Май кояшы

"Хыял..." программасыннан яңа җыр!

Гүзәлия көе
Илдар Гайсин сүзләре

1.Тагын да яз җиргә килде

Болыннарны гөлгә күмде.

Яннарымда син булмагач

Күңелемдә өмет сүнде.

Кушымта:

Май кояшыдай

Балкып килче яныма.

Сөю тулы йөрәк – 

Утта яндырма.

2.Матур җәйге көннәрем дә

Бер ялгызым үтәрме икән?

Сиңа булган мәхәббәтем

Сүрелеп, көеп бетәрме икән?

3.Җирне ак юрганга төреп,

Салкын кыш та килеп җитәр.

Ялгызлыктан арыган күңелем

Һаман сагнып сине көтәр.

Добавить комментарий