Хыялларда бәхет эзлибез

Яңа җыр!

Зифа Нагаева сүзләре
Урал Султанов көе

1.Бала чагыбызда,

Хыял атыбызда

Без оча идек

Болыттан алда.

Ак болытлар арты,

Тылсым илләреннән

Могжизәләр көттек 

Без хыялларда.

Кушымта:

Гомерләребез буе

Тормышларга ашмас

Хыялларда бәхет эзлибез.

Ә бит бәхетебез

Җирдә гади генә

Яшәү икән, шуны белмибез..!

2.Зәңгәр күкләр иле-

Яшьлек тиле иде.

Ак хыялларда нидер көтәбез

Йолдыз күзләгәнбез,

Ярлар эзләгәнбез,

Янәшәдә булган, 

Тик күрмәгәнбез

3.Еллар үткән, алдап,

Алга өмет баглап

Шул хыялдагы яр эзләгәнбез

Уйлап иртәгәсен, 

Киләчәк киләсен,

Бүгенгесен күрми Калып үтәбез...

Добавить комментарий