Язлар килә диеп әйтмә миңа

Бу җырны хәтерлисезме?..

Ленур Зәйнуллин көе
Хәйдәр Әхмәтшин сүзләре

Язлар килә диеп әйтмә миңа
Әйтмә миңа язлар киләсен.
Язлар килгән саен хәркемнең дә
Ни көткәнен үзең беләсең.

Кушымта:
Әйтмә миңа язлар килә диеп
Күңелемдә минем кыш әле.
Кемдер өчен язлар килгән саен
Сайрамаган бер кош мин әле.

Алмагачлар чәчәк ата димә
Аларның да тоймыйм хуш исен.
Күңел күзем әле язлар күрми,
Шулай булгач инде нишлим соң?

Язлар җитә диеп әйтмә миңа
Күреп торам килеп җиткәнен.
Язлар белән миңа назлар килми,
Көтәм хәзер аның киткәнен.

Добавить комментарий