Хыял...

  • 1
    Хыялларда бәхет эзлибез
    Урал Солтанов көе, Зифа Нагаева сүзләре

    Бала чагыбызда,

    Хыял атыбызда

    Без оча идек

    Болыттан алда.

    Ак болытлар арты,

    Тылсым илләреннән

    Могҗизалар көттек 

    Без хыялларда.

    Кушымта:

    Гомерләребез буе

    Тормышларга ашмас

    Хыялларда бәхет эзлибез.

    Ә бит бәхетебез

    Җирдә гади генә

    Яшәү икән, шуны белмибез..!

    Зәңгәр күкләр иле-

    Яшьлек тиле иде.

    Ак хыялларда нидер көтәбез

    Йолдыз күзләгәнбез,

    Ярлар эзләгәнбез,

    Янәшәдә булган, 

    Тик күрмәгәнбез.

    Еллар үткән, алдап,

    Алга өмет баглап

    Шул хыялдагы яр эзләгәнбез

    Уйлап иртәгәсен, 

    Киләчәк киләсен,

    Бүгенгесен күрми Калып үтәбез...

  • 2
    Йөрәк яшь
    Урал Солтанов көе, Зифа Нагаева сүзләре

    Куа гомер, вакыт куа,

    Куа да куа .

    Искән җилдәй гомер үтә - 

    Көябез шуңа. 

    Вакытыннан иртә йөрәк сер биреп куйма 

    Яшибез әле, тынма гына .

    Кушымта:

    Килә көннәр, китә көннәр, 

    Килә дә китә. 

    Яп- яшь идек, яшь идек кичә.

    Килсен көннәр, китсен көннәр,

    Бирешмә йөрәк,

    “Йөрәк яшь”- дип яшәргә кирәк.

    Исә җилләр, җилләр исә,

    Исә дә исә.

    Җил искән якка исмәдек,

    Ят исәбенә. 

    Күкрәктә йөрәк типкәндә

    Яшибез әле, 

    Гомернең бит иң матур мәле.

     Бәхет түгел, балыйк түгел,

    Бай булу – кесә.

    Ниләрең бар үзеңнән соң

    Калдырып китәр.

    Җилләргә очмаслык булсын 

    Түккән көчләрең,

    Калсын җирдә матур эшләрең.

  • 3
    Мәхәббәтем минем
    Ризван Хәкимов көе, Минзара Аккошова сүзләре

    1.Талга басып сайрый сары сандугач,

    Иртә килгән җиргә җылы яз булгач.

    Миңа булмый торган, миңа булмый торган,

    Миңа булмый торган бер яр булгач.

    2.Очрашуны көтәм , бигрәк ашкынам,

    Минуты да аның әллә ел кебек.

    Мәхәббәтем минем, мәхәббәтем минем

    Җырланмаган моңлы бер җыр кебек.

    3. Үтәр еллар, үтәр агымсу кебек,

    Чәчләребез булыр ап-ак кар кебек.

    Мәхәббәтем минем, мәхәббәтем минем

    Калырмы икән шулай бер җыр кебек?

    Мәхәббәтем минем, мәхәббәтем минем

    Калырмы икән моңлы бер җыр кебек?

  • 4
    Май кояшы
    Гүзәлия көе, Илдар Гайсин сүзләре

    1.Тагын да яз җиргә килде

    Болыннарны гөлгә күмде.

    Яннарымда син булмагач

    Күңелемдә өмет сүнде.

    Кушымта:

    Май кояшыдай

    Балкып килче яныма.

    Сөю тулы йөрәк – 

    Утта яндырма.

    2.Матур җәйге көннәрем дә

    Бер ялгызым үтәрме икән?

    Сиңа булган мәхәббәтем

    Сүрелеп, көеп бетәрме икән?

    3.Җирне ак юрганга төреп,

    Салкын кыш та килеп җитәр.

    Ялгызлыктан арыган күңелем

    Һаман сагнып сине көтәр.

  • 5
    Мин сагынмам
    Рәмил Әсхәдулла көе, Альбина Мортазина сүзләре

    Мин сагынмам инде сине бүтән,

    Ярсып хәтер киртәләрен  сүтәм.

    Аерып алам кайсын, бирешмиләр,

    Югалтулар белән килешмиләр.

    Кушымта:

    Мин сагынмам инде сине бүтән,

    Хатирәләр илен ташлап китәм.

    Йөгерә - йөгерә кире кайтты тизрәк

    Сагынуларын җитәкләгән тиле йөрәк.

    Мин сагынмам инде сине бүтән,

    Күңелемдә шыткан гөлем кипкән.

    Бәхет капкаларын кайрып ачып,

    Өметемне көткән дә җиткән.

    Юк,  сагынмам инде сине бүтән,

    Ялгыз яна йөрәккәем күптән.

    Исләремә төшмә, кермә төшкә,

    Юата алмас инде мине үткән.

  • 6
    Аралар
    Ленар Бикмурзин көе һәм сүзләре

    Без очрашыр минутларга

    Санамасаң бер ай кала.

    Янып беткәндәй утларда

    Йөрәк типкән саен тала.

    Кушымта:

    Өзелгән барып офыкка  

    Икегә юллар камчысы,

    Тала йөрәк, тама юкка  

    Керфекләрдән яшь тамчысы.

    Кыенсызланмыйча син дә

    Әллә түзеп карыйсыңдыр,

    Минем кайтыр юлларыма

    Көндә чыгып карыйсыңдыр.

    Ерагайган чакта ара

    Сүзләр ышандыра алмый-

    Алса да назлы җилләрдәй

    Юатучы гына булмый.

  • 7
    Ромашкалы җәйләр
    Гөлназ Фәхертдинова көе, Гөлфия Шакирова сүзләре

    Ромашкалар бүләк иткән идең,

    Җыеп болыннардан.

    Синең белән тагын үтик әйдә,

    Безнең сукмаклардан.

    Менә кабаттан, безнең җәйләр, дим,

    Ромашкалы җәйләр килде.

    Синең кебек үк, чын йөрәгемнән,

    Яратам сине.

    Кушымта:

    Ап-ак чәчкә атканнар,

    Ромашкалар.

    Алар, безнең яратуны,

    Әллә инде аңлыйлар.

    Ромашкалар- 

    Мәхәббәт гөлләре алар.

    Мәхәббәттән янып йөргән көннәр,

    Барсы хәтеремдә.

    Тагын менә шунда, дим, очрашыйк,

    Әйдә, бүген дә.

    Тагын җыярбыз без ромашкалар,

    Мәхәббәтнең бу гөлләрен.

    Шунда ачармын сиңа, бәгырем,

    Йөрәк серләрен.

  • 8
    Бер әйләнеп карагыз
    Урал Рәшитов көе, Әнвәрия Ибатова сүзләре

    Син минеке, мин синеке

    Булырга вәгъдә иттек.

    Юкка үпкәләп, сөюне

    Юллар чатына илттек.

    Кушымта:

    Бер әйләнеп карагыз,

    Тирән булса да ярагыз.

    Сөюне югалту җиңел,

    Табуы авыр аңлагыз.

    Төнге күктә моңсу йөзгән

    Ай да тугры сердәшем.

    Кайда минем сөйгәнем дип

    Йолдызларга эндәштем.

    Үпкәләрне үткәннәргә

    Калдырып китик, иркәм.

    Тик мәхәббәт язмышларны

    Бәхетле итә икән.

  • 9
    Миңа гына бул син (Зилия Бәхтиева белән дуэт)
    Гөлнара Хәсәнова көе, Мөршидә Минкина сүзләре

    Сандугачлар сайрар,

    Минем дуслар алар.

    Иртә таңда тыңлыйм җырларын.

    Язларын да ялгыз, көзләрен дә ялгыз

    Санап үтәм озын төннәрен.

    Мәңгелеккә минем

    Миңа гына бул син.

    Йөрәгеңдә булсын гүзәллек.

    Сине генә көтәм,

    Сиңа гына әйтәм,

    Сагынуга ничек түзәрмен?..

    Яратуым, иркәм,

    Белмим дөрес микән,

    Керсез сөюемә ышанам.

    Күзләреңне күрми, мәхәббәтем димим,

    Сәламемне кошларга әйтәм.

  • 10
    Тау җиләге
    Фәрвәз Килдеголов көе, Резеда Вәлиева сүзләре

    1.Тау буенда йөрдем җәен,

    Тау җиләген эзләдем.

    Таптым үзем бер дигәнен,

    Таптым, ләкин өзмәдем.

    Җиләкләр пешкән икән

    Алланып төшкән икән.

    Җиләк кебек бу кыз бала

    Кайларда үскән икән?

    Кушымта:

    Чибәрнең дә чибәре,

    Кулларында чиләге.

    Бу ни бу? - дип сораганга,

    Бу, - диде, - тау җиләге.

    2. Тулган бит соң чиләгең,

    Җыйма инде, чибәрем.

    Кунак егет ялгыз йөри,

    Бармы синең йөрәгең?..

    Көлде кызый, түзмәде,

    Алсуланды йөзләре.

    Каш астыннан кыйгач карап

    Ул да мине күзләде...

    3. Җәйләр үтте, көзләр җитте,

    Туйлар иттек көзләрдә.

    Инде бергә киләбез без

    Тау җиләген эзләргә.

    Җиләкләр уңа икән,

    Алланып тула икән.

    Тау җиләген тапкан егет,

    Бәхетле була икән!  

     

  • 11
    Ак хыяллар
    Зиннур Сафиуллин көе, Нәфисә Сабирҗанова сүзләре

    Мин яраткан карлар ява бүген,

    Мин туган кыш килде быел да.

    Гомер узган саен туган көннәр

    Күңелле дә икән, кыен да.

    Кушымта:

    Элекедәй булмас бер нәрсә дә,

    Элекедәй түгел беркем дә.

    Ак хыяллар бүләк ит син миңа

    Карлар яуган шушы бер көндә.

    Мин яраткан карлар ява бүген,

    Саклый кебек безне өшүдән.

    Шул карларга ияреп уйный уйлар

    Үткәннәрне искә төшерәм.

    Мин яраткан карлар ява бүген,

    Күмеп безнең салган эзләрне.

    Әйткән сүзләреңә елмайсам да,

    Дымландыра һаман күзләрне.

  • 12
    50 яшь
    Урал Рәшитов көе, Әнгам Атнабаев сүзләре

    Эх, бер уйнап җибәр әле

    Без яраткан көйләрне.

    Эч пошырып иртә яткан,

    Уят кызлар, өйләрне.

    Эч пошырып иртә яткан,

    Уят чибәр кызлар, өйләрне.

    Эх, атлап урам уртасыннан,

    Без килгәнне күрсеннәр.

    Без 70кә җитмәгән бит,

    Карт  дисәләр- дисеннәр.

    70кә җитмәгәнбез,

    Карт дисәләр,пускай, дисеннәр!

    Кушымта:

    Йөрәкнең яныр уты бар,

    Гармунның тартыр хуты бар.

    Бүрекләрен тарт, дусты!

    50дә кем карт булсын?!

    Эх, гармун тавышлары

    Ертсын төннең арасын.

    Күзен йомган тәрәзәләр

    Пәрдә ачып карасын.

    Күзен йомган тәрәзәләр

    Пәрдә читен ачып, карасын.

    Эх, без яшьлектә гармун тартып,

    Йөредек көннең буе,

    Эт өрдереп төннең буе,

    Сабан сөреп көн буе.

    Эт өрдереп төннең буе,

    Сабан сөреп көн буе.

  • 13
    Кеше гомерләре
    Илдар Шәрипов көе, Роберт Миңнуллин сүзләре

    Кеше гомерләре бигрәк кыска,

    Ходай безгә, белмим, нигәдер

    Кошлар гомере дә бирмәгән шул,

    Яши белсәң җитәр дигәндер.

    Кеше гомерләре бигрәк кыска,

    Кадерләрен биктә беләрлек.

    Һәр сәгате аның санаулы бит,

    Һәр сәгате үзе гомерлек.

    Яшәү үзе матур мизгел ул,

    Кадерләрен генә беләрлек.

    Кыска гына шул бер гомерне дә

    Матур итеп яшәп үтәрлек.

    Кеше гомерләре бигрәк кыска,

    Шунысына шөкер итәбез .

    Кыска гыны шул бер гомернең дә

    Кадерләрен белми китәбез.

    Кеше гомерләре бигрәк кыска,

    Сизелми дә хәтта калына.

    Әйтерсең дә гомер учаклары

    Бер мизгелгә генә кабына.

  • 14
    Кайтыгыз, пароходларым
    Урал Рәшитов көе, Роберт Миңнуллин сүзләре

    Сагынам, бигерәк сагынам

    Пароход тавышларын.

    Яшь чагымда мин аларга

    Күпме җыр багышладым.

    Кушымта:

    Кайтыгыз, пароходларым,

    Узыгыз яннарымнан.

    Сезгә кул изәп калырмын

    Агыйдел ярларыннан.

    Ул чакларым кайтмаска дип,

    Агып киттеләр инде.

    Сөю тулы яшьлегемне

    Алып киттеләр инде.

    Ак пароходлар су өстен

    Бизәкли, бизи иде.

    Ак күлмәкле, ак тасмалы

    Кызлар кул изи иде.

    Агыйдел дип мин чак кына

    Сарыга сабышмадым.

    Китте ак пароходларым,

    Калды ак сагышларым. 

  • 15
    Яшәп калыйк
    Гөлназ Даутова көе, Ирек Габдрахманов сүзләре

    Ходай безне сынаса да, 

    Язмыш безне кыйнаса да, 

    Сагышка юл куймабыз! 

    Без бит жиргә яшәр өчен, 

    Яшеннәрдәй яшьнәр өчен, 

    Җырлар өчен туганбыз .

     Кушымта: 

     Яшәр чакта яшәп калыйк, 

     Һәр минуттан илһам алыйк, 

    Гомерләр бит бер генә! 

    Узган гомер елларының, 

    Узган гомер юлларының, 

    Кадерләрен бел генә! 

     

    Язмышларга каршы барыйк, 

    Кайгыларга башны салмыйк, 

    Бирешмичә җилләргә! 

    Шат елмаеп хәл белешик, 

    Шатлыкны уртак бүлешик, 

    Иң бәхетле көннәрдә! 

    Бер Аллаһка шөкер кылып, 

    Изге догаларны укып, 

    Гөрләшеп яшик әле! 

    Үткәннәргә кайтып булмас, 

    Узган гомер кире кайтмас, 

    Җырлашып яшик әле!