Себер юлы

Әлеге вакытта театр-студиябез гастрольләр белән Себер тарафларында. Суыклыгына карамастан, иң җылы тамашачылар анда безне көтеп тора. Себер белән бәйле булмаган гаилә юктыр безнең илдә. Нәкъ аларга багышлап, шушы мәгънәле җырны Атна җыры итеп сайладык. Рәхим итеп тыңлагыз!

Наил Шәймарданов көе
Нәфкыя Сафина сүзләре

Үтәр гомеремне санарга,
Кушмадым кәккүкләргә.,
Чит җирләрдә яшәү хәле,
Чит җирләрдә яшәү хәле,
Мәгълүм түгел күпләргә.

Кушымта:
Себер юлы, озын, ерак,
Кайтулар юк бер киткәч.
Нишлисең бит, себерне дә,
Туган илдәй үз иткәч.

Себер бураны юлларга,
Карын өеп сылады.
Әллә салкын безне, әллә
Әллә салкын безне, әллә
Язмыш үзе сынады.

Бирешмәдек салкыннарга,
Өшеп туңып чыныктык.,
Туган илдәй күреп якын,
Туган илдәй күреп якын,
Себер сиңа сыендык.

Комментарии

Ирина
4 августа 2016
Нижневартовск
Здравствуйте, хотелось бы передать огромное благодарность за Ваше творчество, имела честь посетить концерт в Нижневартовске и получить колоссальное удовлетворение душу.... Дай бог Вам здоровья и новые шедевральные песни.

Добавить комментарий