Ак хыяллар

  • 1
    Ак хыяллар
    Зиннур Сафиуллин көе, Нәфисә Сабирҗанова сүзләре

    Мин яраткан карлар ява бүген,

    Мин туган кыш килде быел да.

    Гомер узган саен туган көннәр

    Күңелле дә икән, кыен да.

    Кушымта:

    Элекедәй булмас бер нәрсә дә,

    Элекедәй түгел беркем дә.

    Ак хыяллар бүләк ит син миңа

    Карлар яуган шушы бер көндә.

    Мин яраткан карлар ява бүген,

    Саклый кебек безне өшүдән.

    Шул карларга ияреп уйный уйлар

    Үткәннәрне искә төшерәм.

    Мин яраткан карлар ява бүген,

    Күмеп безнең салган эзләрне.

    Әйткән сүзләреңә елмайсам да,

    Дымландыра һаман күзләрне.

  • 2
    Сөю илен эзләргә

    Санамыйм мин бәхетле көннәрне,

    Җәйләремдә калам барыбер.

    Күз яшенә чыланган хыяллар

    Бәллүр моңга әйләнде хәзер.

    Матур-матур мизгелләргә әйдә,

    Риза булсаң, сине дә алам.

    Ул илләргә мәхәббәт генә

    Өметләрдән генә юл калган.

    Сорау бирмә –йөрәгеңне тыңла-

    Ышан, белсәң, бу фаразларга.

    Хәтерлимен мин дә әлегедәй

    Гашыйк булган чакны язларга.

    Сынап тора дөнья, ашыктыра,

    Тынгы бирми ярсу хисләргә.

    Шуңа күрә чакырам да инде

    Сөю илен бергә эзләргә!

  • 3
    Шәм уты
    Гүзәлия көе, Венер Фәттах сүзләре

    Бураннарны ерып кайткып киләм

    Инде күрәм өйнең утларын.

    күңел белән тоям әнкәемнең

    шәм кабызып йөргән кулларын.

    К-та:Ышыкламыйм диеп башын игән

    Өй алдында әнкәй шомырты.

    Еллар үттем, бураннарны кичтем,

    Якты биреп торды шәм уты.

    Тормышыма якты юллар теләп

    Әнкәй шәм яндырып куйгандыр.

    Газиз балам исән йөрсен диеп

    Уйларында өмет коргандыр.

    Кая гына барсам минем истә,

    Күз алдында шәмнең ялкыны.

    Бәлки шуңа мине урап уза

    Дөньялыкның гамьсез салкыны.

    Ераклардан сәламемне алып

    Өй алдымда көтә шомыртым.

    Әнкәй көтә сүндермичә генә

    Хәтирәләр тулы шәм утын.

  • 4
    Серле чаклар бар иде (Уфаларда)
    Илгиз Закиров көе, Галиәхмәт Шаһи сүзләре

    Агыйделдә ак теплоход

    Тау башында ак кала.

    Нечкә билле юкәләре

    Йөрәкләрдә саклана.

    К-та:

    Безнең дә бит Уфаларда

    Җырлы чаклар бар иде!..

    Кызлар безгә, без кызларга

    Серле чаклар бар иде!..

    Агыйделнең ярларында

    Су чәчрәтеп уйнадык.

    Язмыш безне очраштырды

    Аермас дип уйладык.

    Эй бу вакыт агышлары

    Таң ата да кич була.

    Моңлы күңел әле һаман

    Уфаларда еш була.

  • 5
    Йөрәк яшь
    Урал Солтанов көе, Зифа Нагаева сүзләре

    Куа гомер, вакыт куа,

    Куа да куа .

    Искән җилдәй гомер үтә - 

    Көябез шуңа. 

    Вакытыннан иртә йөрәк сер биреп куйма 

    Яшибез әле, тынма гына .

    Кушымта:

    Килә көннәр, китә көннәр, 

    Килә дә китә. 

    Яп- яшь идек, яшь идек кичә.

    Килсен көннәр, китсен көннәр,

    Бирешмә йөрәк,

    “Йөрәк яшь”- дип яшәргә кирәк.

    Исә җилләр, җилләр исә,

    Исә дә исә.

    Җил искән якка исмәдек,

    Ят исәбенә. 

    Күкрәктә йөрәк типкәндә

    Яшибез әле, 

    Гомернең бит иң матур мәле.

     Бәхет түгел, балыйк түгел,

    Бай булу – кесә.

    Ниләрең бар үзеңнән соң

    Калдырып китәр.

    Җилләргә очмаслык булсын 

    Түккән көчләрең,

    Калсын җирдә матур эшләрең.

  • 6
    Ашыкмагыз еллар

    Текст для данной песни пока отсутствует.

  • 7
    Син чәчәкләрдән гүзәлрәк

    Мин чәчәкләр бүләк итәм сиңа

    Мин болай да сине яратам.

    Сиздермичә генә хисләремне

    Мин бит сиңа гына җан атам.

    Мин чәчәкләр бүләк итәм, итәм сиңа

    Бүләк итәм сиңа розалар.

    Мин алардан сине өстен, өстен күрәм,

    Синең өчен, бәгърем, аз алар.

    Бүләк итмәм сиңа назлы гөлләр,

    Гөлләрнең дә көтмә затлысын.

    Сиңа булган йөрәк хисләремнең

    Сайлап ал син иң-иң татлысын.

    Көтмә миннән, бәгърем, гөлчәчәкләр, -

    Алар синнән артык түгел лә.

    Чәчәкләрдән ул гүзәлерәк дип

    Кабатлый бит минем күңел дә.

  • 8
    Тукта китмә

    Соңгы тапкыр карап елмайдың да,

    Борылдың син миннән китәргә.

    Күзләреңдә күпме сагыш иде

    Кайда нурлар гашыйк иттергән.

    Тукта китмә, тукта, мине югалтасың

    Үткәннәргә булмас кайтулар.

    Тукта китмә, кабатланмас башка

    Назга тулып таңнар атулар.

    Борылмадың, күздән югалдың син,

    Үкенәм мин кыюсызлыгыма.

    Үзем һаман карап эзләреңә

    Күз яшьләрем белән үтенәм.

    Тавышыңны җилләр урладылар,

    Хәтирәләр белән юанам.

    Өметемне өзми һаман көтәм,

    Төшләремнән елап уянам.

  • 9
    50 яшь
    Урал Рәшитов көе, Әнгам Атнабаев сүзләре

    Эх, бер уйнап җибәр әле

    Без яраткан көйләрне.

    Эч пошырып иртә яткан,

    Уят кызлар, өйләрне.

    Эч пошырып иртә яткан,

    Уят чибәр кызлар, өйләрне.

    Эх, атлап урам уртасыннан,

    Без килгәнне күрсеннәр.

    Без 70кә җитмәгән бит,

    Карт  дисәләр- дисеннәр.

    70кә җитмәгәнбез,

    Карт дисәләр,пускай, дисеннәр!

    Кушымта:

    Йөрәкнең яныр уты бар,

    Гармунның тартыр хуты бар.

    Бүрекләрен тарт, дусты!

    50дә кем карт булсын?!

    Эх, гармун тавышлары

    Ертсын төннең арасын.

    Күзен йомган тәрәзәләр

    Пәрдә ачып карасын.

    Күзен йомган тәрәзәләр

    Пәрдә читен ачып, карасын.

    Эх, без яшьлектә гармун тартып,

    Йөредек көннең буе,

    Эт өрдереп төннең буе,

    Сабан сөреп көн буе.

    Эт өрдереп төннең буе,

    Сабан сөреп көн буе.

  • 10
    Гомер юлы

    Текст для данной песни пока отсутствует.

  • 11
    Авылым-Мәтәүбашым
    Александр Карташов көе, Ләйсән Кәшфи сүзләре

    Мәтәү елгасы буенда

    Ак каеннар илендә.

    Туган авылымның моңы -

    Сандугачлар телендә.

    Кушымта:

    Мәтәүбаш, Мәтәүбашым,

    Синдер - минем кояшым,

    Синдер - минем кояшым!

    Гел кайтасым килә,

    Гел кайтасым килә,

    Синең нурны тоясым!

    Чияле тау итәгендә

    Сөйләрмен серләремне.

    Ак чишмәдән сулар эчеп,

     Басармын йөрәгемне.

    Сабантуйларына кайтыйк,

    Очрашыйк әле тагын.

    Колач җәеп каршы алыр

    Авылым, Мәтәүбашым.

  • 12
    Хыялларда бәхет эзлибез
    Урал Солтанов көе, Зифа Нагаева сүзләре

    Балачагыбызда,

    Хыял атыбызда

    Без оча идек

    Болыттан алда.

    Ак болытлар арты,

    Тылсым илләреннән

    Могжизәләр көттек 

    Без хыялларда.

    Кушымта:

    Гомерләребез буе

    Тормышларга ашмас

    Хыялларда бәхет эзлибез.

    Ә бит бәхетебез

    Җирдә гади генә

    Яшәү икән, шуны белмибез..!

    Зәңгәр күкләр иле-

    Яшьлек тиле иде.

    Ак хыялларда нидер көтәбез

    Йолдыз күзләгәнбез,

    Ярлар эзләгәнбез,

    Янәшәдә булган, 

    Тик күрмәгәнбез.

    Еллар үткән, алдап,

    Алга өмет баглап

    Шул хыялдагы яр эзләгәнбез

    Уйлап иртәгәсен, 

    Киләчәк киләсен,

    Бүгенгесен күрми

    Калып үтәбез...

  • 13
    Мәхәббәтем минем
    Ризван Хәкимов көе, Минзәрә Аккошыва сүзләре

    1.Талга басып сайрый сары сандугач,

    Иртә килгән җиргә җылы яз булгач.

    Миңа булмый торган, миңа булмый торган,

    Миңа булмый торган бер яр булгач.

    2.Очрашуны көтәм , бигрәк ашкынам,

    Минуты да аның әллә ел кебек.

    Мәхәббәтем минем, мәхәббәтем минем

    Җырланмаган моңлы бер җыр кебек.

    3. Үтәр еллар, үтәр агымсу кебек,

    Чәчләребез булыр ап-ак кар кебек.

    Мәхәббәтем минем, мәхәббәтем минем

    Калырмы икән шулай бер җыр кебек?

    Мәхәббәтем минем, мәхәббәтем минем

    Калырмы икән моңлы бер җыр кебек?

  • 14
    Май кояшы
    Гүзәлия көе, Илдар Гайсин сүзләре

    1.Тагын да яз җиргә килде

    Болыннарны гөлгә күмде.

    Яннарымда син булмагач

    Күңелемдә өмет сүнде.

    Кушымта:

    Май кояшыдай

    Балкып килче яныма.

    Сөю тулы йөрәк – 

    Утта яндырма.

    2.Матур җәйге көннәрем дә

    Бер ялгызым үтәрме икән?

    Сиңа булган мәхәббәтем

    Сүрелеп, көеп бетәрме икән?

    3.Җирне ак юрганга төреп,

    Салкын кыш та килеп җитәр.

    Ялгызлыктан арыган күңелем

    Һаман сагнып сине көтәр.

  • 15
    Мин сагынмам
    Рәмил Әсхәдулла көе, Альбина Мортазина сүзләре

    Мин сагынмам инде сине бүтән,

    Ярсып хәтер киртәләрен  сүтәм.

    Аерып алам кайсын, бирешмиләр,

    Югалтулар белән килешмиләр.

    Кушымта:

    Мин сагынмам инде сине бүтән,

    Хатирәләр илен ташлап китәм.

    Йөгерә - йөгерә кире кайтты тизрәк

    Сагынуларын җитәкләгән тиле йөрәк.

    Мин сагынмам инде сине бүтән,

    Күңелемдә шыткан гөлем кипкән.

    Бәхет капкаларын кайрып ачып,

    Өметемне көткән дә җиткән.

    Юк,  сагынмам инде сине бүтән,

    Ялгыз яна йөрәккәем күптән.

    Исләремә төшмә, кермә төшкә,

    Юата алмас инде мине үткән.

  • 16
    Ромашкалы җәйләр
    Гөлназ Фахертдинова көе, Гөлфия Шакирова сүзләре

    Ромашкалар бүләк иткән идең,

    Җыеп болыннардан.

    Синең белән тагын үтик әйдә,

    Безнең сукмаклардан.

    Менә кабаттан, безнең җәйләр, дим,

    Ромашкалы җәйләр килде.

    Синең кебек үк, чын йөрәгемнән,

    Яратам сине.

    Кушымта:

    Ап-ак чәчкә атканнар,

    Ромашкалар.

    Алар, безнең яратуны,

    Әллә инде аңлыйлар.

    Ромашкалар- 

    Мәхәббәт гөлләре алар.

    Мәхәббәттән янып йөргән көннәр,

    Барсы хәтеремдә.

    Тагын менә шунда, дим, очрашыйк,

    Әйдә, бүген дә.

    Тагын җыярбыз без ромашкалар,

    Мәхәббәтнең бу гөлләрен.

    Шунда ачармын сиңа, бәгырем,

    Йөрәк серләрен.

  • 17
    Аралар
    Ленар Бикмурзин көе hәм сүзләре

    Без очрашыр минутларга

    Санамасаң бер ай кала.

    Янып беткәндәй утларда

    Йөрәк типкән саен тала.

    Кушымта:

    Өзелгән барып офыкка  

    Икегә юллар камчысы,

    Тала йөрәк, тама юкка  

    Керфекләрдән яшь тамчысы.

    Кыенсызланмыйча син дә

    Әллә түзеп карыйсыңдыр,

    Минем кайтыр юлларыма

    Көндә чыгып карыйсыңдыр.

    Ерагайган чакта ара

    Сүзләр ышандыра алмый-

    Алса да назлы җилләрдәй

    Юатучы гына булмый.

  • 18
    Миңа гына бул син (Зилия Бәхтиева белән дуэт)
    Гөлнара Хәсәнова көе, Мөршидә Минкина сүзләре

    Сандугачлар сайрар,

    Минем дуслар алар.

    Иртә таңда тыңлыйм җырларын.

    Язларын да ялгыз, көзләрен дә ялгыз

    Санап үтәм озын төннәрен.

    Мәңгелеккә минем

    Миңа гына бул син.

    Йөрәгеңдә булсын гүзәллек.

    Сине генә көтәм,

    Сиңа гына әйтәм,

    Сагынуга ничек түзәрмен?..

    Яратуым, иркәм,

    Белмим дөрес микән,

    Керсез сөюемә ышанам.

    Күзләреңне күрми, мәхәббәтем димим,

    Сәламемне кошларга әйтәм.

  • 19
    Бер әйләнеп карагыз
    Урал Рәшитов көе, Әнвәрия Ибатова сүзләре

    Син минеке, мин синеке

    Булырга вәгъдә иттек.

    Юкка үпкәләп, сөюне

    Юллар чатына илттек.

    Кушымта:

    Бер әйләнеп карагыз,

    Тирән булса да ярагыз.

    Сөюне югалту җиңел,

    Табуы авыр аңлагыз.

    Төнге күктә моңсу йөзгән

    Ай да тугры сердәшем.

    Кайда минем сөйгәнем дип

    Йолдызларга эндәштем.

    Үпкәләрне үткәннәргә

    Калдырып китик, иркәм.

    Тик мәхәббәт язмышларны

    Бәхетле итә икән.

  • 20
    Яшәп калыйк
    Гөлназ Даутова көе, Ирек Габдрахманов сүзләре

    Ходай безне сынаса да, 

    Язмыш безне кыйнаса да, 

    Сагышка юл куймабыз! 

    Без бит жиргә яшәр өчен, 

    Яшеннәрдәй яшьнәр өчен, 

    Җырлар өчен туганбыз .

     Кушымта: 

     Яшәр чакта яшәп калыйк, 

     Һәр минуттан илһам алыйк, 

    Гомерләр бит бер генә! 

    Узган гомер елларының, 

    Узган гомер юлларының, 

    Кадерләрен бел генә! 

     

    Язмышларга каршы барыйк, 

    Кайгыларга башны салмыйк, 

    Бирешмичә җилләргә! 

    Шат елмаеп хәл белешик, 

    Шатлыкны уртак бүлешик, 

    Иң бәхетле көннәрдә! 

    Бер Аллаһка шөкер кылып, 

    Изге догаларны укып, 

    Гөрләшеп яшик әле! 

    Үткәннәргә кайтып булмас, 

    Узган гомер кире кайтмас, 

    Җырлашып яшик әле! 

  • 21
    Тау җиләге
    Фәрвәз Килдеголов көе, Резеда Вәлиева сүзләре

    1.Тау буенда йөрдем җәен,
    Тау җиләген эзләдем.
    Таптым үзем бер дигәнен,
    Таптым, ләкин өзмәдем.
    Җиләкләр пешкән икән
    Алланып төшкән икән.
    Җиләк кебек бу кыз бала
    Кайларда үскән икән?


    Кушымта:
    Чибәрнең дә чибәре,
    Кулларында чиләге.
    Бу ни бу? - дип сораганга,
    Бу, - диде, - тау җиләге.

    2. Тулган бит соң чиләгең,
    Җыйма инде, чибәрем.
    Кунак егет ялгыз йөри,
    Бармы синең йөрәгең?..
    Көлде кызый, түзмәде,
    Алсуланды йөзләре.
    Каш астыннан кыйгач карап
    Ул да мине күзләде...

    3. Җәйләр үтте, көзләр җитте,
    Туйлар иттек көзләрдә.
    Инде бергә киләбез без
    Тау җиләген эзләргә.
    Җиләкләр уңа икән,
    Алланып тула икән.
    Тау җиләген тапкан егет,
    Бәхетле була икән!  


     

  • 22
    Кайтыгыз, пароходларым
    Урал Рәшитов көе, Роберт Миңнуллин сүзләре

    Сагынам, бигерәк сагынам

    Пароход тавышларын.

    Яшь чагымда мин аларга

    Күпме җыр багышладым.

    Кушымта:

    Кайтыгыз, пароходларым,

    Узыгыз яннарымнан.

    Сезгә кул изәп калырмын

    Агыйдел ярларыннан.

    Ул чакларым кайтмаска дип,

    Агып киттеләр инде.

    Сөю тулы яшьлегемне

    Алып киттеләр инде.

    Ак пароходлар су өстен

    Бизәкли, бизи иде.

    Ак күлмәкле, ак тасмалы

    Кызлар кул изи иде.

    Агыйдел дип мин чак кына

    Сарыга сабышмадым.

    Китте ак пароходларым,

    Калды ак сагышларым. 

  • 23
    Кеше гомерләре
    Илдар Шәрипов көе, Роберт Миңнуллин сүзләре

    Кеше гомерләре бигрәк кыска,

    Ходай безгә, белмим, нигәдер

    Кошлар гомере дә бирмәгән шул,

    Яши белсәң җитәр дигәндер.

    Кеше гомерләре бигрәк кыска,

    Кадерләрен биктә беләрлек.

    Һәр сәгате аның санаулы бит,

    Һәр сәгате үзе гомерлек.

    Яшәү үзе матур мизгел ул,

    Кадерләрен генә беләрлек.

    Кыска гына шул бер гомерне дә

    Матур итеп яшәп үтәрлек.

    Кеше гомерләре бигрәк кыска,

    Шунысына шөкер итәбез .

    Кыска гыны шул бер гомернең дә

    Кадерләрен белми китәбез.

    Кеше гомерләре бигрәк кыска,

    Сизелми дә хәтта калына.

    Әйтерсең дә гомер учаклары

    Бер мизгелгә генә кабына.

  • 24
    Абагалар чәчәк атмый
    Зөфәр Хәйретдинов көе, Ринат Мөслимов сүзләре

    Кайда микән бәхет диеп,

    Күпме эзләнеп йөрдем.

    Абага ярдәм итәр дип

    Карурманнарга кердем.

    Кушымта:

    Серле томан чорнап алган

    Карурман аланнарын.

    Тик беркемнең күргәне юк

    Чәчәген абаганың.

    Тормыш юлы карурмандай

    Адашырсың берүзең.

    Абагалар чәчәк атмый,

    Юл күрсәтер сөюең.

    Сөю белән бәхет бергә

    Бәйләнгән бер төенгә.

    Абагалар чәчәк атмый,

    Үссәләр дә өйеңдә. 

  • 25
    Миңа бер тутырып кара да
    Зифа Нагаева көе һәм сүзләре

    Үпкәләмә инде шул кадәр,

    Кузгалып китәргә ашыкма.

    Үзем дә гаепле, бит сине

    Өзелеп яратам артык та.

    Кушымта:

    Я бетте бит инде, елама,

    Тоз салма әрнегән ярама.

    Барсын да онтырбыз,әйдә эле,әйдә эле,

    Миңа бер тутырып кара да.

    Күз яшең төшәм дип тулышкан,

    Тырышма, төшермә, тырышма.

    Нишләтим тилергән, тилергән йөрәкне,

    Ярата да үзе, кырыс та.

    Миңа бер тутырып кара әле,

    Сөюне ялганнан аер да.

    Канатлы иде бит, бит безнең мәхәббәт

    Каерма канатын, каерма. 

  • 26
    Еламый ир-егет, еламый
    Зифа Нагаева көе һәм сүзләре

    Еламый ир-егет, еламый

    Ир-ат күңеле каты диючеләр бар,

    Эчтән янып-сызып йөрүчеләр бар.

    Башка нинди генә авырлык килсә дә

    Күкрәк тулы ялкын бәгырьне киссә дә.

    Еламый ир-егет, еламый,

    Көчсез булу аңа ярамый.

    Йодрыгыңны төйнәп, кысма тешеңне

    Ярсып язмышыңнан алма үчеңне.

    Елат гармуныңны, яраткан җырыңны

    Түзгәннәргә кояш чыга ул,

    Ир йөрәге барга чыдам ул...

    Үрелмә шәрабка, төшмә упкынга

    Белмәсен хәлеңне якын дустың да.

    Тизлекләр арттырып чыкма юлларга

    Кеше гомерләре синең кулларда.

    Көтмә ярдәм кулы, таян үз көчеңә,

    Җаның белән бирел сөйгән эшеңә.

    Язмыш сынауларын җиңәлдең икән

    Димәк син яшисен, димәк син исән.

  • 27
    Ашкыну
    Урал Рәшитов көе, Ләйсән Кәшфи сүзләре

    Текст для данной песни пока отсутствует.

  • 28
    Төшләремә кер син
    Лилия Вахитова көе, Гөлнур Айзәтуллова сүзләре

    Төшләремә кер син йолдыз булып,  

    Атыл да төш алларыма минем.  

    Яктылыктан күзем чагылсын бер,

    шатлыгыннан табалганга тиңен.

    Төшләремә кер син йолдыз булып!

    Сиңа карап сөенсеннәр күзләр.

    Төннәремне яктырт әле,җаным,

    Сагынуларга гына йөрәк түзәр. 

    Кушымта:

    Төннәремдә маягым бул, 

    Адашмаска юлларым.

    Кайлардан эзләп табыймчы

    Йөрәгеңә юл барын?    

    Тормышымда маягым бул,  

    Адашмаска юлларым.  

    Кемнәр әйтер-ничек табыйм  

    Йөрәгеңә юл барын?  

    Төшләремә кер син йолдыз булып!  

    Атыл да төш учларыма кинәт.  

    Өннәремдә булмасыңны беләм,  

    Төштә булса да син миңа кирәк! 

  • 29
    Кайтып киләм
    Оскар Усманов көе, Юныс Миңнемөхәммәтов сүзләре

    1.Сиңа кайтып киләм туган җирем

    Газиз туфрак тарта, аңладым

    Оҗмахларга тиңләсәләр дә бит

    Чит якларда яши алмадым

    Кушымта:

    Иңебездә күп гасырлар шавын

    Йөгәнлик без давыл, җилләрне

    Үкенмәслек итеп яшик әле

    Моңга күмик туган җирләрне.

    2.Сиңа кайтып киләм очар коштай

    Балкынадыр күңел, җанкаем

    Каршы ала мине, колач җәеп

    Яшҗлек дустым, сердәш ак каен

    3.Бар да таныш миңа, бар да якын

    Болыннарын, елга буйларын

    Өмет белән алга карап атлыйм

    Изге синдә барлык уйларым

  • 30
    Бала гаепле түгел
    Гүзәлия көе, Гөлфия Шакирова сүзләре

    Нигә тапкан балагызны,

    Нигә йөрәк пәрәгезне,

    Сез, аналар, ташлап китәсез.

    Алдын-артын уйламыйча,

    Сабый хакын хакламыйча

    Ник аларны ятим итәсез.

    Әти диеп әйтергә дә,

    Әни диеп әйтергә дә,

    Тилмерәләр ятим балалар.

    Ялгызлыкта калган өчен,

    Сыңар канат булан өчен,

    Гаепле түгелләр бит алар.

    Күз яшьләре бәхет түгел,

    Кимсенүләр рәхәт түгел,

    Бала ташлап йөргән аналар.

    Тәрәзәдән күзен алмый,

    Күз яшьләрен тыя алмый,

    Көтә сезне, көтә балалар.

    Күңел көтә, өмет итә,

    Нидер эзләп һаман читтә,

    Сез кайда йөрисез, аталар.

    Сез калдырган әрнү-газап,

    Юлыгызны барыбер каплап,

    Үзегезгә кире кайталар.

  • 31
    Дусларга (Зиля Галимова белән дуэт)
    Гөлназ Фәхертдинова көе, Флера Шәрипова сүзләре

    Ялгыз гына яшәп булмый бу җирләрдә,

    Дуслар кирәк каршы барырга җилләргә.

    Кайгыларны үтәр өчен дуслар кирәк,

    Синең кебек дуслар әле җирдә сирәк.

    Кушымта:

    Гомер һаман алга бара, алга бара,

    Үткән юллар ак та кара, ак та кара.

    “Дусым” - диеп сиңа тагын дәшәм әле,

    Дуслар барда рәхәт җирдә яшәүләре.

    Ризыгым киң, өем якты дуслар барда,

    Бу дөньяның яме бары сез, дусларда.

    Дуслык хисе җан җылыта, якты яна,

    Дуслыктан да көчле ни бар бу дөньяда?!

  • 32
    Могҗизалы серле балачак
    Наил Шәймәрданов көе, Радик Хәкимҗан сүзләре

    Үләннәрнең тәмен татып-татып,

    Яшь бәпкәләр йөри чирәмдә.

    Үткәннәрдән күпме хәтирәләр

    Яңардылар шулчак күңелдә.

    Кушымта:

    Могҗизалы серле балачак ул,

    Калса да бит ерак-еракта.

    Саф нурлары балкый әле һаман,

    Йолдыз сыман һәрчак йөрәктә.

    Яшел чирәмдәге яшь бәбкәләр

    Сабый чакны искә төшерде.

    Бәбкә саклап йөргән гүзәл мәлләр

    Гүя кире кайтты шикелле?!

    Уйларымда кабат урап кайттым

    Шул кояшлы матур көннәрне.

    Әнә сабый бәпкәләрне карый

    Өзеп алып яп-яшь үләнне!

  • 33
    Яратам сине, Ает!
    Илдар Шәрипов көе, Ләйлә Дәүләтова сүзләре

    1.Аетымның матурлыгын,

    Күзәтәм хәйран калып.

    Тырыш-уңган, мәрхәмәтле,

    Дус-тату безнең халык.

    Кайту белән йөгерешеп

    Хәл белешә апалар.

    Сандугачлар сайрый-сайрый

    Сәлам әйтеп калалар.

    Кушымта:

    Бишбүләкнең бер бүләге,

    Аетым – туган ягым.

    Күрсәң иде Дим буенда

    Яңа ай туган чагын.

    Читкә киткән һәр балаңны

    Син көтәсен елмаеп.

    Яшәгән саен көчлерәк

    Яратам сине, Ает!

    2. Башларымны әйләндерә

    Чибәр Ает кызлары.

    Бары бәхет вәгъдә итеп,

    Күз кыса йолдызлары.

    Төзек, матур йортларыннан

    Гөлләре карый көлеп.

    Туган якның кояшы да,

    Яктырак балкый кебек.

    3. Ил тоткасы булган ирләр,

    Аетымны данлыйлар.

    Туып-үскән нигезләрнең

    Бер булганын аңлыйлар.

    Кайларга гына китсәм дә,

    Сагынам, горурланам.

    Туган якка кайтып кына, 

    Җаныма көч-дәрт алам.

  • 34
    Сагыну
    Рөстәм Хәйруллин көе, Марс Хәфизов сүзләре

    Текст для данной песни пока отсутствует.

  • 35
    Йыр яратам
    Мөдәрис Ғәзетдинов көйө, Зәйнәб Биишева һүҙҙәре

    Йыр яратам, ярһып бер йырлаһам,

    Ҡанатланам, күккә ашам мин.

    Тыуған ергә шатлыҡ, бәхет яулап,

    Ал таң булып һыҙылып атам мин.

    Ҡушымта:

    Йыр яратам – йырҙа йәшәү сере,

    Хеҙмәт дәрте, илһам, мөғжизә.

    Тыуған моңдар ҡолағымда сыңлап

    Оҙатып йөрөй һәр саҡ, һәр ерҙә.

    Йыр йырлаһам, күтәрә алмаҫ ауыр

    Ҡайғы хәсрәттәрем тарала.

    Йөрәгемдә өмөт, шатлыҡ, бәхет

    Сатҡылары балҡып ярала.

    Ашҡынмаһа йөрәк, талпынмаһа

    Йырҙар тыумаҫ ине атлығып.

    Һөйөүҙәрем, көйөүҙәрем булмаҫ,

    Булмаҫ ине йәшәү шатлығым.

  • 36
    Сөю генә кала йөрәкләрдә
    Ирек Галимов көе, Гөлнара Рәшитова сүзләре

    Бүләк итмим сиңа йолдызларны,

    Таңнар аткач алар югала.

    Вәгъдә итмим сиңа әллә ниләр,

    Сүзләр дә бит бер мәл он(ы)тыла.

    Бүләк итмим сиңа алсу гөлләр

    Көзләр җиткәч алар шиңәләр.

    Хисләр генә сулмый йөрәкләрдә

    Вакытны да хәтта җиңәләр.

    Кушымта:

    Сөю генә кала йөрәкләрдә,

    Нурлар булып балкый онтылмый.

    Соңгы сулышкача истән чыкмый,

    Еллар шаукымында җуелмый.

    Бүләк итмим сиңа киң дәрялар

    Алар да бит комда югала.

    Хисләр генә йөрәк типкән чакта,

    Мәңгелеккә табан юл ала. 

      

  • 37
    Әбием
    Наил Шәймәрданов көе, Нәзирә Яппарова сүзләре

    1.Әбием әкият сөйләде,

    Әбием бишектә көйләде.

    Сүзләрнең иң назлы матурын,

    Әллүки көенә көйләде.

    Кушымта:

    Сак-соктай булмагыз балалар,

    Кәккүктәй булмасын аналар.

    Әбиегез сүзен тыңласагыз,

    Бәхетле булырсыз балалар.

    2. Әбием әкият сөйләде,

    Әбием бәхетләр көйләде.

    Дөнбар кеше дә якшы,

    Яманнар бар, балам, димәде.

    3. Әбием бишектә тирбәтте,

    Әбием догалар өйрәтте.

    Әбиеңне искә алырсың, - дип

    Әллүкинең көен өйрәтте. 

  • 38
    Якты елга
    Зиннур Гыйбадуллин көе, Роберт Әхмәтҗанов сүзләре

    1.Тау битендә алмагачлар тын калган,

    Тынып калган кошлар яңа җыр башларга.

    Олы юлдан  төнне ярып күренсә утлар,

    Син дип торап, йөгереп чыгам каршыларга.

    Кушымта:

    Якты елга, әйтче миңа

    Сагынуга ничек түзәргә?

    Ике якты елга кебек,

    Кушлып яшьлек дустың белән

    Аксаң иде гомерең буе

    Тормыш дигән олы үзәннән.

    2.Син көтеп тор, мәхәббәтем, аз гына,

    Нигә икән синең   йөрәк гел ярсулы?

    Еллар буе көтеп яшим гомер юлымда

    Ике якты елга кебек кавышуны.

    3.Узып китсә, тавыш биреп, ерактан

    Шул  машинамы икән ерак басуларда?

    Әйләнеп кайт миңа җиде юлның чатыннан,

    Яшьлек үзе йөгереп чыгар, каршыларга.

  • 39
    Бул гына

    Текст для данной песни пока отсутствует.

  • 40
    Тик-так килә сәғәт
    Салауат Низаметдинов көйө, Тәнзилә Дәүләтбирдина һүҙҙәре

    Тик-так, тик-так килә сәғәт

    Ваҡыт сормап алды мине.

    Алға сорнап алып осто

    Тыпырсынып, ҡалдыр тинем.

    Тик-так, тики-тики-так, килә сәғәт,

    Ваҡыт йөнөн иләй сәғәт.

    Ут орсоҡтан осоп ваҡыт

    Ҡул-аяҡты биләй йәһәт.

    Ҡалдыр тинем ашыҡмайым

    Ҡул теймәгән эшем байтаҡ.

    Баламды һөйөп туяйым

    Туҡта ваҡыт кире ҡайтам.

    Ваҡыт кәҙерен белмәгәнгә

    Күрһәтәме үҙенең көсөн.

    Йомғаҡтан ысҡынһаң икән

    Ҡалған эште бөтөрөр өсөн.

  • 41
    Рәхмәт, җырым
    Флера Шәрипова көе, Юныс Миңнемөхәммәтов сүзләре

    Текст для данной песни пока отсутствует.