Сезнең белән 10 ел бергә

  • 1
    Син
    У. Рәшитов көе, З. Минhаҗева сүзләре

    Син, син, син,
    Син - минем тормышым
    Аткан ал таңым син.
    Син, син, син,
    Сулаган сулышым,
    Яшәгән җаным син.

    Кушымта:
    Сиңа мин инде
    Язмышның өлеше,
    Кайларга китсән дә,
    Мин - синең йөрәк тибешең.

    Син, син, син
    Бер юлдан бергәләп,
    Атларга тиеш без.
    Син, син, син
    Адымнар ялгышмый,
    Абынмыйк, юл тигез.

    Син, син, син
    Яши алмабыз бит
    Мин синсез - син минсез.
    Син,син,син
    Сузыйк тормыш җебен
    Төерсез, өзексез.  

  • 2
    Гитара
    У. Рәшитов көе, Р. Миңнуллин сүзләре

    Гитара кыллары
    Кулларны пешерә.
    Моңнары берәүне
    Исемә төшерә, төшерә.

    Кушымта:
    Моңлана гитара
    Сыкрана, сызлана
    Кузгатма күңелне
    Сызлатма кыз бала.
    Кузгатма күңелне,
    Сызлатма күңелне.
    Моңайтма күңелне кыз бала.
    Гитара, гитара, эй, гитара,
    Күңелне кузгатма
    Сызлатма, моңайтма, кыз бала.

    Гитара елама,
    Бер ни дә юрама.
    Җанымны син кара,
    Кайгыга урама, урама.

    Гитара үзәкне,
    Өзсә дә моңнарың.
    Өзелә күрмәсен,
    Үзеңнең кылларың, кылларың.  

  • 3
    Янгантауда яна йөрәк
    Ф. Килдеголов көе, Р. Миңнуллин сүзләре

    Янгантауда яна йөрәк
    Сулар сибәргә кирәк.
    Сулар сипсәң дә файдасыз,
    Кызлары сылу бигрәк!

    Кушымта:
    Янгантауда яна йөрәк,
    Янмый китмәбез әле.
    Янсак яныйк инде, әйдә,
    Янып бетмәбез әле!

    Янгантауда яна күңел,
    Күңелем, бераз сүрел!
    Сүрелер иде, кызлары
    Гашыйк булмаслык түгел!

    Янгантауда яна хисләр,
    Яңа дуслар, дус-ишләр…
    Әгәр бөтенләй сүнмәсә,
    Янган хислрем нишләр?  

  • 4
    Язмыш җиле
    З. Хәйретдинов көе, Г. Габдулла сүзләре

    Язмыш җиле, үтенәмен синнән
    Калдырмачы мине ялгызым.
    Алып килче рәхәт көннәремне
    Үзгәрт әле усал язмышым.

    Кушымта:
    Әй, гомернең алтын минутлары,
    Китмәскә, дип кире килегез.
    Шул мизгелдә мәңгелеккә калып
    Тик бәхетле мине итегез.

    Язмыш җиле әйтче әле миңа,
    Күпме калды икән көтәсе?
    Тынычлыгы белән күңелемнең
    Килә алда гомер итәсе.

    Әй илаһым, ярдәмеңнән мине
    Ташламассың әле ышанам.
    Яңа таңның һәрбер иртәсендә,
    Җанда өмет тоеп уянам.  

  • 5
    Серле йөрәк
    Р. Гатауллин көе, М. Әгъламов сүзләре

    Миңа баккан күзләреңнән
    Үбәм сине шашып…
    Үбәм… миннән башкаларга
    Булмасын ул гашыйк.
    Күзләрең белән берочтан
    Керфегеңне үбәм…
    Усал күзләр караганда
    Алар төшсен түбән.

    Кушымта:
    Йөрәгеңнән үбәр идем,
    Күренми шул йөрәк
    Ах шул йөрәк, серле йөрәк,
    Яши тирәндәрәк.

    Колак яфракларың синең
    Кытыклансын, үбәм.
    Беркайчан да усал сүзләр
    Ишетмәсен миннән.
    Күзләреңнән, битләреңнән,
    Маңгаеңнан үбәм
    Җыерчыклар алмасыннар
    Минем гаеп белән.  

  • 6
    Абага чәчәге
    З. Хәйретдинов көе, Р. Гаффар сүзләре

    Абагадай серле синең мәхәббәтең,
    Кайчан чәчәк атар — белмәссең.
    Өзгәләнеп сине, сине чакырсам да
    Ишетмәссең инде, килмәссең.

    Кушымта:
    Абагадан юкка бәхет сорама син,
    Нинди генә матур чәчәк атса да.
    Син ашыкма мине, мине югалтырга,
    Юлларыңда өелеп алтын ятса да.

    Карурманга кердем бары сине эзләп,
    Күрсәтер дип юлны абага.
    Чәчәгенең сихри яктылыгы сине
    Ярдәм итәр диеп табарга.

    Шундый матур итеп, чәчәк ата, диләр,
    Тирә-якны күмеп яктыга.
    Абаганың шулай чәчәк атмавын да
    Юрыйсыдыр, бәлки, яхшыга.  

  • 7
    Гомерем агышлары
    Ф. Котдысов көе, И. Солтанова сүзләре

    Юрүзәнемдә тибрәнеп
    Салларда йөзә алмадым.
    Су буеннан зәңгәр чәчәк
    Эзләдем, таба алмадым.

    Кушымта:
    Бәхет алмасы биектә,
    Үрелдем ала алмадым.
    Пар миләштәй парлымын да,
    Тик назлар таба алмадым.

    Зәңгәр сирень чәчәкләре
    Ник җилләрдә сибелә?
    Бүгенгемә, үткәнемә,
    Үзәкләрем өзелә.

    Үзем сайлаган язмышым
    Юллары бүтән иде.
    Сагышларны эчкә йотып,
    Гомерне үтәм инде.

    Кояш баешына бара
    Гомерем агышлары.
    Сүнәр, сүрелерлек түгел
    Яшьлегем ялгышлары. 

  • 8
    Яннарыңа кайтып киләм
    У. Рәшитов көе, В. Каhирова сүзләре

    Айлы бу төн.
    Серле бу төн.
    Күктә яна йолдызлар.
    Син дә мин генә сайлаган
    Безнең уртак йолдыз бар.

    Кушымта:
    Яннарыңа кайтып киләм, яннарыңа
    Җаным чыгып каршы ал,
    Синең белән аерса да, аерса да
    Мине болай язмышлар.
    Төшләремә, һәр көн кердең төшләремә
    Хатлар яздың «Кайтып ал».
    Йолдыз яңгыры астында
    Кайтып киләм, каршы ал.

    Туган авыл, басу юлы,
    Йөрәгемнән моң тама.
    Буа буе талларыннан
    Сандугач җыры ага.

    Бары сине сөйгән өчен,
    Мәңге яннарыңда калам.
    Яңгыр күлендә йолдызлар,
    Бәхет утларында янам.  

  • 9
    Сары каен
    З. Хәйретдинов көе, И. Сирматов сүзләре

    Ябынгансың сары шәлең
    Моңсу узды мәллә җәең?
    Боеккансың, саргайгансың,
    Синең дә бит авыр хәлең.

    Кушымта:
    Сары каен, каенкаем,
    Бармы әллә кайгыкаең?
    Бергә-бергә эзлик әле,
    Хәсрәтләрдән чыгу җаен.
    Сары каен, каенкаем,
    Бармы әллә кайгыкаең.
    Бергә-бергә эзлик әле
    Хәсрәтләрдән чыгу җаен.

    Син озаттың ямьле җәйне,
    Мин югалттым сөйгәнемне.
    Синең тагын җәең килер,
    Тик сөйгәнем кайтмас минем.

    Бигрәк матур ак күлмәгең,
    Бөркән кабат яшел шәлең,
    Күтәрелсен күңелләрең,
    Җиңеләйсен моңсу хәлең.  

  • 10
    Ак чәчкәдәй карлар
    У. Рәшитов көе, В. Каhирова сүзләре

    Исеңдәме икән, ак карлар өстеннән
    Ак хыяллар белән атладык.
    Кулга-кул тотынып, бәхеткә йотылып,
    Мәхәббәт җырларын ятладык

    Кушымта:
    Ак чәчкәдәй карлар, ак чәчкәдәй карлар,
    Бүген дә сагышка салалар.
    Югалган ярымны, бәхетле чагымны,
    Язмышны озатып баралар.

    Ак карлар өстендә бәхеткә төренеп,
    Назларга күмелеп аунадык
    Ул карлар күптәннән эреде, югалды
    Ак таллар дәрьяга әйләнеп.

    Кайтырмын дидең дә, киттең дә югалдың
    Кайтмадың яныма әйләнеп.
    Бәхетле чагыңны, карларны сагынып,
    Ничәнче җәйләрне җәйләдең?  

  • 11
    Вакытларны булмый туктатып
    Н. Шәймарданов көе, Х. Мөдәрисова сүзләре

    Вакыт толымнарын үрәм-сүтәм
    Кыш-язларны көтәм һәрвакыт.
    Агачларда алтын, чәчтә көмеш
    Кышларымны гына, язларымны гына,
    Җәйләремне булмый туктатып.

    Еллар ялына ябышып китимме әллә?
    Учларымнан ага ком вакыт.
    Йөрәк җырым әле җырланмаган,
    Елларымны гына, айларымны гына,
    Көннәремне булмый туктатып.

    Карашларың кагылып, кагылып китә
    Күзләремне яшерәм һәрвакыт.
    Үкенермен әле, ник кыймадым
    Сәгатьләрне генә, минутларны гына,
    Секундларны булмый туктатып.

    Без мәңгегә җиргә килмәгәнбез
    Безнең барлык үзе бер вакыт.
    Бер-беребезнең кадеребезне белик
    Вакытларны гына, вакытларны гына,
    Вакытларны булмый туктатып. 

  • 12
    Яшьлек дусларым
    А. Нәбиев көе, Р. Хәкимҗанов сүзләре

    Алсу таңнарда мендек талларга
    Без бергәләшеп, яшьлек дусларым.
    Сокландык көнгә, тыңладык бергә
    Туган якның моңлы кошларын.

    Кушымта:
    Яшьлек дусларым, якын дусларым
    Хәтердә һаман ул гүзәл чаклар.
    Дуслыкка һәрчак тугры калсакчы
    Мәңге сүнмәсен безнең учаклар.

    Җәйге иртәләр безне иркәләп
    Назлады шул чак, бәхет юрады.
    Төрле якларга ташлады язмыш
    Бормалы бит тормыш юллары.

    Ярсу хисләрне, саф хыялларны
    Яшьлек дусларын сагынмый кемнәр?
    Онытылмый бердә, яши күңелдә
    Бергә үткән иң матур көннәр. 

  • 13
    Газиз халкым
    Зөлфәт Хәким көе hәм сүзләре

    Ачы язмыш йөген сөйри бер мосафир,
    Әйтче миңа җирдә яшәү хакын.
    Мең кат сорыйм, һаман әле җавап ишетелми
    Нәрсә булды сиңа, газиз халкым?

    Вәхши дөнья, кансыз аның кануннары,
    Бу дөньяда үз юлында һәркем хаклы.
    Тик шулай да җан ачысы белән синнән сорыйм:
    Ничек сиңа ярдәм итим, газиз халкым?

    Барыр юлың кай тарафка — кемнәр әйтер?..
    Үзәгеңдә бармы әле янар ялкын?
    Бүген миңа сулыш кебек тавышың ишетү кирәк,
    Дөньяга бер аваз бирче, газиз халкым.  

  • 14
    Өзелеп ярлар сөймәгез
    Зифа Нагаева көе hәм сүзләре

    Үтә кызыллар кимәгез
    Үтә кызыл тиз уңа.
    Артык яратып сөймәгез
    Үкенүләргә була.

    Кушымта:
    «Бар ул мәхәббәт, бар!» — диеп,
    Үзәгемне өзмәгез.
    Хәлләремнең шундый чагы
    Бер киңәш тә бирмәгез.
    Ялган сүзләргә ышанып
    Ялкын утка кермәгез.
    Таллар кебек бөгелерсез
    Өзелеп ярлар сөймәгез.

    Ашыкмагыз, ашкынмагыз
    Хаталар ясар өчен.
    Авырлыкларда сынагыз
    Чын яратуның көчен.

    Күз яшьләре күл булса да
    Тынычлык була алмас.
    Бәхет янәшә йөрсә дә
    Язмыштан узып булмас.  

  • 15
    Тау җиләге
    Ф. Килдеголов көе, Р. Вәлиева сүзләре

    Тау буенда йөрдем җәен,
    Тау җиләгем эзләдем.
    Таптым үзем бер дигәнен,
    Таптым, ләкин өзмәдем.
    Җиләкләр пешкән икән
    Алланып төшкән икән.
    Җиләк кебек бу кыз бала
    Кайларда үскән икән?

    Кушымта:
    Чибәрнең дә чибәре,
    Кулларында чиләге.
    Бу ни бу? - дип сораганга,
    Бу, - диде, - тау җиләге.

    Тулган бит соң чиләгең,
    Җыйма инде, чибәрем.
    Кунак егет ялгыз йөри,
    Бармы синең йөрәгең?..
    Көлде кызый, түзмәде,
    Алсуланды йөзләре.
    Каш астыннан кыйгач карап
    Ул да мине күзләде...

    Җәйләр үтте, көзләр җитте,
    Туйлар иттек көзләрдә.
    Инде бергә киләбез без
    Тау җиләген эзләргә.
    Җиләкләр уңа икән,
    Алланып тула икән.
    Тау җиләген тапкан егет,
    Бәхетле була икән!  

  • 16
    Юллар
    Л. Айтуганов көе, Э. Ерикәй сүзләре

    Бизмәгәндәй яшәү бәхетеннән
    Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин.

    Юллар, юллар, инде ничә еллар
    Аерыла алмыйм сездән мин.

    Алларымда якты йолдыз төсле
    Мавыктыргыч утлар яналар.

    Юллар, юллар, борма- борма юллар
    Шул утларга таба баралар.

    Яшьлек хисен, тынгысызлык дәртен
    Вакыт яңгырлары юмасын.

    Юллар, юллар, авыр булса булсын,
    Тик соңгысы гына булмасын.

    Тибрәндереп якты уйларымны
    Җәйрәп ята данлы, киң илем.

    Юллар, юллар, алга таба дәшә,
    Бармый калыр хәлем юк минем.  

  • 17
    Сабам - минем гузәл ягым
    О. Усманов көе, Р. Вәлиева сүзләре

    Сабам минем-гүзәл ягым,
    Әкиятләрдәй бала чагым,
    Сиңа гына тарта гел күңел.
    Мишәләргә кайтуларым,
    Сызлып таңнар атуларын
    Бер күрүе — үзе бер гомер.

    Кушымта:
    Сабам минем — гүзәл ягым,
    Бу киңлекләр кайда тагын,
    Дулкын-дулкын иген-кырларың.
    Алтын куллы ул-кызларың,
    Мәңге сүнмәс йолдызларың,
    Сезгә минем сөю җырларым.

    Сабам — дуслар туган ягым,
    Синдәй гүзәл бармы тагын,
    Урманнарың матур, күлләрең
    «Балам кайткан!» — дигән кебек,
    Чәчләремнән сөеп-сөеп,
    Исә синең хәтта җилләрең.

    Данлы Мишә буйларында,
    Шанлы сабан туйларында,
    Чәчәк атты яшьлек елларым.
    Сабам — минем туган җирем,
    Әкиятләрдәй гүзәл илем,
    Мәңге, мәңге күреп туймамын…  

     

     

  • 18
    Кызыл розалар
    У. Рәшитов көе, Г. Рәшитова сүзләре

    Күптән түгел бүләк иткән идең
    Бәхет гөле — хуш исле кызыл розалар,
    “Яратам!” — дип әйтмәсәң дә беләм,
    Сөю билгеләре бит алар.
    Сөю билгеләре бит алар.

    Кушымта:
    Кызыл розалар, кызыл розалар
    Кызыл розалар — сөю гөлләре.
    Кызыл розалар, кызыл розалар
    Күңелләреңнең кайнар хисләре.
    Тик озакка җитсен мәхәббәтең
    Сулмасыннар бәхет гөлләрең.
    Сулмасыннар бәхет гөлләрең.

    Кемнәр генә сезгә сокланмый
    Сөю гөле, бәхет гөле — кызыл розалар.
    Тик гөлләрен чәнечкеләр генә саклый,
    Сузылмасын өчен ят куллар.
    Сузылмасын өчен ят куллар.