Дэрвиш юлы

  • 1
    Сирень чәчкәсе
    З. Хәйретдинов көе, Р. Мөслимов сүзләре

    Сирень чәчкәләрен өздем,
    Биш таҗлысы күпме икән?
    Чәчкә бүләк итәр өчен,
    Тик син янда юк икән.

    Кушымта:
    Тылсымлы сирень чәчкәнең
    Биш таҗлысын кабармын.
    Югалткан яшьлек ярымны
    Бәлки эзләп табармын.

    Сирень чәчкәләрен өздем,
    Биш таҗлысын эзләдем.
    Гомерем буе сине көттем,
    Өметемне өзмәдем.

    Сирень чәчкәләрен өздем,
    Биш таҗлылары сирәк.
    Яшьлек ярым кайтсын өчен
    Белмим нишләргә кирәк.

    Сирень чәчкәләрен өздем,
    Биш таҗлыларын тапмадым.
    Яшьлек ярым, йөрәгемдә
    Сине мәңге саклармын.  

  • 2
    Кайттыңмы, балам?
    Н. Шәймарданов көе, Р. Муллин сүзләре

    Тәрәзәләр өйнең күзе
    Өйләр яулыклы әни.
    Туган йортка кайтсам менә
    Туган йортка кайтсам менә
    Йөрәгемдә әллә ни?

    Кушымта:
    Кайттыңмы, балам, кайттыңмы?
    Сагындык, диләр, бугай.
    Чит җирләрдә ни хәлләр бар?
    Чит җирләрдә ни хәлләр бар?
    Я сайрап җибәр, тургай.

    Ә тургайның җыры һаман
    Тик бер көйге салынган.
    Чит ят илләр бик матурда
    Чит ят илләр бик матурда
    Туган йортны сагынам.  

  • 3
    Гомерем буе сине көттем
    С. Шакиров көе, М. Гомәрова сүзләре

    Гомерем буе сине сагнып көттем,
    Ташкын сулар кебек ашкынып.
    Мәхәббәтем сиңа шулай көчле —
    Сүнгән учак китәр кабынып.

    Кушымта:
    Кил син миңа, мәхәббәтем,
    Очраса да киртәләр.
    Йөрәк сыкрап сине көтә,
    Синсез үтә кич тә, иртәләр.
    Синсез — кич тә, иртәләр…

    Еллар үтте…
    Яшьлек гөле
    Көздәй тормыш җиле белән коелды.
    Давыл кебек туган дәртле хисләр
    Яшь йөрәккә мәңге уелды. 

  • 4
    Кәккүк
    А. Нәбиев көе, Ф. Мөхәммәтшин сүзләре

    Кыйгак-кыйгак кыр казлары
    Очып киттеләр ерак.
    Бер уйландым, бер моңландым
    Утырып еламадым чак.

    Кушымта:
    Кәккүк, кәккүк, сайра кошым,
    Санамыйча елларым.
    Ходай биргән хозур дөнья –
    Сорыймын дәвамнарын.

    Вакыт-вакыт агымсудай
    Яшь гомерләр тиз үтә.
    Сөеп-сөелеп яшәүгә
    Бу дөньяда ни җитә...

    Йөрәк, йөрәк, басыл берүк,
    Җитәр инде ярсыма.
    Озын юллар, текә үләр
    Үтәсе бар, арыма.  

  • 5
    Әйт, ромашка
    У. Рәшитов көе, М. Кәбиров сүзләре

    Сөю булып туды кояш,
    Сөю булып еллар акты.
    Ромашкалар өзмәдек без,
    Мин яраттым, ул яратты.
    Җанны байтак өзгәләде
    Хыянәте дөньяның.

    Кушымта:
    Эй ромашка, күңелемне
    Икеләнү телә тагын.
    Эй ромашка, йөрәгемне
    Телде сөю газаплары.
    «Ярата», — дип әйттегез сез,
    «Яратам», — дип кабатладым.

    Базар тормыш тәхетендә
    Үлчәүләрдә адәм җаны.
    Әйт, ромашка, алдамый,
    Бу дөньяда сөю бармы.

    Гадәтләнгән өчен әллә
    «Яратам», — дип кабатлыйммы.
    Әйт, ромашка, мин аны
    Яратаммы, яратмыйммы.  

  • 6
    Туган як
    М. Мозаффаров көе, М. Мазунов сүзләре

    Кешене иленнән, йортыннан аерып,
    Йөрткән күп юллар бар, җилләр бар.
    Ә сине, ә сине, ә сине туган як,
    Бар микән сагынмый торган чак?!

    Күрдем мин гомремдә күңелле якларны,
    Яраткан җырларын ятладым.
    Белмимен, никтер мин, бер киткәч, шул якка
    Яңадан эйләнеп кайтмадым.

    Тик сине, тик сине, тик сине, туган як,
    Күңелемдә hәрвакыт сакладым.

    Анда да тормышны гөл итеп бизәргә,
    Хуш исле чәчәкләр аттылар.
    Хезмәттә сусасаң, суларын эчәргә
    Шифалы чишмәләр актылар.

    Тик сиңа, тик сиңа, тик сиңа, туган як,
    Иң кайнар хисләрем тарттылар.

    Шул икән иң изге бу туган туфракка
    Мәңгелек мәхәббәт ялкыны.
    Шул икән көйдерә еракта торганда
    Иң көчле сагыну аркылы.

    Шуңадыр, шуңадыр, шуңадыр, ахрысы,
    Йөрәгем hәрвакыт ярсулы!  

  • 7
    Әфлисуннар
    З. Хәйретдинов көе, М. Разов сүзләре

    Базарларда асыл мал эзләдем,
    Син очрарсың диеп белмәдем.
    Тәү күрүдән сихри карашыңа
    Ярсу хисләр белән түләдем.

    Кушымта:
    Кар өстенә төшеп тәгәрәде
    Әфлисуннар синең кулыңнан.
    "Бәхетең шул" — диеп бу минутта
    Сөю туктаткандыр юлымнан.

    Язмышыма әле дә син язгансың,
    Хисләремнең тәме — бал гына.
    Татлы сөю тулы тормышымның
    Фәрештәсе булып кал гына.

    Асыл маллар җан җылтмый икән,
    Ярың булсын янда һәр чакта.
    Кар өстендә калды әфлисуннар
    Сөйгән ярым калды чит якта.  

  • 8
    Кышкы романс
    Р. Хәсәснов көе, Н. Нәжми сүзләре

    Аҡтыярһып, аҡты ташып ҡар һыуҙары,
    Шулдыр инде яҙҙыңшашып ярһыуҙары,
    Аҡтыбеҙҙең ҡар өстөндә ҡалған эҙҙәр,
    Аҡтыилап икәү бергә һалған эҙҙәр…

    Кушымта:
    Һин ғүмер ағыштарым;
    Һин минең һағыштарым;
    Һин минең шатлыҡ илем,
    Юғалыу, табыштарым;
    Һин ғүмер ағыштарым…

    Яҙҙаркилә, яҙҙар китә, һыуҙар аға…
    Айҙар,йылдар аҡҡан һыуҙар кеүек аға.
    Һыуҙарҙың да, айҙарҙың да, йылдарҙыңда
    Ағышынан эҙҙәрҡала, эҙҙәр ҡала.

    Бына инде ҡырҙар ғөрләп сәскә ата,
    Йәйге нурҙаруйнай гөлдәр араһында.
    Аға һыуҙар,айҙар аға, йылдар аға,
    Һине күрәм айҙар,йылдар ҡарашында.  

  • 9
    Әнкәй
    У. Рәшитов көе

    Кичләр җиткән саен моңсуланып
    Чыгасыңдыр капка янына.
    Сабырлыклар бирсен сиңа, әнкәй,
    Чыдамлыклар бирсен җаныңа.
    Капка төпләренә чыгасыңдыр
    Басылмасмы ярам диеп.

    Ярты төнгә кадәр торасыңдыр
    "Кайтып төшмәс микән балам" — диеп.
    Кайтмый калсам әгәр әрнүләре
    Көчәядер синең күңелеңнең.
    Гомер буе әрнеп һәм кичереп
    Яшәүләре җиңел түгелдер.

    Күзкәйләрең тулы сабырлыктыр,
    Күңелләрең тулы ярадыр.
    Почтальоннар үтеп киткән саен
    Йөрәкләрең чәнчеп аладыр.  

  • 10
    Кызыл миләш
    А. Шакиров көе, И. Гомәров сүзләре

    Ап-ак кырау яланнарда,
    Балланды миләшләре.
    Ап-ак чәчкәләрдә иде
    Сөюем тәлгәшләре.

    Кушымта:
    Кызыл миләш, кызыл миләш
    Көтә икән кемнәрне.
    Миләшләр дә сагына микән
    Бергә үткән көннәрне.

    Миләшләрнең тәлгәшләрен
    Көзге җилләр уйната.
    Сөюнең чәчкәле чагын
    Кырау төшкәч уйлата.

    Ап-ак кырау яланнарда,
    Пеште инде миләшләр.
    Татлы яшьлек белән калды
    Кызыл миләшле кичләр.  

  • 11
    Яз җилләре
    У. Рәшитов көе, татар халык сүзләре

    Күрми генә язны яши идем,
    Ниләр булды икән.
    Белмим мин…
    Җир йөзенә шашып яз килгәндә
    Эллә нигә сине уйлыйм мин.

    Кушымта:
    Сөю хисе тулып ташкан чакта
    Соң булмасын диеп иртәгә
    Тапшырыгыз сәлам, яз җилләре,
    Таң атканда иркәмә.

    Араларга яткан мең-мең чакрым
    Була алмас миңа киртәләр.
    Очкын чәчеп янган сиңең күзләр
    Еракта да тынгы бирмиләр.

    Яз җилләре белән минем назым
    Йөрәгеңә килеп кагылсын.
    Сүзләремдә нинди мәгънә барын
    Алар килеп сиңа тапшырсын.  

  • 12
    Адашмам юлларымда
    Н. Шәймарданов көе, Р. Хәкимҗанов сүзләре

    Сиңа барыр юллар урау,
    Тауларны бар үтәсе.
    Үр артыннан үрләр тора,
    Бар бит барып җитәсе.

    Кушымта:
    Йөрәгемдә тик син генә,
    Хыялда, уйларымда.
    Йолдызларга карап барам,
    Адашмам юлларымда.

    Сиңа барыр юллар урау,
    Диңгезләр бар кичәсе.
    Шул диңгезләрне кичкәндә
    Тозлы сулар эчәсе.

    Карашларың әллә күктән
    Йолдызлар булып яна.
    Давыл-бураннарны ерып
    Бәхеткә юллар ярам.  

  • 13
    Дәрвиш юлы
    У. Рәшитов көе, В. Акбашев сүзләре

    Салыгызчы миңа татлы шәрап,
    Төшим әле күңел төбенә.
    Бер минутка, бер мизгелгә генә
    Күтәрелим йолдыз күгенә.

    Кушымта:
    Эй, дәрвиш, ал кулыңа касә,
    Уртак бүлик күңел йөгеңне.
    Дөнья гизеп ниләр күргәнеңне,
    Сөйлә әле, сөйлә, сөйлә сереңне.

    Эй, духанчы! Син кызганма берүк,
    Сал тутырып ширбэт суыңны.
    Сагыш тулган яшьлек җәясеннән
    Эзләп китәм аткан угымны.

    Тик боекма инде, ялгыз юлчы,
    Язмышыбыз — Аллах кулында.
    Күңел күктә, тәнем җирдә минем
    Җаным йөри, дәрвиш юлында.  

  • 14
    Уфа-Казан (бонус)
    Ю. Федоров көе, Р. Вәлиева сүзләре

    Без Казан егетләре,чыктык җырлар җырларга
    Күңелле шат җырлар белән сез дусларны зурларга.
    Ишетәсезме, бер моң килә тибрәндереп күңелне
    Җыр-моңнарын канат итеп берәү килә түгелме?
    Берәү килә түгелме?

    Эх, Уфа яклары,
    Гөрләп торган чаклары.
    Сандугачтай сайрап кына,килә шул кунаклары.

    Дөрес, дуслар, килдем әле Казаннарга кунакка.
    Килмәс тә идем кунакка, Сез, дусларым, бу якта.

    Эх, Казан яклары,
    Балкып торган чаклары.
    Сәхнә ачып, таңдай балкып,
    Көтә ул кунакларын.

    Күп кызлар килгәннәр,эй, матур киенгәннәр.
    Шулай инде, кызлар бит соң кем киләсен белгәннәр.
    Кызлары да, кызлары чәчәк кебек йөзләре.
    Күңелләрдә дәрт уята сөям, дигән сүзләре.

    Ни булса да бергә булыйк,
    Бергә яшәү куңелле.
    Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
    Үткәрик яшь гомерне.

    Уфа-Казан арасы
    Ерак түгел барасы.
    Җырлар бергә, юллар бергә
    Без бит татар баласы.
    Башкортостан баласы.
    Без бит адәм баласы.  

Запись, сведение, мастеринг сделаны в студии звукозаписи при театре-студии «Айдар» (август 2003г. – апрель 2004г.). Директор – А. В. Карташов. Театр-студия «Айдар»: Фаниль Арслангулов (клавишные, баян), Фарваз Кильдигулов (клавишные, баян, саксофон), Аль-Ашкар Басем Садки (уд, скрипка, ударные), Олег Виноградов (звукорежиссер), Гульнара Хасанова (вокал, бэк-вокал), арт-директор – Павел Волонихин, продюсер – Тагир Асылгарей, исполнительный директор – Венер Исмагилов, пресс-атташе – Гузель Галимова.