Абага чәчәге

  • 1
    Кайтам әле туган якка
    Ч. Зиннатуллина көе, Ф. Зыятдинова сүзләре

    Кайтам инде донья урап
    Туган як болынына.
    Болыннарда атлар чаба,
    Мин анда колын гына.

    Кушымта:
    Чит илләрдә, чит җирләрдә
    Газиз гомерләр үткән.
    Диңгез суы тозлы диләр
    Әллә күз яше микән?

    Кайтам әле туган якка
    Адашмам урманында,
    Минем язмыш туры килде
    Юлларның уравына.

    Кайтам инде донья урап,
    Туган як кырларына.
    Йөрәккәем түзәр микән
    Тургайлар җырлавына?

    Кайтам әле туган якка
    Шәл япкан талларыма,
    Әнкәй үзе шәл ябынып
    Чыгар күк алларыма.  

  • 2
    Син башканың бәхете
    З. Хәйретдинов көе, С. Әхмәтҗанова сүзләре

    Йөрәгемне учларыма
    Йомарлап түзәм инде.
    Уйларымны күзләремнән
    Укыйсың – сизәм инде.

    Кушымта:
    Гафү үтенмә, кирәкми,
    Син башканың бәхете.
    Кайларда йөрдең адашып,
    Соңлаган мәхәббәтем.

    Мин кадерле күзләреңә
    Карамаска тырышам.
    Мине түгел, ташны эретер
    Бер ягымлы карашың.

    Теләсәң ташкын хисләрне
    Туктатып була имеш.
    Булдыралсаң, янмый кара
    Йөрәгеңдә ут килеш.  

  • 3
    Кайгы җиле
    Р. Тимербаев көе, Р. Чурагулов сүзләре

    Кайгы килсә, сорап тормый,
    Килми ишеген кагып.
    Бәхет тулы тормышының
    Килә тәрәзен ватып.

    Кушымта:
    Мин туган йортның капкасын
    Кайгы җиле какмасын.
    Әти-әни, туганнарны
    Фәрештәләр сакласын.

    Әти-әни, изге җанның
    Түрдә булсын урыны.
    Алар безне кеше иткән
    Озын булсын гомере.

    Кайда барма, кайда булма
    Туган йортны ташлама.
    Туган нигез ташларыннан
    Туган илләр башлана.  

  • 4
    Нурланыр әле күңелем
    Ф. Шарифуллин көе, Р. Хәкимҗанов сүзләре

    Тынгы бирми, тынгы бирми
    Сине сагынуларым,
    Үзәкләрне өзә инде
    Син, дип сызлануларым!

    Кушымта:
    Түзәм әле, түзәм әле
    Мәхәббәтем ялкынына
    Ашкынып очып килермен сиңа
    Тик мине чакыр, чакыр гына үзеңә!

    Көтәм һаман, көтәм һаман
    Кавышу минутларын.
    Нурланыр әле күңелем
    Таралыр болытларым!

    Тынгы бирми, тынгы бирми
    Сине сагынуларым.
    Үзәкләрне өзә инде,
    Син, дип сызлануларым!  

  • 5
    Абага чәчәге
    З. Хәйретдинов көе, Р. Гаффар сүзләре

    Абагадай серле синең мәхәббәтең,
    Кайчан чәчәк атар — белмәссең.
    Өзгәләнеп сине, сине чакырсам да
    Ишетмәссең инде, килмәссең.

    Кушымта:
    Абагадан юкка бәхет сорама син,
    Нинди генә матур чәчәк атса да.
    Син ашыкма мине, мине югалтырга,
    Юлларыңда өелеп алтын ятса да.

    Карурманга кердем бары сине эзләп,
    Күрсәтер дип юлны абага.
    Чәчәгенең сихри яктылыгы сине
    Ярдәм итәр диеп табарга.

    Шундый матур итеп, чәчәк ата, диләр,
    Тирә-якны күмеп яктыга.
    Абаганың шулай чәчәк атмавын да
    Юрыйсыдыр, бәлки, яхшыга.  

  • 6
    Елгалар саеккан чагында
    Р. Вәлиева сүзләре

    Ике яр кушылыр шикелле
    Елгалар саеккан чагында.
    Көймәгә утырып юл чыктым
    Шәүләбез дулкында чагыла.

    Гомернең уртасы, челләсе,
    Җанымны ачыйм соң кемнәргә?
    Бәхетем елгасы саегып,
    Ярлары кавышкан көннәрдә.

    Яшәсән иде бу дөньяда
    Бил бирми хәсрәткә, кайгыга.
    Мең шатлык койса да күңелгә,
    Бәхетем елгасы саега.

    Син бүген көймәнең түрендә.
    Хисләрем рәшәсе эчендә
    Мәхәббәт диңгезе күренә
    Җырларым шифалы яңгырай,
    Сусаган җаннарны сугара.
    Мәңгегә килгән күк дөньяга
    Салганмын елларны суларга.  

  • 7
    Акыл чыбыгы
    Ф. Галимов көе, Р. Чурагул сүзләре

    Әткәй безне кыйнамады,
    Рәнҗетмәде сүз эйтеп.
    Аннан калган тал чыбыгы,
    Һаман тора кисэтеп.

    Кушымта:
    Кайгылардан, афәтләрдән
    Ерак тор син, әй, бала.
    Кырын эшләр эшләгәнче
    Азагын син чамала!
    Тәүфыйклы бул, и, бала.

    Узган инде бала чаклар,
    Онытылган агач тайлар.
    Әткәйләрнең тал чыбыгы
    Гөнаһлардан саклыйлар.

    Тал чыбыклы матчаларны
    Басмасын кайгы йөге.
    Тал чыбыклы һәм әтиле
    Балалы нигез — изге.  

  • 8
    Сары каен
    З. Хәйретдинов көе, И. Сираматов сүзләре

    Ябынгансың сары шәлең
    Моңсу узды мәллә җәең?
    Боеккансың, саргайгансың,
    Синең дә бит авыр хәлең.

    Кушымта:
    Сары каен, каенкаем,
    Бармы әллә кайгыкаең?
    Бергә-бергә эзлик әле,
    Хәсрәтләрдән чыгу җаен.
    Сары каен, каенкаем,
    Бармы әллә кайгыкаең.
    Бергә-бергә эзлик әле
    Хәсрәтләрдән чыгу җаен.

    Син озаттың ямьле җәйне,
    Мин югалттым сөйгәнемне.
    Синең тагын җәең килер,
    Тик сөйгәнем кайтмас минем.

    Бигрәк матур ак күлмәгең,
    Бөркән кабат яшел шәлең,
    Күтәрелсен күңелләрең,
    Җиңеләйсен моңсу хәлең.  

     

  • 9
    Газиз халкым
    З. Хәким көе hәм сүзләре

    Ачы язмыш йөген сөйри бер мосафир,
    Әйтче миңа җирдә яшәү хакын.
    Мең кат сорыйм, һаман әле җавап ишетелми
    Нәрсә булды сиңа, газиз халкым?

    Вәхши дөнья, кансыз аның кануннары,
    Бу дөньяда үз юлында һәркем хаклы.
    Тик шулай да җан ачысы белән синнән сорыйм:
    Ничек сиңа ярдәм итим, газиз халкым?

    Барыр юлың кай тарафка — кемнәр әйтер?..
    Үзәгеңдә бармы әле янар ялкын?
    Бүген миңа сулыш кебек тавышың ишетү кирәк,
    Дөньяга бер аваз бирче, газиз халкым.  

     

  • 10
    Кил син миңа
    Р. Мөхәметдинова көе, К. Шафикова сүзләре

    Кышлар салкын димә, кил син миңа
    Сагынганда бергә чакларны.
    Җылы тыным белән эретермен
    Чәчләреңә кунган ак карны.

    Кышлар салкын димә, кил син миңа
    Сагынганда ерак язларны.
    Карлар гына күмеп китә алмый,
    Йөрәктәге тулы назларны.

    Төренеп кил ап-ак бураннарга
    Озата килсен әйдә салкыннар.
    Үзәкләргә үтәр салкыннарны
    Эретерлек миндә ялкын бар.  

     

     

  • 11
    Акчарлак спектакленнән җыр
    Ю. Узенбаев көе, Буранбай сүзләре

    Ел-дауыллап осҡанҡоштар
    Аҡсарлаҡ түгел микән?
    Һин киткәнгә мин түҙәрмен,
    Йөрәгем түҙәрмикән?..

    Аҡсарлаҡтар уйнар күлдә
    Табып алдым аҡҡанат.
    Һөйөүеңдең билгеhе тип,
    Түшемә ҡуйҙым ҡаҙап.

    Ҡаурыйғына торып ҡалды
    Ҡанатлыhөйөүеңдән.
    Ҡайтауаздарғына ҡалды
    «Яратам», — тейеүеңдән…  

     

  • 12
    Серле йөрәк
    Р. Гатауллин көе, М. Әгъләмов сүзләре

    Миңа баккан күзләреңнән бәм сине шашып…
    Үбәм… миннән башкаларга
    Булмасын ул гашыйк.
    Күзләрең белән берочтан
    Керфегеңне үбәм…
    Усал күзләр караганда
    Алар төшсен түбән.

    Кушымта:
    Йөрәгеңнән үбәр идем,
    Күренми шул йөрәк —
    Ах шул йөрәк, серле йөрәк,
    Яши тирәндәрәк.

    Колак яфракларың синең
    Кытыклансын, үбәм.
    Беркайчан да усал сүзләр
    Ишетмәсен миннән.
    Күзләреңнән, битләреңнән,
    Маңгаеңнан үбәм
    Җыерчыклар алмасыннар
    Минем гаеп белән.  

  • 13
    Киек казлар
    М. Макаров көе, Х. Туфан сүзләре

    Яңгырларда, явымнарда,
    Давылларда-җилләрдә.
    Киек казлар кыңгылдаша
    Мин белмәгән телләрдә.
    Киек казлар кыңгылдаша,
    Җырлашалар микәнни?
    Туган илләр кала бит, дип,
    Елашалар микәнни?

    Безнең дә бит шулар сыман
    Киткән еллар бар иде;
    Кыйгак-кыйгак, илем ерак,
    Дигән чорлар бар иде.
    Киек казлар кыңгылдаша,
    Сау бул, якташ, диләрдер.
    Әллә кайтыр, әллә кайтмас
    Безнең башлар, диләрдер.

    Казлар кебек очасылар 
    Китәселәр юк минем;
    Кыйгак-кыйгак, илем ерак,
    Дияселәр юк минем.
    Кыңгылдашып болытларда
    Мин белмәгән телләрдә,
    Киек казлар китеп бара
    Мин күрмәгән илләргә.