Онытма син мине

Долгожданная песня в исполнении Айгизы Галимовой!!!

Гүзәлия көе
Гөлфия Шакирова сүзләре

Сагынамын диеп, хәбәрләрең килсә,
Мин күкләрнең җиде катында.
Бердәнберем диеп, җырлар багышлыйсың,
Мине сөюләрең хакында...

К-та:
Югалтма син мине,
Онытма син мине,
Мәхәббәтем дөрләп кабынган.
Вакыт күрешергә,
Вакыт сөйләшергә,
Күңелем сине өзелеп сагынган.

Йөрмә читтә ялгыз, бетсен моңсу сагыш,
Кайтчы, иркәм, кайтчы яннарыма.
Һәрбер әйткән сүзең, янда булсаң үзең,
Булыр дәва бит җаннарыма.

Вакыт булды сынау, бәхетләргә юрау,
Чынга ашсын безнең хыяллар.
Һәрчак ачык булсын, шатлыклардан торсын,
Без барасы бу урау юллар.

Комментарии

мунира камаловна
28 января 2016
учалы
хочется слушать снова и снова,афарин!
Венера
9 февраля 2016
Уфа
Ижади унышлар телим! Гади тамшачыларыннан баш тартма, аларнын хэрберсе Сина бары изге телэктэ булуын хатеренннэн чыгарма!
Разида
9 февраля 2016
Мегион
Ижади унышлар, югары урлэр!!!

Добавить комментарий