Бәхет бит ул

  • 1
    Кил генә тузәрмен
    Р. Медьяров көе, Х. Мөдәрисова сүзләре

    Хисләрдән калдылар тик сүзләр
    Бәхеттән калды тик күз яше.
    Барысын томаннар,
    Томаннар йоттылар
    Ничек соң, ничек соң түзәсең?

    Адаштым, дидем мин, син ерак
    Кулыңны, дидем мин, суз миңа.
    Тик шунда югалдың, югалдың.
    Кайда син?
    Йөрәгем түз генә, түз генә.

    Томаннар таралыр, тәбигать
    Үзгәрми тормас ул үзгәрер.
    Юлларга чыгармын
    Мин сине көтәрмен
    Кил генә түзәрмен, түзәрмен.

     

  • 2
    Мәхәббәт энҗеләре
    У. Рәшитов көе, Р. Миңнуллин сүзләре

    Киткәндә оялып кына
    Битемнән килеп сөйдең
    Керфек очларың чыклардан
    Чыланган иде синең.

    Кушымта:
    Нигә инде күз яшеңне,
    Яшерәсең чибәрем?
    Соң алар бит яшьләр түгел,
    Мәхәббәт энҗеләре.

    Сөюеңне күреп торам,
    Бәхеттән елыйсыңдыр
    Миңа шатлык юрыйсыңдыр,
    Бәхетләр юллыйсыңдыр.

    Кайтыйм гына онытырсың
    Күз яшьләреңнең барсын.
    Моңсуланып озатсаң да,
    Елмаеп каршыларсың.  

  • 3
    Аерылышу
    З. Хәйретдинов көе, Р. Вәлиева сүзләре

    Кузгала поезд кузгала
    Аерылабыз мин китәм
    Юллар кавыштырган иде
    Юллар аера икән.

    Кушымта:
    Эй, язмыш ник аерасың,
    Аерылмас чакларымда?
    Гомерлеккә калдырсаңчы
    Кайнар кочакларында.

    Тәрәзәдә авыр чыклар
    Көзләр дә үксеп елый
    Күк йөзләрен болыт сарган
    Җилләр дә авыр сулый.

    Кузгала поезд кузгала
    Китәм бит инде китәм.
    Әй, бу язмыш дигәннәре,
    Бигрәк рәхимсез икән.  

  • 4
    Сары күзле ромашкалар
    У. Рәшитов көе, Г. Рәшитова сүзләре

    Әле яңа гына миңа
    Ак такыя үргән идең.
    «Сине генә, сине генә Сөям, бәгърем!» — дигән идең.

    Кушымта:
    Берәм-берәм очты җилгә
    «Ярата ул» дигән таҗлар.
    Үзең киттең, калды бары
    Сары күзле ромашкалар.
    Сары күзле ромашкалар,
    Сары күзле ромашкалар.
    Үзең киттең, калды бары
    Сары күзле ромашкалар.

    Хәзер кемгә инде, кемгә
    «Сине генә сөям» дисең?
    Ак чәчәкләр бүләк итеп,
    Ак бәхетләр вәгъдәлисең?

    Хыянәткә йөрәгеңдә
    Ахырысы, урын бик киң.
    Әйтерсең дә синең күңел
    Нәкъ очкан күбәләккә тиң.  

     


     

     


     

  • 5
    Әйтелмәгән мәхәббәт
    В. Фаттахова көе, Х. Гыйләҗев сүзләре

    Һине күреп янып йөрөнөм,
    Әйтә алмай теләгемде.
    Әйтелмәгән мөхәббәтем
    Әйтелмәгән мөхәббәтем
    Яндыра йөрәгемде.
    Әйтелмәгән мөхәббәтем
    Әйтелмәгән мөхәббәтем
    Яндыра йөрәгемде.

    Үзем һөйәм, үзем көйәм,
    Үзем касам, күренһәң.
    Сәскә булып үсәр инем,
    Сәскә булып үсәр инем,
    Сәскәләргә үрелһәң.

    Йә йылмайып, йә моңайып
    Каршыма килһәң ине.
    Тормыш юлын берәү булып
    Тормыш юлын берәү булып
    Үтәйек тиһәң ине.
    Тормыш юлын берәү булып
    Тормыш юлын берәү булып
    Үтәйек тиһәң ине.

    Һине күреп янып йөрөнөм,
    Әйтә алмай теләгемде.
    Әйтелмәгән мөхәббәтем
    Әйтелмәгән мөхәббәтем
    Яндыра йөрәгемде.
    Әйтелмәгән мөхәббәтем
    Әйтелмәгән мөхәббәтем
    Яндыра йөрәгемде.

     

  • 6
    Китмә, сөю
    Зифа Нагаева сүзләре hәм көе

    Кырыс кышкы җилләр…
    Кырыслыгы — язмышларга килгән сынау.
    Җилгә каршы икәү,
    Барыр юллар бәхетләргә
    Һаман әле урау.

    Күптән инде, күптән
    Аңлашырга вакыт, күптән.
    Бу сагышлар җиткән
    Мәхәббәттә кабатланмам,
    Канатланмам, кабат янмам.
    Китмә, сөю, китмә!

    Гомер синсез үткән
    Аңлашырга вакыт күптән,
    Бу сагышлар җиткән
    Мәхәббәттә кабатланмам,
    Канатланмам, кабат янмам.
    Китмә, сөю, китмә!

    Мин яраткан карлар
    Бөтерелеп җиргә төшә, иңгә тия.
    Без яраткан ярлар
    Инде башкаларны,
    Башкаларны инде сөя.
    Башка төрле йөрәк,
    Башка төрле яшәү кирәк,
    Башка төрле теләк
    Кемнәр өчен мине синнән,
    Сине миннән, мине синнән
    Аерып алу кирәк.  

     

     

     

  • 7
    Чегән кызы
    Зифа Нагаева көе hәм сүзләре

    Кулларымны кулларыңа салып
    Чегән кызы язмыш юрыйсың.
    «Көтмә», — дисең, — өмет итмә, — дисең,
    «Йөрәгеңнән аны җуй!» — дисең.

    Кушымта:
    Чегән кызы,
    Тоз салма ярама,
    Үтәли карама,
    Яшәү юк яңадан
    Аннан башка.
    Башны бәреп булмый ташка.
    Ташлар булсаң — әйдә ташла.
    Тик бәхетле булырсыңмы
    Миннән башка?

    Чегән кызы,хәтта кәккүкләр дә
    Мәхәббәткә өмет җуйганнар.
    Минем сөемә минсез ясин чыгып
    Миннән башка җирләп куйганнар.

    Ачуланма, кызый, сүзең ялган.
    Кәккүкләр дә санап бетмәгән.
    Сөюләр дә безнең әле сүрелмәгән,
    Аңлашырга вакыт үтмәгән. 

  • 8
    Җиз кыңгырау моңнары
    В. Хәбисламов көе, Ә. Атнабаев сүзләре

    Урап-урап карлар күмә
    Кышның озын юлларын,
    Чың-чың итә, җил тузгыта
    Җиз кыңгырау моңнарын.

    Җиз кыңгырау, көмеш моңнар
    Уйлата синең хакта,
    Синең хактагы уйларым
    Яшьлеккә алып кайта,
    Уйлата синең хакта.

    Җиз кыңгырау моңнарында
    Үткәннең тавышлары,
    Очрашулар, кавышулар,
    Аерылу сагышлары,
    Үткәннең тавышлары.

    Чың-чың итә, җил тузгыта
    Җиз кыңгырау моңнарын.
    Кая алып бара икән
    Кышкы озын юлларым?
    Җиз кыңгырау тагып кына,
    Атларда чабып кына,
    Килер идем яшьлегемнән
    Тик сине алып кына,
    Атларда чабып кына.  



  • 9
    Көзге ачы җилләрдә
    Татар халык җыры

    Урак урган җирләрем лә,
    Печән чапкан җирләрем шул,
    Йөгереп китәрдәй булам ла,
    Кайтып җитәрдәй булам
    Көзге ачы җилләрдә лә
    Туган-үскән илләргә.

    Күк чәчкәдәй күкрәп калды
    Минем туган җирләрем шул.
    Йөгереп китәрдәй булам ла,
    Кайтып җитәрдәй булам.
    Көзге ачы җилләрдә лә
    Туган-үскән илләргә. 

     

     

  • 10
    Картлар йорты
    А. Нәбиев көе, Р. Чураголов сүзләре

    Язмышларның салкын кочагына
    Ташлап киткән газиз баласын,
    Уйламаган карт көнендә
    Бер караусыз үзе каласын.

    Кушымта:
    Әллә үзләре гаепле,
    Әллә заманда хата —
    Картлар йорты тупсасында
    Купме язмышлар ята.

    Кай берәве үз баласын артык
    Очындырган, сөйгән чамасыз.
    Күрә алмаган газиз баласына
    Тәрбияләр бирү чамасын.

    Кеменәргэдер Ходай бала затын
    Нидер сәбәп белән бирмәгән.
    Яшьлек хаталары өчен язмыш,
    Үч алырын бер көн белмәгән.  

     


  • 11
    Бер алманы бишкә бүләек
    У. Рәшитов көе, Ә. Атнабаев сүзләре

    “Бер алманы бишкә бүләек,
    Беребез өчен беребез үләек”, 
    Дип җырлаган безнең бабайлар,
    Дип җырлаган безнең атайлар.

    Бер алманы бишкә бүлгәннәр
    Берсе өчен берсе үлгәннәр.
    Тормыш дигән бөек яланда
    Җыр яңгырый әле һаман да.

    Үткән буыннарның авазы
    Ата-бабаларның наказы.
    Бер алманы бишкә бүлегез,
    Берегез өчен берегез үлегез.

    Җыр сыналган төрле заманда,
    Ут давыллы яулы яланда,
    Ил өстенә дошман килгәндә,
    Ил таянган шушы ирләргә.

    Бер үлемне бишкә бүлгәннәр,
    Берсе өчен берсе үлгәннәр,
    Җыр сынала әле һаман да,
    Мәшәкәтле әле замана.

    Ил өстенә кайгы килгәндә
    Ил таяна шушы ирләргә.
    Бер кайгыны бишкә бүләләр,
    Утка-суга бергә керәләр. 

     

  • 12
    Тәүбә
    З. Хәким көе hәм сүзләре

    Бу кайгылы хәлдә таң атамы әллә?
    Тагын өмет биреп ява кар.
    Китмә, китмә, китмә.
    Хушлашырга иртә,
    Минем сиңа әйтер сүзем бар.

    Нигә кирәк сүзләр?..
    Нигә hаман күзләр
    Өмет белән күккә багалар?
    Сукма, сукма, язмыш, үтерерсең ялгыш.
    Минем әле җырлар зарым бар.

    Донья чиксез булса, вакыт hаман узса,
    Нигә миңа бүген донья тар?!
    Күккә әйттем форьяд.
    Кичерерсең, Ходай 
    Минем сиңа бирер җаным бар.

    Бу кайгылы хәлдә таң атамы әллә?
    Тагын өмет биреп ява кар.
    Китмә, китмә, китмә.
    Хушлашырга иртә,
    Минем сиңа әйтер сүзем бар.  

  • 13
    Өзелеп ярлар сөймәгез
    Зифа Нагаева көе hәм сүзләре

    Үтә кызыллар кимәгез
    Үтә кызыл тиз уңа.
    Артык яратып сөймәгез
    Үкенүләргә була.

    Кушымта:
    «Бар ул мәхәббәт, бар!» — диеп,
    Үзәгемне өзмәгез.
    Хәлләремнең шундый чагы
    Бер киңәш тә бирмәгез.
    Ялган сүзләргә ышанып
    Ялкын утка кермәгез.
    Таллар кебек бөгелерсез
    Өзелеп ярлар сөймәгез.

    Ашыкмагыз, ашкынмагыз
    Хаталар ясар өчен.
    Авырлыкларда сынагыз
    Чын яратуның көчен.

    Күз яшьләре күл булса да
    Тынычлык була алмас.
    Бәхет янәшә йөрсә дә
    Язмыштан узып булмас.  

  • 14
    Ходай сине миңа саклаган
    З. Хәйретдинов көе, М. Хафизов сүзләре

    Куңел сизде сине очратуны
    Мәхәббәттән йөрәк янасын.
    Юарга юк кебек сулары да
    Янган йөрәгемнең ярасын.

    Кушымта:
    Соңламаган икән мәхәббәтем
    Кояшым да әле батмаган.
    Татлы язмыш булып төшкә кердең
    Ходай сине миңа саклаган.

    Гашыйк йөрәк кенә яна ала
    Яндырасым килә үзеңне.
    “Син минеке”, — диеп өзелеп әйткән
    Ишетәсем килә сүзеңне.

    Мәхәббәттән туган яраларны
    Мәхәббәтең кирәк юарга. “Сөям сине”,
    Дигән сүзләреңне
    Көйгә салдым инде җырларга.  

  • 15
    Язмыш җиле
    З. Хәйретдинов көе, Г. Габдулла сүзләре

    Язмыш җиле, үтенәмен синнән
    Калдырмачы мине ялгызым.
    Алып килче рәхәт көннәремне
    Үзгәрт әле усал язмышым.

    Кушымта:
    Әй, гомернең алтын минутлары,
    Китмәскә, дип кире килегез.
    Шул мизгелдә мәңгелеккә калып
    Тик бәхетле мине итегез.

    Язмыш җиле әйтче әле миңа,
    Күпме калды икән көтәсе?
    Тынычлыгы белән күңелемнең
    Килә алда гомер итәсе.

    Әй илаһым, ярдәмеңнән мине
    Ташламассың әле ышанам.
    Яңа таңның һәрбер иртәсендә,
    Җанда өмет тоеп уянам.  

  • 16
    Җир җиләге
    З. Хәйретдинов көе, Р. Хәкимҗанов сүзләре

    Нигә өздем җир җиләген,
    Пешкәннәрен көтмәдем?
    Соңлап тойдым ачы тәме
    Йөрәгемне өткәнен.

    Кушымта:
    Өздем шул җир җиләкләрен,
    Өлгергәнен көтмәдем.
    Гаеплемен, кичер инде,
    Мин бәхетле итмәдем.

    Нигә өздем җиләкләрне,
    Кызарып пешсен иде.
    Саф сөюнең ялкыннары
    Сиңа да күчсен иде.

    Өзмәгезче җиләкләрне
    Пешкәннәрен көтмичә.
    Язмышлар да ачы була
    Сөю көче җитмәсә.  

  • 17
    Бәхет бит ул
    И. Шәрипов көе, Ә. Кәшфуллин сүзләре

    Гомер агышларын сизми
    Эшсөярләр, сабырлар.
    Ник арта гомер көзендә
    Яшьлекне сагынулар?

    Мин сагынмыйм яшьлегемне,
    Сагынсам да кайтмый ул.
    Сулар кире акмагандай
    Кояш ике батмый ул.

    Шөкер итеп кабул итәм
    Килгән һәрбер елымны.
    Бәхет синнән соң яшәсә
    Кызыңмы, я улыңмы.

    Бәхет җирдә үзеңнән соң
    Изгелек калдыралсаң.
    Күңелләргә онытылмаслык
    Моңнар булып уралсаң.

    Гомер агышларын сизми
    Эшчәннәр һәм түземнәр.
    Бәхет бер килер буынга
    Кемнең әйтер сүзләре бар.

    Әйтер сүзләр бар әле ул.
    Әйтелеп бетелмәгән.
    Елларның иң кадерлесе
    Алда ул үтелмәгән.