Син булганда...

  • 1
    Син булганда
    Ленар Бикмурзин көе, Гөлнара Рәшитова сүзләре

    Әллә күпме гомер үтеп киткән,
    Әллә кемнәр күптән онтылган,
    Бик күп йөзләр, күзләр арасыннан
    Тик синеке генә сакланган.

    Кушымта:
    Син булганда бүтән беркемгә дә
    Минем йөрәгемдә урын юк,
    Син булганда башка берәү өчен
    Сөям бәгърем, дигән җырым юк.

    Күпме хәбәр киткән хәтеремнән,
    Күпме сүзне җилләр очырган,
    Синең әйткән татлы сүзләр генә
    Күңелемне назга тутырган.

    Башкаларны түгел, сине генә
    Тагын исләремә төшердем.
    Син булганда беркем кирәк түгел
    Бүген шуңа кабат төшендем.


     


     





     


      

  • 2
    Яшәр идем синең җаныңда
    Урал Рәшитов көе, Варис Акбашев сүзләре

    Айлы төндә калдык икәү генә,
    Өскә үрли учак ялкыны,
    Җем-җем килеп шаян чаткылар
    Күзләреңдә синең ялтырый.
    Сизәсеңме, иркәм, ай карашын?
    Ул соклана моңлы йөзеңә.
    Ак чәчәктән үргән калфагың
    Бигрәк охшаш синең күңелеңә.

    О-о-о... Ай соклана моңлы йөзеңә,
    О-о-о... Бигрәк охшаш синең күңелеңә.
    Дөрләп яна безнең учак
    Кыза бара, һаман көчәя
    Чаткылар йолдызга әйләнә.

    Айлы төндә калдык икәү генә,
    Өскә үрли учак ялкыны,
    Җем-җем килеп шаян чаткылар
    Күзләреңдә синең ялтырый.
    Төнге күктән очып төшәр идем,
    Йолдыз булып атылып яныңа,
    Янар өчен йөрәгеңдә,
    Яшәр өченсинең җаныңда.

    О-о-о... Янар өчен йөрәгеңдә,
    О-о-о... Яшәр өчен синең җаныңда.
    Дөрләп яна безнең учак
    Кыза бара, һаман көчәя
    Чаткылар йолдызга әйләнә.  

  • 3
    Тамчы йөрәгемә
    Резидә Сабитова көе, Гүзәлия Тимершина сүзләре

    Болытларга карыйм сагынганда,
    Куанычны күктән алам мин.
    Офыкларга йолдыз атылганда,
    Ярчыкларын эзләп табам мин.

    Дертләп сүнгән йолдыз яктысында
    Синең төсең чагылып калгандай.
    Сөйгәнемнең бәхете янды, бугай,
    Җаннарымны тәмуг алгандай.

    Бәхет йолдызлары сүнмәсен, дип,
    Ярчыкларын табып өлгерәм.
    Уткай-кузкай, тамчы йөрәгемә,
    Аны коткарырга йөгерәм.
    Офыкларга йолдыз атылганда,
    Ярчыкларын эзләп табам мин.
    Уткай-кузкай, тамчы йөрәгемә,
    Аны коткарырга йөгерәм.  

  • 4
    Җидегән йолдызның чүмече
    Ленар Бикмурзин көе, Гөлнара Рәшитова сүзләре

    Төнге күк гөмбәзе чалт аяз,
    Йолдызлар сибелгән мәрҗәндәй.
    Чүмечкә охшаган җидесе
    Барыннан нурлырак җемелди.

    Кушымта:
    Җәлеп итсә сине үзенә
    Җидегән йолдызның чүмече
    Ал әле син мине исеңә
    Беркайчан мине чит итмәче.

    Йолдызларны санап, йокламый
    Үткәргән төннәрне онытма,
    Кызыгып син башка йолдызга
    Күңелеңне миннән суытма.

    Җидегән йолдызларга карап
    Кайтып килче бергә чакларга.
    Мәхәббәт ялкынын сүндермә,
    Алыштырма мине ятларга.  

     

  • 5
    Яныңа барам әле (Уфа поездлары)
    Ринат Гобәйдуллин көе, Галиәхмәт Шаhи

    Күңелемнең гөлләренә
    Ләйсәннәр сипкән идең.
    Кипкәнче килеп җитәрмен
    Дип кенә киткән идең.

    Кушымта:
    Уфа поездлары белән
    Яныңа барам әле.
    Минем йөрәктәге яра –
    Ул синең яраң әле.

    Күрешү насыйп булмады,
    Өзелде безнең ара.
    Яшәгән кебек тә түгел,
    Гомерләр узып бара.

    Яшьлегемнең сукмаклары
    Калды сезнең якларда.
    Пар канатларны югалттык
    Бергә очар чакларда.  

     

  • 6
    Мин авыл баласы
    Наил Шәймәрданов көе, Марс Хафизов сүзләре

    Сагындым чишмәләр суларын,
    Иренне өшеткән салкынын.
    Мин, авыл баласы, сагындым
    Исләрен юртак атының.

    Сагындым учаклар ялкынын,
    Төннәрен очкынлап алганын.
    Мин, авыл баласы, сагындым
    Кызларның сөюдән янганын.

    Сагындым болыннар печәнен,
    Хуш исләр бөркетеп кипкәнен,
    Мин, авыл баласы, сагындым
    Капкадан әнием көткәнен.

    Сагындым кырларның исләрен
    Игеннәр өлгергән чагында,
    Мин, авыл баласы, кайтамын,
    Күңелем авылым ягында.

  • 7
    Авылым картлары
    Наил Шәймәрданов көе, Илфак Фаризов сүзләре

    Исәнмесез, әбиләрем,
    Исәнмесез, бабайлар!
    Сезнең белән күрешкәнгә
    Үтте инде күп айлар.

    Кушымта:
    Урамнарда, табыннарда
    Бер сөйләшү – бер гомер.
    Миннән сезгә чәй янына
    Күчтәнәчкә җыр булыр.

    Авылымның олылары
    Сәлам бирә ерактан.
    Фатихалар, догалары
    Саклап килде газаптан.

    Картаерга ашыкмагыз,
    Булыр әле вакытлар.
    Мохтаҗ сезнең киңәшләргә
    Үсеп килгән оныклар.  

  • 8
    Балачак
    Урал Рәшитов көе, Винниса Фәттахова сүзләре

    Уйларым белән мин кайчагында,
    Кайтамын шулай балачагыма.
    Күңел түрендә генә саклаган
    Хәтер сандыгын ачып актарам.

    Кушымта:
    Уфтанып кала әйтергә генә,
    Тик уйда гына, хәтердә генә
    Яши шул гүзәл, шаулы балачак,
    Серле җыр булып мәңге калачак.
    Бәбкәләр саклыйм кара кошлардан,
    Хәтфә үләндә ятып хушланам.
    Һинд келәмнәре торсын бер якта,
    Газиз җиркәем сыя кочакка.

    Күңел талпына туган якларга,
    Кабаттан кайта бала-чакларга,
    Хыялым белән менәм мин айга,
    Атланып чабам җилкенчек тайга.

    Уйларым белән мин кайчагында,
    Кайтамын шулай балачагыма.
    Күңел түрендә генә саклаган
    Хәтер сандыгын ачып актарам.  

  • 9
    Тыңлыйк Аллаhның сүзен
    Азат Имаев көе hәм сүзләре

    Бу дөньяда барчабыз да,
    Без адәм балалары.
    Гасырлар аша күрәбез,
    Кан, сугыш, яраларны.
    Аллаһның мәрхәмәте зур,
    Кайтуыбыз тик аңа.
    Гөнаһлардан ярлыка дип,
    Тәкъдир әйтик, иншаллаһ.

    Эй, адәмнең балалары.
    Тыңлыйк Аллаһның сүзен.
    Гөнаһлардан сакланыйк без,
    Залимнар булмыйк бүген.
    Җирдә сугышлар булмасын
    Я, Ходай, үзең сакла.
    Шайтаннарның тоткасыннан,
    Мөселманнарны якла. 

  • 10
    Тормыш арбасы
    Урал Рәшитов көе, Рәзиф Зөбәеров сүзләре

    Шатлыкларым тугарылып,
    Тәгәрмәчләре сынды
    Каршылыклар иртә-кичен
    Минем юлда шым булды.

    Кушымта:
    Тормыш арбасы, йөрәк ярасы
    Бәхет юлыннан, эх, бер чабасы.

    Атларым алып керделәр
    Карурман тарафына
    Күңелләрем тартылса да,
    Йолдызлар арасына.

    Атларым алып киттеләр
    Кубып урман эченнән
    Хактыр әле яздырмышы
    Акылымнан, көчемнән.

    Тормыш арбасы, йөрәк ярасы
    Бәхет юлыннан, эх, бер чабасы.
    Тормыш арбасы, юк бит яңасы
    Калды тик хәзер бәхет табасы.
    Бәхет табылыр,
    Шатлык кабыныр,
    Җимерелмәсен моңнар дөньясы. 

  • 11
    Ак теләкләр
    Лилия Вәхитова көе, Гөлнара Рәшитова сүзләре

    Куллар болгап калдың озатканда,
    Ак теләкләр теләп юлыма.
    Теләкләрең терәк булды миңа,
    Озакламый кайтам яныңа.

    Кушымта:
    Фәрештәнең “Амин!”- дигәненә
    Туры килгән синең теләкләр,
    Юлым уңды, бар да кабул булды,
    Синдәй изге җаннар сирәкләр.

    Синдә генә барлык теләкләрне
    Кабул итә алыр тылсым бар.
    Син илаһи затларданмы әллә,
    Бәлки беркем белмәс догаң бар?

    Күз алдымнан китми бер генә дә
    Миңа болгап калган кулларың.
    Синең хәер-фатихаңны алсам,
    Һәрчак уңа барыр юлларым!

  • 12
    Улыма
    Рәүфә Нурмөхәммәтова көе, Хәлисә Мөдәрисова сүзләре

    Яшәүнең шунда яме,
    Дөньяң түгәрәк булса.
    Шул дөньяларга гамъ өстәп
    Көтеп алган улың туса.

    Кушымта:
    Улыкаем, төпчегем,
    Минем алтын бөртегем.
    Таянычым булырсың,
    Миннән үрнәк алырсың.

    Төнлә атылды йолдыз,
    Юраганым юш килде.
    Бәхетле әти бул, диеп,
    Ходаем улымны бирде.

    Нәселемнең дәвамы
    Киләчәккә юл ала.
    Миннән соң җирдә яңгырап
    Якты, матур җыр кала. 

  • 13
    Яз сулышы
    Ленар Бикмурзин көе, Гөлнара Рәшитова сүзләре

    Ләйсән яңгыр ява шыбыр-шыбыр,
    Җил пышылдый сөю сүзләрен.
    Язның назын, иркәләрен тоеп
    Сиреннәр дә ачкан күзләрен.

    Кушымта:
    Сиреннәрдән сибелә, бөркелә,
    Яз сулышы, язның хуш исе.
    Күзләреңдә зәңгәр сирень төсе,
    Күңелләрдә язның саф хисе.

    Кышлар белән тынып калган хисләр
    Яз ташкыны булып таштылар.
    Мәңге ашмас дигән хыяллар да
    Язлар килгәч чынга аштылар.

    Ямьле язда тынмый җырлый күңел
    Сайрар кошлар булып өздереп.
    Канатланып йөрәк ярсып тибә,
    Булмый аңа хәзер түз диеп.

  • 14
    Моңландыра дөньялары
    Фәрвәз Килдеголов көе, Роберт Миңнуллин сүзләре

    Ходай безне башкалардан
    Ныграк яраткан, бугай.
    Шуңа күрә безне моңлы
    Итеп яраткан бугай.
    Бәлки моңаймас та идек
    Язмышыбыз шундый шул
    Язмышыбыз шундый булгач,
    Моңланмый да булмый шул.

    Кушымта:
    Моңландыра дөньялары
    Моңланмас җирләреңнән
    Китеп булмас инде, дуслар,
    Моң һәм җыр илләреннән.

    Бездәге моң борынгыдан
    Болгарлардан калган моң.
    Мин дә моңны бабамнардан
    Мирас итеп алганмын.
    Моңланганны, сызланганны
    Сизми дә кала күңел.
    Моңланмаска, җырламаска
    Без моңсыз бала түгел.

    Безнең күңел таш түгел бит
    Безнең хисләр боз түгел.
    Елыйбыз да, җырлыйбыз да
    Моңсыз халык без түгел.

     

  • 15
    Күрешербез әле!
    Ленар Бикмурзин көе, Гөлнара Рәшитова сүзләре

    Озын кышлар барыбер үтәрләр,
    Гөрләвекләр әле гөрләрләр,
    Кайткан кошлар сайрар өздереп,
    Яфрак ярыр нәни бөреләр.
    Эрер карлар, туарлар җырлар,
    Чылтыр-чылтыр агылгач моңнар,
    Шул моңнарны кушып сүзләргә,
    Җырлый-җырлый атларбыз бергә.

    Кушымта:
    Без әле тагын күрешербез,
    Күңел моңнарын өләшербез.
    Каршыларбыз бергә язларны,
    Йөрәк җылысын бүлешербез.

    Бар дөньяны гөлләргә төреп,
    Яшәр өчен дәрт-дәрман биреп,
    Җырга, нурга манып җир йөзен
    Әле дә килә язлар җан өреп.


     


Фаниль Арслангулов (аранжировка: 9, 11, 12; баян: 11)
Фарваз Кильдигулов (аранжировка: 6, 7, 14, 15; баян 5, 6, 14)
Гульнара Хасанова (бэк-вокал: 1-8, 10, 11, 13-15)
Рамиль Агишев (аранжировка: 3; гитара: 3-5, 7, 9, 11, 12, 14, 15)
Рамиль Агишев (аранжировка: 2, 4, 5; акустическая гитара: 5)
Айнур Фатыхов (баян: 10)
Ленар Бикмурзин (аранжировка: 1, 13; бэк-вокал: 1)
Айрат Набиев (аранжировка: 8, 10)
Вячеслав Борисов (саксофон: 8, 12, 13)
Олег Виноградов (бэк-вокал: 2)

Директор Павел Волонихин.
Исполнительный директор Венер Исмагилов.
Пресс-атташе Гузель Галимова.

Спасибо моим родителям, их радость и гордость за меня - главное доказательство того, что пока я делаю все правильно. Я признателен моим друзьям - уфимским врачам, настоящим профессионалам, вернувшим меня к активной жизни. Спасибо всем моим друзьям, они у меня самые классные. Спасибо моей команде, это талантливые профессионалы своего дела, каждый из которых внес свою лепту в этот проект. Спасибо моим зрителям - без Вас, вся эта работа не имела бы никакого смысла. Спасибо моей Зиле, моим дочерям, за то, что понимают и любят меня таким, какой я есть. А этот альбом я посвящаю своему сыну Данияру. Жизнь продолжается...
Айдар Галимов

Запись, сведение, мастеринг - студия звукозаписи театра-студии "Айдар" Фарваз Кильдигулов, Олег Виноградов (октябрь 2006 - март 2008).

450075, Республика Башкортостан, Уфа, ул. Бульвар Славы, 2, театр-студия "Айдар".
тел./факс (347) 235-98-98, 231-57-00.
Официальный сайт: www.aidar.ru.