Вот, что значит креативный подход!

17 марта 2017

Дорогие поклонники творчества Айдара Галимова, искренне благодарим вас за активное участие в конкурсе.  Каждая работа достойна  восхищения.  Признаться, было сложно выбрать победителем  кого-то одного, поэтому мы решили  присудить победу нескольким участникам. 

Первое место  за оригинальные видеопоздравления получили  Зайнап Ситдикова (Бельгия) и Луиза Ткачева (Самара) , а также за креативное стихотворение  - Гульшат Ямгутдинова

Аккуратный,

Йогой не знаком,

Добрый,

Аппетитный,

Радостный он!

Гениальный,

Ароматный,

Ласковый

Идеал!

Модный,

Обалденный,

Волшебный вокал!

Стильный,

 Деликатный,

Нежный,

Ё-моё!

Мудрый,

Ранимый,

Орденоносец

Живой!

Душевный,

Естественный,

Нужный, 

И родной!

Яркий

Сексуальный,

Юный,

Боевой,

Искренний,

Лучистый,

Единств-

Енный

Мой....Любимый Певец. 

Второе место за  музыкальное видеопоздравление получает Алия Касимова и за биографическое поздравление  Юныс Миннимухаметов, Татышлинский район и  Дмитрий Фадеев за оригинальную открытку. 

Казах далалары иркен,

Бик кырыс исә җилләр.

Мәдәният совхозында

Бер малай туган, диләр.

Әтисенә – иң зур шатлык,

Таяныч әнисенә.

Апасы да сөенгән, ди,

Кечкенә энесенә.

“Айдар”, -дип исем кушканнар,

Әти-әни яратып.

Шул чакта ук тоткан барсын

Ул үзенә каратып.

Уйламагыз, юк, ул һич тә

Елак малай булмаган.

Тамагы тук булса көлгән

Һәм туктаусыз уйнаган...

Далалар иркен булса да,

Туган якка җан әйди.

Бер ел узгач, кайткан гаилә

Олы Кәркәлегә, ди.

Айдар инде рәхәтләнгән:

Миякә егете бит!

Яше җиткәч, чәчәк тотып

Мәктәпкә барган китеп.

Мәктәп еллары күңелле,

Уку, дуслар, хыяллар.

Сөйләп кенә бетеп булмый,

Кемнәр үткән – шул аңлар!

Еллар уза, Айдарга да

Чыңлый соңгы кыңгырау.

Алга таба кемгә туры, 

Кемгә инде юл урау.

Ә Айдарның юлы туры

Уфага таба илткән.

Автотранспорт техникумы

Егетне көткән икән.

Тагы укуга чумган ул,

Һич җәлләмичә көчен.

Һәм шушында тәүге тапкыр

Тойган ярату хисен.

Зиләсен тапкан ул монда,

Гомерлек мәхәббәтен.

Киләчәктә гел янында

Булачак зур бәхетен...

Ә әлегә Айдар укый,

Җырлый, көлә, шаяра.

Техникумда уку шулай

Ахырга таба бара.

Диплом ала егетебез,

Армия көтә алда.

Десант гаскәрләрендә ул

Хәрби чыныгу ала.

Аннан кайткач, юрист булам

Дигән уй белән яна.

Университетта укый, 

Ә җаны, ай,моңлана.

Сәхнәләргә чыга Айдар,

Тамашачы “Аһ” итә.

Кыска гына вакытта ул

Популяр булыр китә. 

“Моңнар кайтсын авылга”ны

Җырлый Айдар, елата.

Тамашачы йөрәгенә

Күпер булып моң ята!..

Шул күпердән менә инде

Ничә ел атлый Айдар.

Илем киңлегендә меңнәр

“Ярый әле, -ди, -син бар!

Татарның да, башкортның да

Яраткан улы бит син!

Гадисең дә, бөексең дә,

Затлылардан затлысың!

Кешелекле, кечелекле,

Кыскасы, бик шәп кеше!”

Һәм ни гаҗәп, бу егетнең

Бүген, ди, илле яше!

Илле яшь -  алтын юбилей,

Ир-атның матур чагы!

Әле алда бик күп еллар 

Көтсеннәр иде тагы.

Сәламәтлек булсын юлдаш,

Тугры дуслар янәшә.

Нинди бәхет, инде онык:

“Дәү әти!” –дип эндәшә.

Яраткан яр, балаларың, 

Әти-әни, туганнар,

Барсының да сине котлап

Әйтер изге сүзе бар.

Мин дә әйтәм, Айдар абый,

Әйтмичә булмый калып.

Бүләк итәм теләкләрне

Шигырь юлына салып!

Имин юллар телим Сезгә,

Гомерләрнең озынын.

Юбилейга ак кар булып

Бәхет яусын көнозын.

Тулы заллар, тамашачы

Кул чапсын җәлләмичә.

Бары сөенечләр көтсен

Көненә әллә ничә!

Бар теләгем чын күңелдән,

Дуслык өчен зур рәхмәт!

Шигырьнең авторы булыр

Юныс Миңнемөхәммәт!

(работа Дмитрия Фадеева)

На третьем месте -  Алсу Ишемгулова, за стихотворение, которое , по словам автора , написано 12 лет назад. Оно было  оно было посвящено молодому артисту из ВИА ""Азамат" .

Һинең моңоң

Һин йырлайһың. Саф тауышың

Зәңгәр күккә таралғандай.

Һинең менән йөрәк йырлай,

Күңелдә моң яралғандай

Һин йырлайһың. Сихри моңға

Һайрар ҡоштар таң ҡалғандай.

Аҡ ҡайындар сихырланған -

Бөҙрә суҡтар талпынғандай.

Йырла әле, һинең моңдан

Бар тәбиғәт йәшәргәндәй.

Һинең моңоң булған йорттар

Гел бәхетле йәшәгәндәй.

(Алсу Ишемгулова)

Видеоработы победителей вы сможете увидеть, пройдя по вкладке ВИДЕО.

Большое спасибо всем за участие! Просим победителей связаться с нами через электронную почту  (aidar@yandex.ru) и прислать ваш контактный телефон. 

Весна  - пора творчества и креатива. Набирайтесь сил, новых идей и вдохновения. Впереди вас ждут новые,  еще более интересные конкурсы. Все только начинается...