Еллар. Юллар. Жырлар

  • 1
    Тулпар атым
    О. Усманов көе, Н. Касыймов сүзләре

    Атлар күрсәм оча күңелем,
    Хыял кошым канат кага.
    Ат өстендә мәйдан тоткан
    Малай чагым кабатлана.

    Кушымта:
    Нурга күмеп мәйдан күген
    Балкый җиңү кояшы.
    Малай чакта иң зур бүләк
    Кызларның күз карашы.

    Ярыш кыза, мәйдан кыза,
    Йөрәкләр йөрәккә кага.
    Ат чабышы, хис дулкыны
    Актык ат та бүләк ала.

    Сизми калдык, чаба-чаба
    Чыкканбыз бит олы юлга.
    Малай чаклар артта калды,
    Ә шулай да йөгән кулда.  

  • 2
    Җырлыйм туган якта
    И. Закиров көе, Р. Миңнуллин сүзләре

    Ничек ташлап китим,
    Ничек ялгыз итим
    Сөн буенда үскән талларны?
    Кала чишмәләр дә,
    Белмим нишләргә дә —
    Ташлап китә алмам аларны.

    Кушымта:
    Китсәм туган яктан,
    Читтән бәхет тапмам —
    Яшәрмен гел җанны телгәләп.
    Җырлыйм туган якта,
    Җырлыйм сезнең хакта
    Каеннарым белән бергәләп.

    Җырлашырлар инде,
    Елашырлар инде —
    Таллар миңа туган диярлек.
    Әгәр китсәм, алар —
    Өянкеләр, таллар
    Китәчәкләр миңа ияреп.

    Туып-үскән шушы
    Җирнең мин бер кошы,
    Китәргә дип канат кагынмам.
    Кайгы-шатлыкларым,
    Шатлык-сагышларым
    Җибәрмәсләр туган ягымнан.  

  • 3
    Кабан күле
    З. Хәйретдинов көе, М. Шиhапов сүзләре

    Кабан күлендәге сердәш аккошларның
    Берсе кайткан ялгыз, пары юк инде.
    Ярларына басып аңа җырласам да
    Кушылмаслар, беләм, соң инде.

    Кушымта:
    Соң икәнен беләм, беләм - соң булсын.
    Соң булса да, әйдә, әйдә, уң булсын.
    Урамнарда күрсәң, күрсәң дәш әле –
    Йөрәгем бит хаман яшь әле.

    Бөдрә чәчен артка җилләр тарап салган
    Каен кызы сөйлә, сөйлә сереңне.
    җан җылыңны биреп, кабат яратырга
    Аңлыйм, җаный, аңлыйм, соң инде.

    Кабан күле өстен куе томан сарган
    Ярларында синсез хәзер моң инде.
    Башым иеп, әгәр сиңа каршы килсәм,
    Кичермәссең, беләм, соң инде.  

  • 4
    Кәркәле таулары
    И. Закиров көе, Г. Зәйнашева сүзләре

    Кәркәле авылы кайда-
    Биек тау итәгендә.
    Тауларын да сагынып кайтам-
    Читләргә китәмен дә.

    Кушымта:
    Кәркәле таулары биек,
    Биек булса да меник.
    Туган якның, сөйгән ярның,
    Дусларның кадерен белик.

    Кәркәле авылын чыккач
    Уңга киткән юллар бар.
    Сезнең күңелдә ниләр бар,
    Бездә сагыш- моңнар бар.

    Кәркәләнең чишмәләре
    Ашыгып ага челтерәп.
    Челтерәп аксын чишмәләр
    Илгә иминлек теләп. 

  • 5
    Юллар
    Л. Айтуганов көе, Э. Ерикей сүзләре

    Бизмәгәндәй яшәү бәхетеннән
    Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин.

    Кушымта:
    Юллар, юллар, инде ничә еллар
    Аерыла алмыйм сездән мин.

    Алларымда якты йолдыз төсле
    Мавыктыргыч утлар яналар.

    Кушымта:
    Юллар, юллар, борма- борма юллар
    Шул утларга таба баралар.

    Яшьлек хисен, тынгысызлык дәртен
    Вакыт яңгырлары юмасын.

    Кушымта:
    Юллар, юллар, авыр булса булсын,
    Тик соңгысы гына булмасын.

    Тибрәндереп якты уйларымны
    Җәйрәп ята данлы, киң илем.

    Кушымта:
    Юллар, юллар, алга таба дәшә,
    Бармый калыр хәлем юк минем.  

  • 6
    Студент елларына сәяхәт

  • 7
    Гитара
    У.Рәшитов көе, Р.Миңнулин сүзләре

    Гитара кыллары
    Кулларны пешерә.
    Моңнары берәүне
    Исемә төшерә, төшерә.

    Кушымта:
    Моңлана гитара
    Сыкрана, сызлана
    Кузгатма күңелне
    Сызлатма кыз бала.
    Кузгатма күңелне,
    Сызлатма күңелне.
    Моңайтма күңелне кыз бала.
    Гитара, гитара, эй, гитара,
    Күңелне кузгатма
    Сызлатма, моңайтма, кыз бала.

    Гитара елама,
    ер ни дә юрама.
    Җанымны син кара,
    Кайгыга урама, урама.
    Гитара үзәкне,
    Өзсә дә моңнарың.
    Өзелә күрмәсен,
    Үзеңнең кылларың, кылларың.  

  • 8
    Әтигә җыр
    Җ. Исмагилов көе, Р. Миңнуллин сүзләре

    Минем әткәй гармун уйный
    Бик моңлы көннәрендә.
    Кошлар сайрый ул уйнаган
    Гармунның телләрендә.

    Кушымта:
    Уйна, әткәй, тальяныңда,
    Сагышларга салып җанымны.
    Бигрәк моңлы итеп уйныйсың,
    Яшьлегеңне, ахры, уйлыйсың.

    Тальянын алса кулына,
    Әткәй яшәреп китә.
    Үзе яшәреп китсә дә,
    Күзе яшьләнеп китә.

    Ул тальянын уйнаганда
    Җаннар тибрәлеп китә.
    Үзе уйный, үзе җырлый,
    Үзе биеп җибәрә.  

  • 9
    Шаулама син, Кара диңгез
    У. Рәшитов көе, Ә. Атнабаев сүзләре

    Шаулама син, Кара диңгез,
    Хәтерләтеп үткәннәрне,
    Хәтерләтеп сөйгәннәрне
    Һәм сөелми киткәннәрне.

    Синең кебек шаулаган бар,
    Котырган бар, дулаган бар,
    Таш бәгыръле язмышыма
    Башны бәреп елаган бар.

    Кушымта:
    Булды инде, үтте инде,
    Үткәннәрем кайтмас кире,
    Бер үк дулкын икенче кат
    Ярларына какмас кире.

    Дулкыннар да мәңге түгел,
    Бер шаулый да тына бит ул.
    Күңелләр дә бер кителсә
    Кылыч кебек сына бит ул.

    Шаулама син кара диңгез,
    Хәтерләтеп үткәннәрне,
    Минем күнел дулкынланмый —
    Дулкынландыр бүтәннәрне.

    Кушымта:
    Булды инде, үтте инде,
    Үткәннәрем кайтмас кире,
    Бер үк дулкын икенче кат
    Ярларына какмас кире!  

  • 10
    Уфа тараклары
    А. Монасыйпов көе, халык сүзләре

    Уфа тараклары белән
    Чәчләреңне тарыйсың.
    Әйлән әле тулган айга
    Бер туйганчы карыймчы.

    Уфа, дисең дә торасың,
    Уфа күренәмени?
    Уфаларны күреп кенә
    Күңел сүреләмени?

    Уфаларга барам әле,
    Уфа юлы ачылгач.
    Уф, йөрәгем, - димәм әле
    Ярсулары басылгач.  

  • 11
    Рәхмәт сиңа, бәхет кошым
    Д. Рафиков көе, Ф. Зыятдинова сүзләре

    Җиргә аклык, пакълык өстәп,
    Ярый әле син тугансың.
    Күңелемне сөю, бәхет,
    Шатлык белән тутыргансың.

    Кушымта:
    Рәхмәт сиңа, бәхет кошым,
    Бу дөньяга туган өчен.
    Рәхмәт сиңа, күңелемә
    Ал нур булып тулган өчен.

    Син булганда яшәү миңа
    Җиңелерәк моңсу җирдә.
    Минем якты йолдызым бул,
    Китмә-китмә күңелемнән.  

  • 12
    Син минем җанымның яртысы
    О. Усманов көе, Р. Аймәт сүзләре

    Син — минем җанымның яртысы,
    Яшисең йөрәгем түрендә.
    Нур сибеп барасы юлыма,
    Балкыйсың күңелем күгендә.

    Кушымта:
    Мин сине гомерем буена,
    Ышыклап барырмын җилләрдән.
    Өзелсә барасы юлларың,
    Үрермен мин күпер гөлләрдән.

    Без икәү — аерылмас пар канат,
    Беркем дә кералмас арага.
    Хәсрәтне бүләрбез икегә,
    Чит-ятлар тоз салса ярага.

    Дөнья бу… Бармый ул гел тигез,
    Шатлык бар тормышта кайгы бар
    Ал кояш булып мин балкырмын,
    Күгеңне капласа болытлар.  

  • 13
    Аймылыш язмышлар
    Г. Хәсәнова көе, Л. Кәшфи сүзләре

    Яшьлекнең язында очраштык, таныштык,
    Табыштык – аккоштай тиң ярлар.
    Син утка, мин суга әйләнеп хушлаштык,
    Аерды яшенле яңгырлар.

    Кушымта:
    Аймылыш язмышлар,
    Юлларда ялгышлар.
    Син мине, мин сине тапмадым.
    Ә уйлар гел бергә,
    Гамь биреп гомергә,
    Яшьлекнең назларын саклады.

    Гомерләр юлында очраштык без тагын
    Яшьлеккә бер адым, бер адым.
    Әйтерсең, үлчәдек шул адым арасын,
    Син җиргә, мин күккә карадым.

    Җир белән күк кебек якын без, ерак без
    Әйтерсең, кояш бар арада.
    Ул күктән елмаеп ләйсәнле нур сибә
    Яшеннәр көйдергән ярага.  

  • 15
    Кара юрга
    Башкорт халык йыры

    Йомро матур тояғыңды
    Дағаларбыҙ,юрғам,
    Ҡырасматур ялдарыңды
    Уҡаларбыҙ, юрғам.
    Өстөңдәге һылыуыңды
    Төшөрсө әле, юрғам.

    Кушымта:
    Һайт, ҡараюрғам,
    Тайт, ҡараюрғам.

    Башыңдағы йүгәнеңде
    Көмөшләрбеҙ,юрғам,
    Ҡара-ҡырпыу үңдегеңде
    Нағышларбыҙ,юрғам.
    Өстөңдәге һылыуыңды
    Төшөрсө әле, юрғам.

    Кушымта:
    Һайт, ҡараюрғам,
    Тайт, ҡараюрғам.  

  • 16
    Туган көн
    Л. Бикмурзин көе, Г. Рәшитова сүзләре

    Дөньяда син иң кадерлем,
    Бердәнберем син минем.
    Ниләр генә бүләк итим
    Туган көнеңә синең.

    Кушымта:
    Җырларымның иң моңлысын,
    Таңнарымның иң нурлысын,
    Күңелемнең бар җылысын
    Бүләк итәрмен барысын.

    Йолдызлы иң зур галәмне,
    Чәчәк аткан бар гөлне.
    Әллә бүләк итәргәме
    Бу тантаналы көнне.

    Котлыймын мин чын күңелдән
    Сине туган көнең белән.
    Синең бәйрәм - минем бәйрәм
    Гел шулай булса икән.  

  • 17
    Попурри

  • 18
    Берләшик
    С. Чәчәнбай көе, Б. Юнысов сүзләре

    Җитмәде безгә һич бердәмлек,
    Баш булды безгә гел таркаулык.
    Мең җирдә мең учак пыскыды,
    Мең дулкын булып без вакландык.
    Бер киртә дә безгә чыдамас,
    Дулкын тау булып без берләшсәк.
    Җилләр тик көч-куәт өстәрләр,
    Бер учак булып без дөрләсәк.

    Кушымта:
    Берләшик әле без, берләшик,
    Бер халык булып, булып бер.
    Бер җан, бер тән булып бер яшик,
    Әле без берләшик.

    Өмәләп яңа йорт салырбыз,
    Синең, минем яңа ил өчен.
    Без тиңсез сабантуй ясарбыз
    Җилфердәтеп дуслык сөлгесен.
    Җитәрбез иң ерак чорларга
    Нык булып, бер булып, зур булып.
    Меңләгән йөрәктән бер теләк
    Ургыла уртак бер җыр булып.  

Концертта эшлђнгђн язма.
15 еллык иќат юбилеена багышлана

Бэк-вокал: Гулнара Хасанова, Фарваз Кильдигулов, Ильгиз Сагыйтов, Лилиана Ирназарова.
Аранжировка:
1, 12 - Оскар Усманов
16, 18 - Фарваз Кильдигулов
3, 4, 5, 8, 15 - Фаниль Арслангулов
2, 7, 9, 11, 13, 14, 17 - Александр Карташов.
Баян: Фарваз Килдигулов.
Клавишные: Фаниль Арслангулов.
Гитара: Марат Гареев, Рамиль Агишев.
Бас-гитара: Александр Карташов.
Курай: Фарваз Кильдигулов.

Запись диска произведена 12-14 декабря 2005 г. на концертах в городах Стерлитамак, Салават, Ишимбай. Оператор записи песен - Ильшат Файзуллин. Сведение и мастеринг сделаны в студии звукозаписи при театре-студии "Айдар" (январь 2006 г.). Директор - А.В.Карташов.

Организация концертов: тел./факс (3472) 359-888, 315-700, Башкортостан, г.Уфа, ул. Бульвар Славы, 2, театр-студия "Айдар".
Официальный сайт: www.aidar.ru.

Театр-студия "Айдар":
Фаниль Арслангулов (клавишные, баян), Фарваз Кильдигулов (клавишные, баян, саксофон), Марат Гареев (гитара), Олег Виноградов (звукорежиссер), Гульнара Хасанова (вокал, бэк-вокал), Ильгиз Сагитов (вокал, бэк-вокал), Лилиана Ирназарова (вокал, бэк-вокал), арт-директор - Павел Волонихин, исполнительный директор - Венер Исмагилов, пресс-атташе - Гульшат Рамазанова.