Төшемдә бит көткән идем,
    Утырып офыкларга.
    Җырладым җилгә кушылып,
    Ник килмәдең тыңларга?

    Төшемдә бит көткән идем,
    Өнемдә күрә алмагач.
    Яратсаң килер дә идең,
    Килмәдең яратмагач.  

  • 6
    Мәхәббәт ачкычлары
    Л. Бикмурзин көе, Г. Рәшитова сүзләре

    Күңелеңнең иң түренә
    Ник элдең бикле йозак.
    Үткәрмисең беркемне дә
    Шакысалар да озак.

    Кушымта:
    Мәхәббәт ачкычларын
    Яратырмын әле бер.
    Кайчан булса да үземә
    Каратырмын барыбер.

    Синең бикле күңелеңне
    Ачырмын җайлап кына.
    Иркә җилләр булып исеп,
    Кош булып сайрап кына.

    Онытырсың бар дөньяга
    Үпкәләп йөрүеңне,
    Сизми дә калырсың әле –
    Яратам,- диюеңне.  

  • 7
    Синең күзләр
    А. Нәбиев көе, В. Фаттахова сүзләре

    Синең күзләр күз түгелдер
    Алар тирән коедыр
    Күзләреңнең коесыннан
    Шифа суга коендыр.

    Синең куллар кул түгелдер,
    Алар аккош канаты.
    Пар аккоштай йөрсәк иде,
    Бер-береңне яратып.

    Кушымта:
    Кояш балкыган йөзеңә,
    Тутырып карыйм әле.
    Күзләреңдә бер нур булып,
    Мәңгегә калыйм әле.

    Синең йөзең йөз түгелдер,
    Ул бит кояш нурыдыр.
    Кояш кебек елмаюың,
    Нурлар белән тулыдыр.

    Синең кашлар каш түгелдер,
    Айның кыйгач дугасы.
    Айга карап көтеп алыйк,
    Уртак таңнар туасын.  

  • 8
    Атлыйсы юллар алда
    Н. Шәймарданов көе, В. Фәттахова сүзләре

    Бүген минем туган көнем,
    Тик нигәдер ямансу.
    Картаясым бер дә килми,
    Шуңадыр күңел моңсу.

    Кушымта:
    Яшәп булса, Аллах Бирса,
    Тагын берничә дистә.
    Теләгемә дә ирешсәм,
    Үкенмәс идем һич тә.

    Төгәллисе эшләрем бар,
    Җырларым җырланмаган.
    Җиһан киңлеген яктыртып,
    Йолдызым кабынмаган.

    Югалып калмам юлымда,
    Бәләгә тарыганда.
    Бу авыр тормышны җиңеп,
    Атлыйсы юллар алда.  

  • 9
    Тулпар атым
    О. Усманов көе, Н. Касыймов сүзләре

    Атлар күрсәм оча күңелем,
    Хыял кошым канат кага.
    Ат өстендә мәйдан тоткан
    Малай чагым кабатлана.

    Кушымта:
    Нурга күмеп мәйдан күген
    Балкый җиңү кояшы.
    Малай чакта иң зур бүләк
    Кызларның күз карашы.

    Ярыш кыза, мәйдан кыза,
    Йөрәкләр йөрәккә кага.
    Ат чабышы, хис дулкыны
    Актык ат та бүләк ала.

    Сизми калдык, чаба-чаба
    Чыкканбыз бит олы юлга.
    Малай чаклар артта калды,
    Ә шулай да йөгән кулда.  

  • 10
    Аймылыш язмышлар
    Г. Хәсәнова көе, Л. Кәшфи сүзләре

    Яшьлекнең язында очраштык, таныштык,
    Табыштык – аккоштай тиң ярлар.
    Син утка, мин суга әйләнеп хушлаштык,
    Аерды яшенле яңгырлар.

    Кушымта:
    Аймылыш язмышлар,
    Юлларда ялгышлар.
    Син мине, мин сине тапмадым.
    Ә уйлар гел бергә,
    Гамь биреп гомергә,
    Яшьлекнең назларын саклады.

    Гомерләр юлында очраштык без тагын
    Яшьлеккә бер адым, бер адым.
    Эйтерсең, үлчәдек шул адым арасын,
    Син җиргә, мин күккә карадым.

    Җир белән күк кебек якын без, ерак без
    Әйтерсең, кояш бар арада.
    Ул күктән елмаеп ләйсәнле нур сибә
    Яшеннәр көйдергән ярага.  

  • 11
    Ак карлар
    А. Имаева көе, Н. Яхина сүзләре

    Чорналды юлларга ак карлар,
    Кавышты тагын да күп парлар.
    Ак карлар салкынлы, ак карлар,
    Ялгыз каеннарны кем барлар?

    Кушымта:
    Әллә син, әллә син, әллә син
    Киләсеңме әллә яныма?
    Чорналып ак карлы буранга
    Син чыгарсың кебек юлыма.

    Ак карларны юлда аралап,
    Чаба пар ат ялларны тарап.
    Юл читендә кала каеннар,
    Моңаеп парлыларга карап.

    Чорналды юлларга ак карлар,
    Яңа җыр көйли яңа парлар.
    Белеп алып көен аларның,
    Баш игән каеннар да җырлар. 

  • 12
    Сөн буенда әнкәй басып тора
    Р. Хәсәнов көе, Р. Миңнуллин сүзләре

    Сөн буенда әнкәй басып тора
    Казан тарафында карашы.
    Бигрәкләр дә ерак, ерак икән
    Авылым белән Казан арасы.

    Кушымта:
    Сөн буенда әнкәй басып тора
    Сөн һәм әнкәй ерак без генә.
    Әнкәемнең күз яшьләре барда
    Кипмәс әле Сөн дә тиз генә.

    Сөн буенда әнкәй басып тора
    Ак яулыгын тоткан кулына.
    Күренми шул әле ак яулыгың
    Болгар иленә ул, улына.

    Сөн буенда әнкәй басып тора
    Сагынуны булмый туктатып,
    Үрелепләр карый, күз яшьләре
    Сөн суына тама тып та тып. 

     

  • 13
    Җырлыйм туган якта (бонус)
    И. Закиров көе, Р. Миңнуллин сүзләре

    Ничек ташлап китим,
    Ничек ялгыз итим
    Сөн буенда үскән талларны?
    Кала чишмәләр дә,
    Белмим нишләргә дә —
    Ташлап китә алмам аларны.

    Кушымта:
    Китсәм туган яктан,
    Читтән бәхет тапмам —
    Яшәрмен гел җанны телгәләп.
    Җырлыйм туган якта,
    Җырлыйм сезнең хакта
    Каеннарым белән бергәләп.

    Җырлашырлар инде,
    Елашырлар инде -
    Таллар миңа туган диярлек.
    Әгәр китсәм, алар —
    Өянкеләр, таллар
    Китәчәкләр миңа ияреп.

    Туып-үскән шушы
    Җирнең мин бер кошы,
    Китәргә дип канат кагынмам.
    Кайгы-шатлыкларым,
    Шатлык-сагышларым
    Җибәрмәсләр туган ягымнан.  

  • 14
    Рәхмәт сиңа, бәхет кошым (бонус)
    Д. Рафиков көе, Ф. Зыятдинова сүзләре

    Җиргә аклык, пакълык өстәп,
    Ярый әле син тугансың.
    Күңелемне сөю, бәхет,
    Шатлык белән тутыргансың.

    Кушымта:
    Рәхмәт сиңа, бәхет кошым,
    Бу дөньяга туган өчен.
    Рәхмәт сиңа, күңелемә
    Ал нур булып тулган өчен.

    Син булганда яшәү миңа
    Җиңелерәк моңсу җирдә.
    Минем якты йолдызым бул,
    Китмә-китмә күңелемнән.  

  • 15
    Пар алма (бонус)
    З. Хәйретдинов көе, С. Әхмәтҗанова сүзләре

    Алларыма килеп тезләндең син,
    Кулларыңда иде пар алма.
    Төшләремә кереп һәр көн шулай
    Таң атуга китеп югалма.

    Кушымта:
    Өзелепләр төште пар алмакай
    Ятимләнеп калды алмагач.
    Өзелә бит инде үзәккәем,
    Ялгызлыктан дәва булмагач.

    Пар алмадай, пар алмадай идек,
    Үз күзләрем тиде, күрәсең.
    Пар алмадай бигрәк татлы булып,
    Төшләремә минем керәсең.

    Җанга явар бары салкын көзләр
    Бар төсләрне җиргә тигезләр.
    Төшләремдә күргән пар алманы
    Бакчаларда йөрим мин эзләп.  

  • 16
    Берләшик (бонус)
    С. Чәчәнбай көе, Б. Юнысов сүзләре

    Җитмәде безгә һич бердәмлек,
    Баш булды безгә гел таркаулык.
    Мең җирдә мең учак пыскыды,
    Мең дулкын булып без вакландык.

    Бер киртә дә безгә чыдамас,
    Дулкын тау булып без берләшсәк.
    Җилләр тик көч-куәт өстәрләр,
    Бер учак булып без дөрләсәк.

    Кушымта:
    Берләшик әле без, берләшик,
    Бер халык булып, булып бер.
    Бер җан, бер тән булып бер яшик,
    Әле без берләшик.

    Өмәләп яңа йорт салырбыз,
    Синең, минем яңа ил өчен.
    Без тиңсез сабантуй ясарбыз
    Җилфердәтеп дуслык сөлгесен.

    Җитәрбез иң ерак чорларга
    Нык булып, бер булып, зур булып.
    Меңләгән йөрәктән бер теләк
    Ургыла уртак бер җыр булып.  

Запись, сведение, мастеринг сделаны в студии звукозаписи при театре-студии "Айдар" (август 2004 - 2005 гг.). Директор - А.В.Карташов, кроме 1, 9 - запись, сведение Оскар Усманов.

БЭК-ВОКАЛ:
2, 4, 5, 6, 7, 8, 11, 13, 14, 15, 16 - Гульнара Хасанова
6 - Фарваз Кильдигулов, Александр Карташов
2, 3 - Айдар Галимов

АРАНЖИРОВКА:
1, 9 - Оскар Усманов
4, 7, 16 - Фарваз Кильдигулов
3, 12 - Фаниль Арслангулов
2 - Урал Рашитов
5, 6, 8, 10, 11, 13, 14, 15 - Александр Карташов

БАЯН:
2, 4, 6, 8, 13, 14 - Фарваз Кильдигулов
3 - Фаниль Арслангулов

ГИТАРА:
4, 7, 16 - Рамиль Агишев
11 - Марат Гареев
6, 10, 14 - Александр Карташов

БАС-ГИТАРА:
12, 13 - Александр Карташов

КУРАЙ:
8 - Фарваз Кильдигулов

Театр-студия "Айдар":
Фаниль Арслангулов (клавишные, баян), Фарваз Кильдигулов (клавишные, баян, саксофон), Марат Гареев (гитара), Олег Виноградов (звукорежиссер), Гульнара Хасанова (вокал, бэк-вокал), арт-директор - Павел Волонихин, продюсер - Тагир Асылгарей, исполнительный директор - Венер Исмагилов, пресс-атташе - Гульшат Рамазанова.

Спасибо: Анатолию Оружеву, Рамилю Мухаметову, Альфату Назмиеву, Роберту Вагапову, Равису Мансурову, Халилу Мустафину. Спасибо моим педагогам и учителям, друзьям и коллегам, журналистам, врачам, всем организаторам концертов, поклонникам, родным и близким. Спасибо моему коллективу за годы преданной и дружной работы.

НАМ 15 ЛЕТ!

Альбом я посвящаю своей Зиле: спасибо за дочерей, спасибо за сына!