Вакытларны булмый туктатып...

  • 1
    Гомерем сагышлары
    Ф.Котдысов көе, И. Солтанова сүзләре

    Юрүзәнемдә тибрәнеп
    Салларда йөзә алмадым.
    Су буеннан зәңгәр чәчәк
    Эзләдем, таба алмадым.

    Кушымта:
    Бәхет алмасы биектә,
    Үрелдем ала алмадым.
    Пар миләштәй парлымын да,
    Тик назлар таба алмадым.

    Зәңгәр сирень чәчәкләре
    Ник җилләрдә сибелә?
    Бүгенгемә, үткәнемә,
    Үзәкләрем өзелә.

    Үзем сайлаган язмышым
    Юллары бүтән иде.
    Сагышларны эчкә йотып,
    Гомерне үтәм инде.

    Кояш баешына бара
    Гомерем агышлары.
    Сүнәр, сүрелерлек түгел
    Яшьлегем ялгышлары.  

  • 2
    Зарлы кош
    Р. Сәлтәшев көе, Р.Гәрипов сүзләре

    Тулҡынлана,шаулай аҡ ҡайын
    Толомдарын елгә туҙҙыра.
    Ботағына уның кәкүк ҡунып,
    Яңғыҙлыҡта ғүмер уҙҙыра.

    Тик мин генә кәкүк моңон тыңлап
    Моңһоулана кәкүк ҡайында.
    Һин шул ҡайынбулһаң, кәкүк булып
    Ҡалыринең ошо ҡайында.

    Ҡушымта:
    Саҡыра кәкүк, эй,саҡыра
    Саҡырыуынбер кем ишетмәй.
    Зарлы ҡоштопарлы ҡоштар ах(ы)ры
    Үҙ янында һис тә иш итмәй.

    Тулҡынлана,шаулай аҡ ҡайын
    Толомдарын елгә туҙҙыра.
    Ботағына уның кәкүк ҡунып,
    Яңғыҙлыҡта ғүмер уҙҙыра.  

  • 3
    Ай Гүзәлем, Айгизәм
    Н. Шәймарданов көе, Д.Булгакова сүзләре

    Бөрлегәнгә бергә бардык
    Тулмады чиләкләрем.
    Сагындырыр, юксындырыр
    Бөрлегән җыйган мәлем.

    Кушымта:
    Өлгергән бөрлегәннәр,
    Җыяр соң тагын кемнәр,
    Ай гүзәлем, Айгизәм.

    Ишелеп пешкән бөрлегән
    Учларымнан коелды.
    Эх, беләсе иде синең
    Хыялыңны, уеңны.

    Кемнәр өчен җыйдым икән
    Бөрлегәннән гөлләмә?
    Бергенәм, дип эзләгәнем,
    Бөрлегәнем синме әллә?
    Үпкәләмә Айгизәм,
    Айым, кояшым дисәм,
    Ай гүзәлем, Ай гүзәлем
    Ай гүзәлем Айгизәм. 

  • 4
    Ак каен
    Н. Шәймарданов көе, Халисә Мөдәрисова сүзләре

    Каеннарны кайгы төсе диләр
    Ялгызлыкның, диләр, сагышы.
    Аерылуның, югалтуның диләр
    Юксынуның диләр, тавышы.

    Кушымта:
    Ак каенлы булсын дөнья,
    Ак чәчәкле булсын дөнья,
    Ак торналы булсын ак дөнья.

    Юк, каеннар бүген шатлык бөркә
    Бәхетләре ташкан, мөгаен.
    Толымнарын җиргә сүтеп салып,
    Җилгә чәчә чәчен ак каен.

    Йөрәк сузган гашыйк кебек гүя
    Ул кояшка сузган бөресен.
    Ак каеннар сагыш төсе түгел
    Өмет төсе булып йөресен. 

  • 5
    Ак чәчкәдәй карлар
    У. Рәшитов көе, В. Каhирова сүзләре

    Исеңдәме икән, ак карлар өстеннән
    Ак хыяллар белән атладык.
    Кулга-кул тотынып, бәхеткә йотылып,
    Мәхәббәт җырларын ятладык.

    Кушымта:
    Ак чәчкәдәй карлар, ак чәчкәдәй карлар,
    Бүген дә сагышка салалар.
    Югалган ярымны, бәхетле чагымны,
    Язмышны озатып баралар.

    Ак карлар өстендә бәхеткә төренеп,
    Назларга күмелеп аунадык
    Ул карлар күптәннән эреде, югалды
    Ак таллар дәрьяга әйләнеп.

    Кайтырмын дидең дә, киттең дә югалдың
    Кайтмадың яныма әйләнеп.
    Бәхетле чагыңны, карларны сагынып,
    Ничәнче җәйләрне җәйләдең? 

  • 6
    Вакытларны булмый туктатып
    Н. Шәймарданов көе, Халисә Мөдәрисова сүзләре

    Вакыт кылымнарын үрәм-сүтәм
    Кыш-язларны көтәм һәрвакыт.
    Агачларда алтын, чәчтә көмеш
    Кышларымны гына, язларымны гына,
    Җәйләремне булмый туктатып.

    Еллар ялына ябышып китимме әллә
    Учларымнан ага ком вакыт
    Йөрәк җырым әле җырланмаган
    Елларымны гына, айларымны гына,
    Көннәремне булмый туктатып.

    Карашларың кагылып, кагылып китә
    Күзләремне яшерәм һәрвакыт.
    Үкенермен әле, ник кыймадым
    Сәгатьләрне генә, минутларны гына,
    Секундларны булмый туктатып.

    Без мәңгегә җиргә килмәгәнбез
    Безнең барлык үзе бер вакыт.
    Бер-беребезнең кадеребезне белик
    Вакытларны гына, вакытларны гына,
    Вакытларны булмый туктатып.  

  • 7
    Гөлназым
    Айрат Нәбиев көе, Марис Нәзиров сүзләре

    Көлә-көлә ел да килгән яз сибелгән
    Күзләреңне сирпеп кара әле.
    Карашыңнан ялкын үрләп, үзем теләп
    Янасылар бар бит, бар әле.

    Гөлназым, Гөлназым,
    Ягымлы көләч язым,
    Җанымдагы җыр булып
    Бөреләнә гел назың.

    Җәйләр саен чәчәк аткан акланнардан
    Чык ярасы тамар бар әле.
    Арабызда яткан күпер нигезләре
    Сулар ишә алмас яр әле.

    Гөлназым, Гөлназым,
    Ләззәтле тансык язым,
    Җанымдагы җыр булып
    Яфрак яра гел назың.

    Моңсу көзләр яфрак өзгән өчен генә
    Түгелдер лә күңел яралы.
    Шул чакта да кабатлансын тагын язлар,
    Күзлүремү тутырып кара әле.

    Гөлназым, Гөлназым,
    Мәңгелек татлы язым,
    Җанымдагы җыр булып
    Кабатлансын гел назың. 

  • 8
    Кара мәче
    З. Хәйретдинов көе, Р. Нәсыбуллин сүзләре

    Сөюдән ашкынып,
    Йөргәндә очынып,
    Аермыйча акны карадан.
    Йөрәккә шик салып,
    Сине миннән алып,
    Кара мәче үтте арадан.

    Кушымта:
    Йөрәкләрдә яра,
    Бармы икән соң чара
    Кара мәче үткәч юллардан?
    Песи гаеплеме,
    Әллә үзебезме,
    Аерылгач куллар куллардан?

    Сизмичә дә калдык,
    Үтте арабыздан
    Кара мәче булып мәхәббәт.
    Күпме өметләнеп,
    Хыялланган чакта
    Барсы бетте, бетте бар рәхәт.

    Куллар, күзләр, сүзләр,
    Инде онытылды,
    Хисләр җиле тынды җанымда.
    Кара мәче бары
    Исләргә төшерер
    Синен булганыңны янымда. 

  • 9
    Кызыма
    Р. Тимербаев көе, Р. Гаффар сүзләре

    Нәрсә керә төшләреңә
    Кызым минем, кызым минем?
    Чәчәк булып үсәсеңме
    Күбәләкләр сөендереп?
    Сандугач булып моңланып,
    Талдан талга күчәсеңме?
    Нәрсә керә төшләреңә
    Кызым минем, кызым минем?

    Нәрсә керә төшләреңә
    Кызым минем, кызым минем?
    Алма булып пешәсеңме,
    Таң атканда алсуланып?
    Парларыңны эзләп күлгә
    Аккош булып төшәсеңме?
    Нәрсә керә төшләреңә
    Кызым минем, кызым минем?

    Йокла-йокла назлы гөлем,
    Тәмле, матур төшләр күреп.
    Бик тиз үсеп җитәрсең син,
    Кызым минем, кызым минем.
    Уңган егетнең өенә
    Килен булып төшәрсең син.
    Нәрсә керә төшләреңә
    Кызым минем, кызым минем?  

  • 10
    Туган өй тәрәзәсе
    Р. Хәсәнов көе, Б. Гәрәев сүзләре

    Туган авылым уртасында
    Бер гади генә өйдә.
    Кайтыр диеп ераклардан
    Мине әнием көтә.
    Утларын яктыртып куя,
    Тәрәз төбендә кичен.
    Бала кайтып өй яныннан
    Узып китимәсен өчен.

    Кушымта:
    Онытылмас болыннары,
    Су буе әрәмәсе,
    Әнкәй ут яндырып, мине көткән
    Туган өй тәрәзәсе.

    Бала чагым, үсмер чагым,
    Туган йортымда калды.
    Бу өйләрдә иң бәхетле,
    Шатлыклы көннәр узды.
    Он(ы)тырсыңмы җылы биргән
    Әниемнең кулларын?
    Чишмә суын алып кайтып
    Пешергән аш-суларын?

    Һич онытмам авылымны,
    Юлларым югалса да.
    Кара чәчем көмеш булып,
    Башны чал капласа да.
    Онытылмас болыннары,
    Туган як әрәмәсе,
    Әнкәй ут яндырып, мине көткән
    Туган як тәрәзәсе. 

  • 11
    Үтми торчы гомер
    Р. Хәкимов көе, М. Кәбиров сүзләре

    Үтми торчы гомер көт әле,
    Бераз гына сабыр ит әле.
    Яшьлек язларыннан,
    Сөю назларыннан
    Аерыласы килми бит әле.

    Язгы ярсу елга шикелле
    Ашыкмасаң була бит инде.
    Күңелләрнең әле
    Чәчәк аткан мәле,
    Үтми торчы, гомер, көт инде.

    Үтми торчы гомер көт инде,
    Яз җилләре үпсен битемне.
    Күңелләрнең әле
    Назга тулган мәле,
    Ә син инде җитте дисеңме?

    Ә син инде җитте дисеңме?
    Сезнең вакыт үтте дисеңме?
    Алдыйсың ла, дустым,
    Безнең яшьлек әле
    Беркайчан да үтмәс шикелле.  

  • 12
    Чибәр ханыма
    О. Усманов көе, Р. Миңнуллин сүзләре

    Сезне минем алларыма
    Нинди җилләр ташлады?
    Йөрәк сезне күрү белән
    Дөп-дөп итә башлады.

    Кушымта:
    Күрдем дә калдым мин телсез,
    Күрдем дә калдым өнсез.
    Исәнмесез, чибәр ханым,
    Әйтегез, зинһар, кем Сез?

    Беләсезме икән үзегез
    Сез бит тоташ гүзәллек.
    Сезнең бер каравыгыз да
    Үзәкләрне өзәрлек.

    Күңелемне юатырга
    Әйтегез бер сүз генә.
    Коткара аласыз мине
    Сез генә, бер Сез генә.

    Яраттым, Сезне яраттым
    Ни әйтим инде тагын?
    Калдырмагыз ялгызымны,
    Китмәгез, зинһар, ханым.  

  • 13
    Яз мизгеле
    Р.Сәлтәшев көе, Р.Чурагулов сүзләре

    Көнозына кояш карап
    Көлтәләп сибә нурын.
    Күзен ачып болын уйсу,
    Ачты карлы юрганын.

    Кушымта.
    Кар чәчәге - умырзая
    Калка бизәп урман келәмен.
    Балачага аунап болыннарда
    Котлый язның үләнен.

    Туган җирдә оя корып,
    Кошлар бала чыгара.
    Язлар ярсу елга-атның
    Боз камытын тугара.

    Болыннарга бизәк өстәп,
    Чәчәк ата муеллар.
    Язгы таңда җанны ачып,
    Шатлыкларга коенам. 

  • 14
    Яннарыңа кайтып киләм
    У.Рәшитов кәе, В.Каhирова сүзләре

    Айлы бу төн. Серле бу төн.
    Күктә яна йолдызлар.
    Син дә мин генә сайлаган
    Безнең уртак йолдыз бар.

    Кушымта:
    Янннарыңа кайтып киләм, янннарыңа
    Җаным чыгып каршы ал,
    Синең белән аерса да, аерса да
    Мине болай язмышлар.
    Төшләремә, һәр көн кердең төшләремә
    Хатлар яздың «кайтып ал».
    Йолдыз яңгыры астында
    Кайтып киләм, каршы ал.

    Туган авыл, басу юлы,
    Йөрәгемнән моң тама
    Буа буе талларыннан
    Сандугач җыры ага.

    Бары сине сөйгән өчен
    Мәңге яннарыңда калам.
    Яңгыр күлендә йолдызлар
    Бәхет утларында янам.  

  • 15
    hинең язмыш, минең язмышым
    В.Килдеголов көе, И.Гомәров сүзләре

    Мәңге һүнмәһен тип ялҡыны
    Һөйөүемде һалдым йырҙарға.
    Йылдар үткәс иҫтәремәалып
    Бер иларға, берсә йырларға.

    Ҡушымта:
    Мөхәббәтем тейепйырлармын да
    Үтер төҫлөминең һағышым.
    Әллә йырҙағына бергәме икән
    Һинең яҙмыш– минең яҙмышым.

    Йылдар үтте онотолдо тейеп
    Күңелеңдә бушлыҡҡалмаһын.
    Беҙгәгенә түгел, бер кемгә лә
    Һөйөүҙәрһеҙ ҡалыу яҙмаһын.

    Ҡушымта:
    Мөхәббәтем тейеп йырлағанда
    Һағыштарым минең үтмәне.
    Ғүмер буйы һинең ҡараштарың,
    Йылылығың, наҙыңетмәне.

    Мөхәббәтем тейеп йырлайымсы
    Ҡалһынйөрәгемдә һағышым.
    Һин бәхетле булһаң - мин бәхетле,
    Һинең яҙмыш– минең яҙмышым. 

"АЙДАР" театр-студиясе:
Фђнил Арслангулов - Башкортостанныћ атказанган мђдђният ђшлеклесе - аранжировкалар (1, 3, 4, 5, 7, 9)
Фђрвђз Килдеголов - аранжировкалар (6, 8, 10, 12, 15), саксофон, курай, бэк-вокал
Эмзара Мухтарова - виолончель, бэк-вокал
Салават Ахмадуллин - баян, флейта
Рђњф Сђлтђшев - гитара, бэк-вокал
Артур Мирхђйдђров - труба

"АЙДАР" студиясе каршындагы балалар вокаль ансамбле
Аранжировкалар:
Оскар Усманов - (2),
Айрат Набиев - (11),
Ришат Сагитов - (13)
Тавыш режиссеры: Энрик Мирхђйдђров
Фотохудожник: Рафаэль Исламов
Продюсер: К.Гђрђев.

Генераль спонсор: "НАВИТАНК" фирмасы, Вена, Австрия. Р.А.Галимовка, Н.Я.Багаутдиновка, А.М.Беловоленнкога, А.Б.Мадьяровка, А.Р.Оружовка аерым рђхмђтлђребезне белдерђбез.

Все права защищены.