От всей души поздравляю всех своих слушателей С Новым 2015 годом!
В канун нового года хочу подарить вам свою новую песню "Ашыкмагыз, еллар..."
Язлар белән язлар арасында
Күпме якты эзләр саласы.
Еллар йөген иңнән алып ташлап
Гел яшьлектә килә каласы.
Кушымта:
Еллар, еллар, ашыкмагыз әле
Ашыкмагыз гомер атларым.
Ашыкмагыз язларымның ярсу,
Көзләремнең моңсу чаклары.
Җиләкле җәй суза чәчәкләрен
Башны әйләндерә хуш исе.
Күбәләктәй матурлыкны гизеп
Гел җәйләрдә килә яшисе.
Көзләр килгән алтын тәңкә ява
Үткәннәрнеңме әллә күз яше.
Язлар, җәйләр, көзләр шикелле үк
Һәркем өчен матур үз яше.
Комментарии
Добавить комментарий