Иң гүзәл бәйрәм белән!

6 марта 2018

   Түземсезләнеп көтеп алган кояшлы,  өметле  яз  мизгеле  аеруча ямьләнә төшә, чөнки иң матур бәйрәмнәрнең берсе, гүзәл затларыбызга багышланган 8-нче март көне  җитә.  Дөньяны нурларга, матурларга, балкытырга яралган сихри хатын-кызларыбыз. Мин сезне чын күңелемнән лаеклы көнегез белән тәбриклим! 

   Кәдерле  әниләр , апалар, кызлар.  Назлы, нәзәкәтле  булуга карамастан, рухи көчкә иясез сез.  Тормыш юлында җил давыллар очраса да  сынмыйсыз һәм артка чигенмисез.Бу чын-чынлап сокландыра. Ягымлы  йөзләрегездә һәрвакыт нурлы елмаю балкысын, чылтырап аккан чишмә суыдый шатлыклы көлүегез ешрак ишетелсен. Сез бәхетле булганда,  без көчле затлар таулар күчерергә әзербез. Рәхмәт сезгә !Бәйрәм белән!

                                                                                       Айдар Галимов.