Шәм уты

Сегодня, 11 февраля, день рождения у Бибинур апа - мамы Айдара Галимова, ей  исполняется 75 лет! Премьеру новой песни "Шәм уты"  он приурочил к этому замечательному событию

Гүзәлия көе
Венер Фәттах сүзләре

Бураннарны ерып кайткып киләм
Инде күрәм өйнең утларын.
күңел белән тоям әнкәемнең
шәм кабызып йөргән кулларын.

Кушымта:

Ышыкламыйм диеп башын игән
Өй алдында әнкәй шомырты.
Еллар үттем, бураннарны кичтем,
Якты биреп торды шәм уты.

2. Тормышыма якты юллар теләп
Әнкәй шәм яндырып куйгандыр.
Газиз балам исән йөрсен диеп
Уйларында өмет коргандыр.

3. Кая гына барсам минем истә,
Күз алдында шәмнең ялкыны.
Бәлки шуңа мине урап уза
Дөньялыкның гамьсез салкыны.

Ераклардан сәламемне алып
Өй алдымда көтә шомыртым.
Әнкәй көтә сүндермичә генә
Хәтирәләр тулы шәм утын.

Комментарии

Рушан
13 февраля 2015
Радужный
Душевная песня,спасибо!!!
Айдар
18 февраля 2015
Азнакай
Бик ошады бу күңелле һәм матур җыр.
Вероника
5 марта 2015
Уфа
Хорошая песня!
Галия
13 марта 2015
Оренбург
Душевно, благостно... какие слова...Еллар үттем, бураннарны кичтем, Якты биреп торды шәм уты...

Добавить комментарий